Шәһри Казан

Капка ясауның төп сере: кызуында сугарга кирәк

Хәзер шәһәр яны бистәләрендә, авылларда да тимердән чүкеп ясалган капкалар киң таралган. Нинди генә төрләре юк аның, калай белән кушып та ясыйлар, бизәкләп, чәчәкләп тә. Балык Бистәсендә Айдар Әхтәмов белән Илназ Шәрипов капка ясау белән шөгыльләнә.

Хәер, төп продукцияләре капка гына түгел: тимер алар кулына эләксә, әллә нинди могҗизалар туа. Эскәмия, таган, чардуган, балконнар – барысын да ясый егетләр. Нәрсә эретеп ябыштырыр­га кирәк, ярдәм сорап, алар янына киләләр.

Айдар 18 ел Казанда күперләр төзегән. Эретеп ябыштыручы булып эшләгән. «Бу һөнәргә бабамнан өйрәндем», – ди ул. Сигез ел элек бу эш белән ныклап шөгыльләнергә булган. Башта егетләр эшне гаражда башлаган. Аннары зуррак бина алганнар. Бүген Айдар үзмәшгуль булып теркәлгән. «Моның үзенең уңай яклары бар, булачак пенсиягә кертем күчерелеп бара, киләчәктә кредит алу мөмкинлеге дә булачак, диләр. Элек, яшерен-батырын түгел, шабашник кебег­рәк хис итә идек үзебезне. Хәзер үзенә күрә эшмәкәр булабыз», – ди Айдар.

Егетләр капканы энәсеннән алып җебенә кадәр үзләре эшләп бирә. Дизайнын уйларга да, рәсемнәрен сайларга да ярдәм итәләр. Материалын да алалар, капкасын да ясыйлар. Урнаштырып та бирәләр. Капка якынча бер атна эшләнә. 3 метр озынлык­тагы капкалар уртача 50 мең сум тора, диләр. Хәер, һәркем юрганына карап аягын суза, берәү 150 мең сумлык капкага заказ биргән. Тулысынча металлдан чүкеп ясалган капканы урнаштырыр өчен хәтта кран чакыртырга туры килгән.

Эшләнмәләрне Казаннан, Питрәч районыннан сорап килүчеләр дә күп икән. Быел Балык Бистәсендәге өч балалар бакчасы территориясен дә тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алганнар. «Капка ясаучылар күп, без сыйфат белән алдырырга тырышабыз. Иң авыры – кешенең теләген канәгатьләндерү», – ди егетләр.

Реклама

Эшнең куркыныч яклары да юк түгел. «Болгарка белән эшләгәндә, күзләрне нык сакларга кирәк. Аннары тимердән шундый матурлык барлыкка килгәнне күреп, рәхәт булып китә», – ди Илназ. Кайбер бизәкләрне бөгеп ясыйлар, ә кайберләрен кыздырып сугалар. «Тимерне кызуында сугарга кирәк, дип юкка әйтмиләр, кайнар тимер тиз суына, шуңа да нәрсә теләгәнеңне тиз арада тормышка ашырып өлгерергә кирәк», – ди егетләр.

Капка ясатучыларга тимерче егетләрдән киңәшләр

– Капка өчен металлның калынлыгы 2 миллиметрдан да кимрәк булмаска тиеш.

– Тимер капка, чардуган сайлаганда сиптереп буялганын сайласаң, ул озаграк хезмәт итәчәк.

– Капканы оста үзе урнаштырып бирсә әйбәтрәк, чөнки алар эшләре өчен җаваплы, гарантия бирә. Капканы урнаштыру җиңел эш түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: