16+

Кар эрегән арада, газетага язылып куй!

Урамда яз. Әз генә кояш караса, әллә нәрсәләр эшләп куясы килә. Яз көне бөтен халык стартка бас­кан кебек.

Кар эрегән арада, газетага язылып куй!

Урамда яз. Әз генә кояш караса, әллә нәрсәләр эшләп куясы килә. Яз көне бөтен халык стартка бас­кан кебек.

Тәрәзә пәрдәләрен юарга, өйләрне җыештырырга, капка, койманы буярга! Ә инде бакча эшләрен саный китсәң, ике кул бармаклары да җитмәс. Иң кызыгы, боларның барысын да нәкъ менә Сабантуйга хәтле эшләргә кирәк, тузган коймаларны да нәкъ менә җәй башында эшләп куймасаң, калачак, онытылачак! Һәркем үзен таныгандыр. Без барыбыз да язның һәр минутын, мизгелен менә шушындый куанычлы мәшәкатьләр белән тутырырга кунеккән. Әйдә гел шулай булсын, тик әлегә көннәр нык тора, басуларда да кар күп. Без сезгә кар эрегән арада, газетага язылып куярга тәкъдим итәбез. Кайбер эшне әз генә алдан эшләп куйсаң, шултиклем рәхәт була бит ул! Онытмасам ярар иде, соңга калмаммы, дип йөргәнче, 2019 елның икенче ярты еллыгы өчен «Шәһри Казан» газетасына язылып куегыз. Әлегә генә ул, җәй җитсә, газета укып ятып булмас кебек. Без әле сезнең белән, Алла боерса, алтын көзләргә дә, салкын кышларга да бергә керәчәкбез.

2019 елның икенче ярты еллыгы өчен «Шәһри Казан» газетасына язылу бәяләре

П2430 – һәр атнаның чәршәмбесендә чыга, 6 айга язылу бәясе – 492 сум.
П2395 – атнага өч тапкыр чыга, 6 айга язылу бәясе – 999 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading