16+

Кар яуды. Көннәр җылыта...

Казанда бүген кар ява башлады. Димәк, бер айдан җиргә кар ятачак. Синоптиклар да ни фаразларга белми: әле ява диделәр, әле башка көнгә күчерделәр. Елның бу фасылын, әлбәттә, автомобильчеләр көтә.

Кар яуды. Көннәр җылыта...

Казанда бүген кар ява башлады. Димәк, бер айдан җиргә кар ятачак. Синоптиклар да ни фаразларга белми: әле ява диделәр, әле башка көнгә күчерделәр. Елның бу фасылын, әлбәттә, автомобильчеләр көтә.

Кар – кар инде ул. Иң беренче билгесе – аякка суык үтә. Аяктан – тәнгә. Бер климаттан икенчесенә күчү җиңел генә бирелмәгән кебек, җылыдан суыкка күчү дә бик үк рәхәт процесс түгел. Алдагы елларда нәкъ шул вакытта борыннан маңка ага башлый, температура да күтәрелештергәләп ала иде. Быел да булыр. Ләкин быел бик куркыныч. Ковид булып куймагае. Ковид ук булмаса да, организмның йомшаклануы бар.

Елның бу фасылын, әлбәттә, автомобильчеләр көтә. Зарыгып түгел. Ә менә шиномонтаж хезмәткәрләре чынлап та зарыгып көтә. Керемле чак, эшләр чак. Коронавируска бәйле вәзгыять алга таба ничек булыр бит, әйтеп булмый, шуңа кесә тутырып акча эшләп калырга кирәк. Кайбер автомобильчеләр инде көпчәкләрен алмаштыра да башлаган. Кайберәүләр бәяләрнең артуы турында хәбәр итә. Бөтен нәрсәгә бәя артканда, шиномонтажниклар гына элеккеге сумнарны калдырмас, әлбәттә. Җитмәсә, ихтыяҗ да бар. Иренәбез инде үзебезнең куллар белән көпчәкләр алмаштырырга.

Дөрес, беренче кар яуды да, кыш җитте дигән сүз түгел. Элек бер айдан соң кар ята дип фаразлый идек. Хәзер дә шулай дибез, анысы, әмма климат үзгәреп бетте бит инде. Әнә, өч ел элек бу вакытта әле Казанда әбиләр чуагы булган. Синоптиклар бу атна ахырында да шактый җылы һава торышы фаразлый, +13 градуска кадәр. Без фаразлыйбыз, синоптиклар фаразлый... Ходай Тәгаләдән барыбер узып булмый...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading