16+

Кара каргалар кая киткән?

Туган авылым Яңа Тинчәледән борчылып шалтыраттылар. “Каршыдагы карт өянкеләрне каргалар ташлап китте. Оя ясап йомыркалар да салганнар иде инде. Балалар чыгарырга әезерләнеп йөргәндә генә каргаларсыз калдык. Сәбәбен белеш әле», – дип үтенделәр.

Кара каргалар кая киткән?

Туган авылым Яңа Тинчәледән борчылып шалтыраттылар. “Каршыдагы карт өянкеләрне каргалар ташлап китте. Оя ясап йомыркалар да салганнар иде инде. Балалар чыгарырга әезерләнеп йөргәндә генә каргаларсыз калдык. Сәбәбен белеш әле», – дип үтенделәр.

Әйе, карга халкы каркылдап шәрран ярып күп вакыт эчне пошырса да, ишетелми башлагач та рәхәт түгел, күрәсең. Авылга нидер җитми. Авыл оркестрының бер уен коралы ватылган төсле. Мин авылдашларыма берәр юату сүзләре табарга тырышып танылган кошлар белгече, Казан федераль университеты профессоры Илгизәр Рәхимовка мөрәҗәгать иттем.

Зарымны игътибар белән тыңлап торгач та ул: “Аларны куркытканнар, – диде. – Бәлки, мылтыктан атканнардыр йә булмаса берәр төрле каты тавыш чыганагы булгандыр. Каргалар тавыштан бик өркә. Тынычлыкны яраталар. Бигрәк тә бала чыгарган вакытта. Тавыш тынгач кире кайтулары мөмкин. Кайтмаулары да бар. Ул чагында алар элеккеге урыннарыннан бик үк еракта булмаган агачларда яңа оялар корып, йомыркалар салып, кабат бала чыгара. Вакытлары бар әле.

Бер елны шундый ук хәлне Саба районы Явлаштау авылы халкыннан да ишеткән идек. Алар үзләре моны авыллары янына дуңгыз комплексы төзелү белән аңлаттылар. Чиса-пөхтә каргаларга бу бөтенләй ошамаган – алар бер язны бөтенләй кайтмаган Явлаштауга.

Ләкин кошлар белгече моны инкарь итте. Сәбәбе алар туклана торган ризык-җимнәрнең булмавы белән генә аңлатып була моны, диде.

Ә инде атаклы кошлар белгече борчылган авылдашларыма бераз вакыт каргалар кайтканын тыныч кына көтеп карарга киңәш итте. Көтеп карыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading