Эльмира килгәндә Айрат өйдә түгел иде. Күршедә яшәүче Татьяна түткәй, эскәмиядә моңаеп утырган кызны абайлап, сүз катты.
Дәвамы. Башы:
– Нихәл, кызым! Хуҗаны көтәсеңмени?
- Рәхмәт, апа. Исән-сау гына әле. Айратны көтә идем шул. Белмисезме кайда икән ул?
– Алар минем ирем белән автомобиль базарына киткән иделәр, хәзер кайтып җитәргә тиешләр, – диде Татьяна түткәй.
Эльмира шушы мөләем ападан бакчада ике егетнең сәер шартларда үлгәнлеген, шул сәбәптән, ире белән Айратның берничә мәртәбә хокук саклау органнарына чакыртылганлыкларын ишетте. Менә ни өчен авылга кайта алмаган икән Айрат, дип үз-үзен тынычландырды кыз. Ләкин, ул төп хәлләрне белми иде.
Ләйсәннең өрәге тәрәзә читеннән Эльмираны күзәтеп, үзалдына сөйләнде.
– Һаман юлыма аркылы төшеп йөрисең. Бик ачуымны чыгарсаң, бу өйгә башка аяк басмаслык итәм инде мин сине. Юк сиңа Айрат, юк!
Эльмира янә ялгызы гына калгач, баскыч асларыннан, ишек кысаларыннан өй ачкычын эзләде, әмма, бәхетенәдер, тапмады. Ниһаять, Айрат кайтып төште.
– Ни эшләп йөрисең вакытлы-вакытсыз? – диде ул кызга битараф кына караш ташлап.
Эльмира Айратта үзгәрешләр булганлыгын энесе Рөстәм аша сизенсә дә, мондый ук салкынлыкны көтмәгән иде, миңгерәп калды, әйтер сүз таба алмый аптырады. Автомобиль базарында берәр күңелсезлек булгандыр, йә минем сабырлыгымны сынавыдыр, дип үз-үзен юатты кыз. Тик, өйгә узгач та, егет ачылып китәргә ашыкмады.
– Ни эшләп йөрисең? – дип соравын кабатлады ул.
– Килдем әле менә. Сине сагындым!
Эльмираның ике арада җылылык урнаштырырга теләп әйткән сүзләрен Айрат гүя ишетмәде.
– Нигә шулай салкын сөйләшәсең? Мин сине танымыйм хәтта, нәрсә булды соң сиңа? – дип тәмам мышкылдарга ук кереште кыз.
– Елама түлке яме, елама! Тегесе килә дә нәрсә булды, монысы килә дә нәрсә булды? Бер нәрсә дә булмады, – дип җикеренергә тотынды Айрат.
Ләйсәннең өрәге егетнең Эльмирага карата дорфалыгын канәгатьлек белән тыңлап торды. “Шулай, ахирәткәем, елап кызгандырырмын димә”, – дип кулларын уды.
– Башка килеп йөрмә, – диде Айрат.
– Ничек инде башка килеп йөрмә. Ә туй? – дип кабатлап сорады, аптырап калган кыз.
– Туй кайгысы түгел әле монда.
– Ни сөйлисең син. Мин бит сиңа ышандым, – диде Эльмира тәмам төшенкелеккә бирелеп, һәм, теләсә дә, теләмәсә дә соңгы сүзен әйтте.
– Авырга узганмын. Ни хәлләр итәрмен ул баланы?!
“Бала” сүзе Айратны, аңын һәм күзен томалап торган, сихер пәрәвәзеннән йолып алды, ми күзәнәкләреннән Ләйсән исемен куалап чыгарды.
– Эльмира синме бу?! Балабыз булырга тиеш, дисеңме? Әти булу минем хыялым. Сугышта исән калсам, өй тутырып бала үстерәм, дигән сүзем бар иде. Бер малай алып кайтсак, ә. Нәрсә булды соң әле сиңа, нигә елап утырасың? – дип балкып, сөйли-сөйли кызның каршына чүгәләп, аның тезләреннән кочты егет.
Мондый кискен үзгәрешне күреп, Эльмира ни көләргә, ни еларга белмәде.
– Әллә мин авыр сүз әйттемме сиңа, җаным? Зинһар үпкәли күрмә, синнән башка кемем бар, – дип Айрат сөйгәненең дымсу, кайнар битләреннән, тозлы иреннәреннән үпте.
– Айратым минем! Айратым! Белсәң иде ничек өзгәләнгәнемне? Яратам бит мин сине! – дип кыз да ярына сарылды.
Ләйсәннең өрәге Айрат белән Эльмира янә бер йөрәк кебек тибә башларлар дип һич көтмәгән иде.
– Кеше бәхетенә кердем, ләбаса. Айратны никадәр генә көчле яратсам да, мин аңа Эльмира бирәчәк бәхетне – баланы бирә алмаячакмын. Кияүгә чыгып, тату гаилә корып, матур-матур балалар үстерү минем дә хыялым иде бит. Ә хәзер кем мин? Үлек җаны. Мәет. Юк! Мин мәет түгел, мине үтерүчеләр ул – мәет. Ә мин яшәүнең, сөю һәм сөелүнең тиңсез рәхәтлеген әле дә тоям, чөнки Айратым бар. Тик аңа тулы бәхет кенә бирә алмыйм икән шул. Китәргә кирәк миңа, тәнем янына китәргә кирәк, – дип үзалдына сөйләнде өрәк кыз.
Һәм акрын гына дәште.
– Айрат!
Чит авазны беренче булып Эльмира ишетеп алды.
– Сине кемдер чакыра, – диде кыз, чәчләрен төзәткәләп.
– Айрат, бу мин – Ләйсән.
Хатын-кыз тавышы өй эчендә килгәнлектән, Эльмира янә чарасызлыктан сорады.
– Кем ул? Башка хатын белән яшисеңме? Әйткән сүзләрең һаман ялганмы?
– Тынычлан, Эльмира. Хәзер барысын да аңларсың, – диде йөзе җитдиләнеп калган Айрат. Сөйгәнен иңнәреннән кочып, көзге каршына алып килде.
– Эльмира, гафу ит! Айратка сүзләремне син киткәч әйтәсе булган да соң, ашыгып дәшкәнмен, – дип сөйли башлады көзгедәге кыз шәүләсе.
Эльмира коты очып Айратка сыенды.
– Айратны синнән биздерергә мин тырыштым. Әмма, кеше бәхетен тартып алып, бәхетле булып булмый икән. Үз бәхетегез үзегезгә калсын. Айрат, бу көзгене кыядан түбәнгә ташларсыз. Мин үз антымны үтәдем, инде тынычлап, тәнем янына китәрмен, – диде өрәк.
Айрат, гозерне карусыз үтәп, көзгене беркетелгән урыныннан алды. Эльмира каушавыннан, яңа тәпи йөри башлаган сабый кебек, абына-сөртенә җәймә алып килде. Гашыйклар көзгене шул җәймәгә төреп, күл буена алып барып, биек кыядан түбәнгә ыргытты. Ташларга бәрелеп вак кисәкләргә ватылган көзгедән нәни генә ут йомгагы һавага күтәрелде дә: “Бәхетле булыгыз!” – дип, күкләр авазы калдырып, шәһәр зираты тарафына очып, күздән югалды.
Төн салкыны һәйкәл кебек хәрәкәтсез басып торган Айрат белән Эльмираны чиркандырып җибәрде. Алар көзгене төреп алып килгән җәймәгә бөркәнеп, дөньяда барлыгына куанып болында чабышкан колыннар кебек, бакча өенә йөгерде. Караңгы төннең куркыныч төшен чигендереп, таң сызыгы күтәрелеп килә иде.
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар