16+

"Карама миңа, күзең каты..."

Хезмәттәшем Светлананың күзе “каты”. Ничә тапкыр сынаганым бар, өстеңә карап берәр комплимент-мазар әйтсә, (үзенә “кәҗә тоягы” күрсәтергә нәкъ шул вакытта онытыла) күр дә тор, икенче көнне үк синең белән бер-бер хәл булмый калмый.

"Карама миңа, күзең каты..."

Хезмәттәшем Светлананың күзе “каты”. Ничә тапкыр сынаганым бар, өстеңә карап берәр комплимент-мазар әйтсә, (үзенә “кәҗә тоягы” күрсәтергә нәкъ шул вакытта онытыла) күр дә тор, икенче көнне үк синең белән бер-бер хәл булмый калмый.

Кап-кара зур күзләренең шундый көчкә ия икәнен Светлана үзе дә белә. 
“Элегрәк мине авылдашлар, туганнар кечкенә бәбәйләр янына якын да китертмиләр иде. Хәзер генә оныттылар, ахрысы, - дип елмаеп утыра ул әнә бүлмәбездә.

– Мин гаепле түгел бит инде, әтинең әтисе ягыннан килә бу. Ул: “Агачка сокланып карасам – агач корый”, – дип әйтә торган булган. Үзем дә беләм инде кешегә карап әйтергә ярамаганны. Берсендә күрше оешмаларның берсендә эшләүче Әлфинур апа өр-яңа күлмәк киеп килде. “Ай-яй, матур күлмәк кигәнсең икән”, – дидем. Чыннан да, күз төшәрлек күлмәк иде ул. Төшке аштан соң Әлфинур апа, бүлмәбезгә кереп, дулап чыгып китте. Баксаң, өенә кайтып барганда күлмәгенең киң итәге җилфердәп китә дә, чирәм ашап торучы бер кәҗәнең мөгезенә эләгә. Нәтиҗәдә күлмәк ертыла. Әни исән чакта мунчада юынганда да тазарып киткәнсең икән, дигән идем. Шуннан соң әни авырды, ябыкты”. 

Өченче ел гыйнвар аенда редакциядә тыныч кына эшләп йөрим, кәеф күтәренке, авыз ерык. Светлана: “Үзгәрдең әле син, очынып кына йөрисең. Теге җирем авырта, бу җирем дип әйтә торган идең, кан басымың да уйнамый, ахрысы?! Волейболга йөрү галәмәтедер инде”, – диде. 
Икенче көнне эшкә селкенгән баш мие, шешкән борын, кара янган күз төбе белән килдем. Чөнки шул ук кичне спорт залында волейбол уйнаганда бер ир-ат ике күз арама терсәге белән ялгыш бәрде. Ничек итеп идәнгә чүккәнемне сизми дә калдым. Нәтиҗәдә “Ашыгыч ярдәм”гә үк барырга туры килде.
Бер мин генә түгел, башка хезмәттәшләрем дә реклама буенча менеджер Светлананың күзенең “катылыгын” үзләрендә сынаганнары бар. Әйтик, аның бик якын дусты Алсу да матур сүзләреннән “эри” икән. 

“Әз-мәз үземне карап, бизәнеп килсәм, Светлана: “О-о, нинди “шикарная җенщина”, – дип әйтсә, икенче көнне үк “бетәшәм”, - ди ул. 
Икенче бер Алсуыбызның матур босоножкиларына Светлананың көннәрдән беркөнне күзе төшә. “Ай-яй, “военкомат” тауларыннан ничек йөрисең син моның белән, ничек өзелми?” – ди ул. “И-и, туфлиең матур булган, дип әйткән иде, ике тапкыр гына кигән туфлиемнең үкчәсе сынып чыкты. Кышкы итегең матур, дигәч, ертылды. Сәбәпләрен аннан гына күрәм, әллә юри әйтә, әллә чын”, – ди ул да, елмаеп.
Кичә генә кайтыр юлга чыккач, алар бүлмәсенә сугылдым.

“Лилия, тазарып киткәнсеңме соң, нәфисләнгәнсең, сиңа болай килешә икән”, – ди Светлана компьютерын сүндергән арада. Әмма кәҗә тоягы күрсәтергә дә, ул вакытта әйтергә тиешле сүзләрне әйтергә дә соң иде инде. Икенче көнне йокыдан торуга битем гомер булмаганча, аллергия булган кебек кызарып тора. Төшке ашка кайткач, тормыш иптәшем Айнур да бу турыда кызыксынды. Әмма бар бәлане Светланага сылтап калдырганга гына исе китмәде. “Үзеңне бел инде, велосипед кадәр велосипедны икегә аерган кеше бит син”, – дип кенә куйды. (Урамыбыздан өч кешенең бер велосипедка атланып менеп киткәннәрен капка төбендә карап калган идем. Озак та үтми икеге тәгәрмәчен ике кеше тотып төшкәннәре күренде…)
Әлбәттә, алда санап үткән хәлләр бәлки очраклылык кынадыр. Светлана Афанасьева да безнең аны яратып, үз итеп сөйләгәнебезгә үпкәләми, билгеле. 

...Бер караганда, әллә чынлап та күз тию бар инде ул. Кара әле, бу арада өйдә тыныч бит әле, Айнур белән дә әйткәләшкән юк дип уйлауга, шунда юк-бардан да тавыш чыга. Авыртканым юк диюгә сәламәтлек какшый. Кыскасы, әйтү түгел, уйларга да ярамый. Күршедәге Мәдинә апа әйтмешли, уйларны да урлыйлар. 

…Кичә улымның ата-аналар җыелышына барган идем. Такта янында басып торучы сыйныф җитәкчебезне бик яхшылап тикшердем. Чөнки матур төстәге аслы-өсле трикотаж костюм кигән, муенына бик күркәм, төрле ташлардан ясалган озын, калын муенса таккан иде ул. Түзмәдем, җыелыш тәмамлангач бүгенге “лугыгыз”, (хәзерге заман телендә лук бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган киенү образы ул) бигрәк матур, дидем. Икенче көнне ватсабыма укытучыдан: “Теге муенсам өзелде бит, зур ташы төшеп ватылды да әле, күзегез каты икән бит”, дигән хәбәр килеп җитте. Күптәнге муенса дигән идегез, җебе тузган булгандыр дисәм дә, гәепленең кем икәнен чамаладым инде, барыбер.

Лилия Нургалиева, 
Кукмара.
Фото: https://unsplash.com/s/photos/black-eyes

 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading