16+

Карбыз ашарга әле бераз иртәрәк...

Бакчада куралар өлгерде, карлыган, крыжовниклар пешкән, чия дә быел иртә җитешкән. Персик, абрикос, карбызлар да күзне кызыктыра. Рәхәтләнеп сыйланып, витамин җыеп кала торган чор. Аларның файдасы күбрәк булсын өчен дөрес итеп ашарга да кирәк икән. Диетолог Гөлназ Гыймранова безгә үзенең киңәшләрен бирә. 

Карбыз ашарга әле бераз иртәрәк...

Бакчада куралар өлгерде, карлыган, крыжовниклар пешкән, чия дә быел иртә җитешкән. Персик, абрикос, карбызлар да күзне кызыктыра. Рәхәтләнеп сыйланып, витамин җыеп кала торган чор. Аларның файдасы күбрәк булсын өчен дөрес итеп ашарга да кирәк икән. Диетолог Гөлназ Гыймранова безгә үзенең киңәшләрен бирә. 

– Иң файдалысы: үзебездә үскән карлыган, чия, сливалар. Аларны да өзеп алуга ук ашарга кирәк, чөнки озаграк сакланган саен, витамины да кими. Карбыз ашарга әле бераз иртәрәк. Иң тәмлеләре августларда гына барлыкка киләчәк. Ираннан кайткан карбызлар иртә өлгерә торган сортлы, ул тиз җитешә, шуңа бик баллы да түгел. Нитратларга да бай булырга мөмкин. Аның күләмен дозиметр белән тикшереп була, ләкин ул кыйммәт, бөтен кешенең өендә дә юк. Шуңа күрә сыйфатын раслаучы сертификаты булган җирдән генә алыгыз. Карбызның олы кеше өчен куркынычсыз дозасы – 300 грамм. Кандагы шикәр күләмен кинәт күтәргәнлектән, шикәр чиреннән интегүчеләргә, йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга аны ашарга киңәш итмим, кулланган очракта бик аз күләмдә генә ашарга ярый, – дип киңәш итә ул.

Карлыганнар С витаминына бай. Кайнатма кайнатканда исә, ике-өч минут эчендә, витамины юкка да чыга икән. Суыткычка катырырга куйсак, витамины саклана, әмма дүрт-биш ай эчендә аның да 60-80 проценты юкка чыга ди. Иң кызыгы – 1995 ел белән чагыштырганда, туфракның ярлылануы аркасында, җиләк-җимешләрдәге һәм яшелчәләрдәге витаминнар 80 процентка кадәр кимегән. 

Җиләк-җимешләр арасында иң файдалысы, куркынычсызы һәм углеводлар аз булганы җир җиләге, карлыган, кура җиләге. Җиләк-җимешне төп ризыкны ашагач ук ашарга кирәк. Әмма күләме 150-200 граммнан артмасын, составларында фруктоза булгач, инсулин күтәрелеп, бавырда май хасил булырга мөмкин, дип кисәтә Гөлназ.

Карлыганны күп итеп ашап, организмга кышка запас туплыйм дип әйтү шулай ук дөрес фикер түгел икән. 
– С һәм Д витаминнары ел әйләнәсе кирәк, аларны аерым витамин итеп эчәбез, ә җиләкләрне без күбрәк тәмле булганы өчен ашыйбыз бит. Шул ук вакытта алар бик файдалы да. Кара карлыган организмнан токсиннарны, авыр металларны чыгара, матдәләр алмашын, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны күтәрә, С витаминына һәм калийга бай. Ә менә аның кайнатмасын файдалы дип әйтеп булмый. Крыжовник та калийга бай, эчәклек эшчәнлеген яхшырта, кан тамырларын ныгыта. Чия кан әйләнешен яхшырта, нерв системасын тынычландыра, составында С, В1, В2 витаминнары күп. Слива күзнең күрү сәләтен, хәтерне яхшырта, ашкайнату системасы эшчәнлеген көйли, составындагы бор сөякләрне ныгыта. Кызыл карлыганда А витамины, йод һәм калий бар. Файдалы җиләк-җимешләрдән ирга да бар әле. Ул холестеринны киметә, кан тамырларын ныгыта, иммунитетны күтәрә, организмны токсиннардан чистарта, тромбоз барлыкка китерми (кан тамырларында кан оешу авыруы), – ди диетолог.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading