16+

Карбыз кайчан тәмле була?

Карбыз. Аның турында уйлауга авыздан сулар килә. Кызыл, сусыл, баллы карбызны башта өйгә кадәр өстерәп кайтасың, аннан суыткычта бераз тотасың да, көнлек глюкоза һәм су нормаңны тутырганчы ашыйсың...

Карбыз кайчан тәмле була?

Карбыз. Аның турында уйлауга авыздан сулар килә. Кызыл, сусыл, баллы карбызны башта өйгә кадәр өстерәп кайтасың, аннан суыткычта бераз тотасың да, көнлек глюкоза һәм су нормаңны тутырганчы ашыйсың...

Ә печән вакытында, басуда чөгендер эшкәрткәндә карбыз ашаганыгыз бармы сезнең? Бигрәк тә печәнлеккә эсседә печән өйгәндә иң тәмле әйбер инде ул! Ләгәндәге сап-салкын суда салып торганнан соң, тузанлы печәнлектән төшеп, шуны кисеп ашыйсың. Сусауны да баса, баллы булгач, хәл дә кереп китә.

Без карбызны җәй экваторын узгач кына ашарга ияләнгән халык. Әмма хәзер бу татлы ризыкны ел әйләнәсе татып карарга була. Бәясе “тешли” әлбәттә! Әмма  корсакка акча тыгып куеп булмый! Күз төштеме, алмый калырга ярамый, авыртасың дип, үз-үзеңне тынычландырып, ит бәясе торса да алып ашыйсың инде.

Баллы карбызлар июньнең беренче көннәрендә үк күренә башлады. Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров та кызларын быелгы карбыз белән сыйларга өлгергән.

– Тәмле үзе болай, баллы. Төсенә карасаң, өлгергән кебек. Килосын 60 сумнан, базардан алдым, – ди Зөлфәт.
P.S. Бер карбыз якынча 6-7 килограмм чамасы дип исәпләп, бу бәягә 2 чиләк бәрәңге алып була дип санасак, Зиннуровлар 5-6 бәлешлек бәрәңгене бер карбызга алыштырган булып чыга түгелме?..
 Ә сез быел карбыз ашадыгызмы әле?

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading