Бу көннәрдә Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары замана баласы өчен дүрт спектакль эскизлары әзерли. Ул экспериментлар, заманча сөйләм лексикасы белән баетылган яшьләр тамашасы булачак. Эскизлар «Тамга» режиссерлар лабораториясе кысаларында куела. Тамашачы аларны 13 апрель көнне карый алачак.
– Мин театрга директор булып урнашкан көннәрдә үк Нияз Игъламов, Ренат Әюпов белән сөйләшкәннән соң, безнең театрга яңа сулыш кирәклеген аңладым. Актерлар өчен дә бу мөһим. Һәрбер лаборатория ул – бик зур стресс. Ә стресс иҗат кешесенә бик кирәк. Бер атна эчендә бер кеше дә спектакль чыгармый. Лаборатория вакытында моны эшләргә кирәк. Бу әле яңа режиссерлар белән эшләү мөмкинлеге. Труппаны дүрткә бүлдек. Дүрт режиссер бүген театрда кайда нинди буш почмак таба – шунда кайный, – ди Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.
Лаборатория бер атна буе бара. Алты-җиде көн эчендә актер, төрле режиссерлар белән эшләп, тәҗрибә туплый ала. Әйтик, Булат Гатауллин берничә режиссер белән паралель эшли.
– Яңалык булмаса актер бер урында гына таптана. Театраль лабораторияләр эзләнү өчен кирәк, – ди Булат.
Актерларның эшләре бик тыгыз бара. Бер көнне читка ясасалар, икенче көнне инде шуны сәхнәгә чыгып уйнап карарга тиеш алар.
Театр – тере сәнгать, ул консерв банкасында яши алмый.
– Җиде көн эчендә актерлар бер режиссердан икенчесе кулына күчеп йөри ала. Бу актер өчен зур бәхет инде. Шул рәвешле ул режиссерның стиле, эшләү рәвеше белән таныша. Бер-ике режиссер белән генә эшләгән актерның күзаллавы тарая. Шуңа күрә яңа кан кирәк иде. Мин бу лабораторияне бик зарыгып көттем. Башка режиссерларның яшьләр труппасы белән ничек эшләгәнен күрәсем килде. Бу лаборатория өчен генә эшләнгән әйбер түгел, аның нәтиҗәсен күрергә өметләнәбез. Татар театрына мондый лаборатория күптән кирәк иде. Алты көннән соң булачак спектакльләрнең скелетын күрәчәкбез. Шуларның дүртесеннән берсе булса да күңелебезне уятып җибәрсә, бу режиссерны театрда нинди дә булса спектакль эшләргә чакырачакбыз. Эскиз алдагы репертуарга да керергә мөмкин, – ди театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
Әлеге чарада катнашачак режиссерларны лаборатория кураторы, театр белгече Нияз Игъламов туплаган. Әйтик, лабораториядә катнашкан режиссер Александра Ловяникованың быел берничә эше «Алтын битлек»кә тәкъдим ителгән. Илшат Мөхетдинов инде Буа, Әлмәт һәм Уфада спектакльләр куеп өлгергән. Ул Әлмәттә куйган «Леди Газраил» спектаклендәге роле өчен Раушания Фәйзуллина быел «Тантана» театр премиясендә «Иң яхшы хатын-кыз актрисасы» номинациясендә җиңеп чыкты.
Драматургиягә килгәндә, әсәрләрне быел режиссерлар сайлаган. Шулай итеп, Александра Салникованың «Этнең якын дусты», Мари-Од Мюрайның «Акыллыбаш», «Минем әти – Петер Пен», Антон Бескораванныйның «Юри сөйләшмәү» әсәрләре сәхнәгә чыгачак.
– Режиссерлар татар авторларын сайламады. Без Сөмбел Гаффарова, Илгиз Зәйниев, Йолдыз әсәрләрен барлап чыктык. Ләкин алар белән генә лаборатория уздырып булмый бит. Режиссерлар үзләре әсәр сайласа, безгә дә ниндидер яңалык булыр дип уйладык. Ләкин киләсе елларда лаборатория башкачарак форматта үтәчәк, – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Тимур Фәйзуллинга исә рус, чит ил әсәрләрен татарча кую күңеленә яткан.
– Татарча яңгырашлы заманча драматургия бик кызык булачак, минемчә. Театр – тере сәнгать, ул консерв банкасында яши алмый. Бу тел өчен дә, милли драматургия өчен дә файдага гына. Театр ул – бүгенге көн чагылышы. Эскизлар тамашачыга да прививка кадый әле. Ул аларның күзаллауларын шомарта, – ди режиссер.
Минем өчен идеаль артист — пластилин кебек булырга тиеш.
Лаборатория – режиссерларга да, актерларга да ниндидер кысалардан чыгып, иркенләп эшләү мөмкинлеге бирә торган чара. Ләкин бөтен режиссерлар да актерлар ни тели, шуны эшләми икән.
– Минем өчен идеаль артист пластилин кебек булырга тиеш. Аннан ни телисең – шуны әвәлисең. Актерларга ирек буламы-юкмы, анысы режиссердан тора. Мин, мәсәлән, спектакльдә һава калдырырга яратам. Эскиз шуның белән кыйммәтле дә инде – анда режисер да, актерлар да эксперимент ясый ала, хаталанырга хакы бар. Мин әле ике көн генә эшлим. Яшьләрнең янып торган күзләрен күреп шаккатам. Алар мине бер караштан аңлый. Безне барыбызны да театр «тешләгән». Ул – театр кешесе дип әйтәләр бит әле. Моны ачыклау өчен, актерга бер карау җитә, – ди Норильск режиссеры.
Рус драматургиясе, режиссерларның да яртысы рус. Шул нисбәттән, журналистлар: «Сез татар балалары турында спектакль куясызмы, әллә инде милләтсез балалар турындамы?» – дип кызыксынды. Оештыручылар бу сорауга: Татар баласы башка милләтнекеннән аерылмый», – дип җавап кайтарды.
– Минем дә, рус, мари малаеның да ике кулы бар. Мине дә, аларны да ниндидер мәсьәләләр борчый. Мин кешене уйныйм, ниндидер аерым бер милләтне түгел, – диде Булат Гатауллин үз роле турында.
Гүзәл Сәгыйтова да театр милли әсәрләр генә түгел, заманча драматургияне дә яктыртырга тиеш дип саный.
– Сез хәзер Ренат Әюпов белән Гүзәл Сәгыйтова милләтсез театр тудыра дияргә мөмкин. Ләкин бу алай түгел. Безнең Гаяз Исхакый буенча куелган «Кәҗүл чите»гебез бар, «Алмачуар» (Г.Ибраһимов), Тукай әсәрләре буенча «Зәйтүнәкәй», «Печән базары»н сәхнәгә чыгардык. Татар милли драматургиясенең бөтен калейдоскобы безнең театрда. Шул ук вакытта без дөнья театры белән дә бер адымда булырга тиеш. Без барыбыз да академик сәнгать кенә көтәбез. Театр лабораториясе – снобизмга каршы көрәш тә әле ул, – диде театр директоры.
фотолар - Рәмис Нәҗметдинов
Комментарийлар