16+

Кариев театры шаккаттырырга җыена

Агымдагы елның беренче ике аена планлаштырылган премьералары турында тыңлап кайткач, тизрәк ул спектакльләрне барып күрәсе, әзерлек процессын пәрдә артына булса да качып карыйсы килә башлады.

Кариев театры шаккаттырырга җыена

Агымдагы елның беренче ике аена планлаштырылган премьералары турында тыңлап кайткач, тизрәк ул спектакльләрне барып күрәсе, әзерлек процессын пәрдә артына булса да качып карыйсы килә башлады.

Театр элек-электән кешенең җанына азык биргән, көлдергән, елаткан, уйлаткан, үзеңне табарга булышкан. Бу яктан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры да бер дә тик тормый. Репертуарын төрле-төрле спектакльләр белән баета, тел шартлатырлык яңалыклар кертә. 

Агымдагы елның беренче ике аена планлаштырылган премьералары турында тыңлап кайткач, тизрәк ул спектакльләрне барып күрәсе, әзерлек процессын пәрдә артына булса да качып карыйсы килә башлады. Бигрәк тәмле, серле әйберләр әзерлиләр ахры дигән тойгы туды миндә. 

- “Алтынч[ае]ч” әсәре сигез-тугыз ай тирәсе язылды. Бу әсәр җиңел генә тумады. Бәлки без яшүсмерләрдән ерак китә башлаганбыздыр. Барлыкка килгән материал гади генә түгел. Монда диалоглар юк, бары монолог кына. Күтәрелгән темалар бик җитди, һәм алар турында сөйләшергә кирәк дип уйлыйбыз. Андагы форма, алымнар да гадәти түгел – эксперименталь калыпта. Мондый провокацион характердагы (яхшы мәгънәдә) спектакльләр елына бер тапкыр булса да тәкъдим ителергә тиеш, дип саныйм, - диде пьеса авторы һәм спектакльнең режиссеры Резеда Гарипова. 

“Кешелек өзлексез үзгәрештә. Нинди генә дәверләрне кичмәгән ул. Һәрберсенең тарихта үз исеме, елъязмачысы, шәрехләүчесе бар. Еш кына без чор һәм аның сынаулары, сораулары белән күзгә-күз калганда, онытып җибәрәбез – ә минем ролем нинди? Бүген, менә хәзер, шушында мин нәрсә өчен җаваплы? Нәрсә өчен оялырга, кызарырга туры киләчәк миңа? Нәрсә белән горурлана алырмын? Әйе, цивилизацияләр алышынып тора. Нәрсәдер үзгәрәме? Әллә без һаман да бер үк боҗра буйлап йөрүне дәвам итәбезме? Легендалар безнең аша киләчәккә сөрән сала түгелме?..” Шушы уйлануларны Кариев театры директоры, “Алтынч[ае]ч” пьесасының авторы Луиза Янсуар әсәргә сыйдырырга тырышкан. Нәтиҗәсен 29-30 гыйнварда спектакль премьерасында күреп булачак. 

"Алтынч[ае]ч”нең язылышы гадәти түгел, әмма аның мәгънәсе бар. Нинди? Монысын бары тик спектакльне тамаша кылгач кына белә алачаксыз, әлегә серне чишмибез, диделәр оештыручылар. 

Тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк тагын бер яңа спектакль “Матур City” дип атала. Аны Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилее уңаеннан махсус әзерләгәннәр. Пьесаның авторы – танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева. 

- Хатын-кызның күбесе беренче мәхәббәтен уйлап, хыял белән яши. Спектакльнең төп герое Гөлнара да шундыйлардан. Әмма аның беренче мәхәббәте рәшә генә булган икән. Тик ул моны аңламый, гел янәшәсендә булган, аны яраткан Салаватка бөтенләй игътибар итми. Әмма спектакль барышында вакыйгаларның асты-өскә килүе һәркемнең тормышына мәгънә өсти. Тормыш акча белән генә түгел, якты хисләр белән дә үлчәнә икән. “Матур City” спектакленең идеясе әнә шуннан гыйбарәт”, - ди әсәрне сәхнәләштерүче, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов. Әлеге музыкаль комедияне 12-13 февральдә карап булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading