16+

«Карталар кешегә бик аз вакыт калганын күрсәтә ала»

Элек адым саен күрәзәче булса, хәзер исә таролог, нумеролог, астрологлар заманы җитте.  Кешенең барысын да алдан күрәсе, ялгыш адымнардан сакланасы килә. Иртәгәге көндә ышаныч булмаган заманнар, киләчәк турында тагын да ныграк уйландыра икән. 

«Карталар кешегә бик аз вакыт калганын күрсәтә ала»

Элек адым саен күрәзәче булса, хәзер исә таролог, нумеролог, астрологлар заманы җитте.  Кешенең барысын да алдан күрәсе, ялгыш адымнардан сакланасы килә. Иртәгәге көндә ышаныч булмаган заманнар, киләчәк турында тагын да ныграк уйландыра икән. 

Ярдәмгә тою, күрү сәләте булган кешеләр килә. Шундый һөнәрләрнең берсе белән танышып китик. Таролог – таро карталарын (XIV гасырда Европада уен өчен кулланылган, ә  XVIII гасыр азагыннан багу максатыннан файдаланыла башлаган карталар) укучы. Гади тел белән әйткәндә, ул киләчәкне үзе уйлап чыгармый, тик таро карталары нәрсә күрсәткәненә таянып аңлата. 
Анна Андрющенко бу өлкәдә ике елдан артык эшли.

– Таролог булганчы кем булып эшләдегез?
– Үз оешмам бар иде. Үземә эшләсәм дә, бизнеста авырлыклар килеп чыкты. Бу эшне дәвам итәргә кирәкме соң, дип уйлана башладым. Тарологка киңәш артыннан бардым. Ул тормышымны ачып күрсәтте, үземнең дә бу шөгыльгә кызыксыну уянды. Башта сәләтемне дусларда, туганнарда сынап карадым. Мин әйткән сүзләр чынга аша башлагач, карталарны тирәнтен өйрәндем. Тарога сәләтем уянды. Төштә киләчәкне, төрле рухларны күрә башладым.

– Таро карталары нәрсәне аңлата?
– Бер таро картасы төрле мәгънә аңлата ала. Кеше нинди өлкәне тикшерергә теләвеннән дә бик күп әйбер тора. Мәсәлән, бизнес өлкәсен караганда, карта байлык, муллык булачагын аңлата, ә сәләмәтлекне тикшергәндә шул ук карта авыру билгесе булып тора. Хаталар ясамас өчен, һәр арканны тирәнтен өйрәнергә кирәк. 

– Аркан нәрсә ул?
– Аркан – ул тарода булган сурәтләр, символлар. Картаның һәр рәсемендә, иң кечкенә детальләрендә дә мәгънә яшеренә. Өлкән арканнар – төп карталар. Алар кеше тикшергән өлкәнең энергиясен күрсәтә, билгеле бер очракның тулаем сурәтен билгели. Ә кече арканнар хәлне тулырак аңлата, өстәмә мәгълүмат бирә. Карталар һәм аларны куллану төрләре күп. Мин классик, Уайт системасы буенча шөгыльләнәм.

– Сезгә киңәш артыннан килгән кешедән нәрсәләр сорыйсыз?
– Беренче чиратта, туган көнен әйтергә кушам. Һәр кеше төрле энергия йогынтысы астында туа. Алар кеше тормышына да тәэсир итә, моның өчен өлкән арканнарны кулланам. Шул вакытта янымда нинди кеше утырганын аңлыйм. Әлбәттә, тәрбияне исәпкә алмыйм. Әмма клиентның холкы барыбер күренеп тора. Кешедән нинди киңәш артыннан килгәнен сорыйм. Бу бизнес, сәләмәтлек, мөнәсәбәтләр буларга мөмкин. Таро карталарын ачып күрсәтәм. Иң мөһиме – карталарның тормышка мөһер сукмавын аңларга. Язмышыбыз өчен үзебез җаваплы. Таро – тормышка ашу ихтималы югары булган очракны күрсәтә. Кешене вакытында кисәтсәң, киләчәкне үзгәртеп була. Әлбәттә, андый вакытта карталар да үзгәрә.

– Сезгә нинди киңәшләр сорап киләләр?
– Киңәш артыннан ирләр дә, хатын-кызлар да килә. Иң күп кызыксынган темалар: сәләмәтлек, мәхәббәт, бизнес. Бер клиент иренең сөяркәсе бармы, дип сорады. Җавапны ишетергә әзерме, дидем. Карталар читтә мөнәсәбәтләр барлыгын күрсәтте. Хатын-кыз ышанмады. Соңрак иренең телефонын актарып, сөяркәсенең номерын табып, аңлашырга баруын белдем. Мондый очрактан соң, бу теманы читләтеп үтәргә тырышам. Әмма мәхәббәт турында сорашу гадәти әйбер бит. Әле дә хәтеремдә, киңәшләшергә яшь кыз килде. Ул егетен акылдан язарлык итеп яратса да, аннан җылылык тоймаган. Таро яңа танышу күрсәтте. Ул ышанмады, сөйгән яры белән мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырышты. Алар аерылышты һәм икенче көнгә үк, шул кыз башка егет белән танышты. Ике ай очрашканнан соң, гаилә кордылар.

– Кайсы сорауларга җавап бирә алмыйсыз?
– Үлем белән яшәү арасында яткан туганнар турында сорауларга җавап бирергә авыр. Карталар кешегә бик аз вакыт калганын күрсәтә ала. Андый очракта туганнарыгыз белән күбрәк вакыт үткәрегез, сөйләшеп калыгыз, дип әйтәм. Мин Аллаһ түгел, башкаларның язмышын хәл итә алмыйм. Үлемнән бер адымда булган авыруларның да терелгәне бар. Мин әйткәннең 80 проценты чынга аша.

– Бүген тарологлар бик популярлашты. Алдакчы тозагына ничек эләкмәскә?
– Кызганыч, бу өлкәдә алдакчылар күп. Өстәмә товар сатарга тырышкан кешеләрдән сак булыгыз. Могҗизалы шәм кулланып кына, тормышта барысы да җайланмаячак. Киңәшне бушлай өләшүчеләр дә шик тудыра. Таро белән озак шөгыльләнүчеләр, карта аша башка кешенең проблемалары күчә алганын белә. Кешедән акча алу, аның белән элемтәне өзә. Мин таныш-белешләр барган кешеләргә язылырга киңәш итәм. Тарологның социаль челтәрдә ничек сөйләшкәнен күзәтергә кирәк. Сезгә андый кеше белән эшләү уңайлы булачакмы? Башкаларның кайтавазлары бармы? Бу сорауларга җавап эзләп карагыз.

– Һәр кеше дә таролог була аламы?
– Элек бу һөнәрне күрәзәчелек белән бәйлиләр иде. Аның өчен сәләт кирәк. Ул буыннан-буынга күчә. Ә хәзер халыкта һәр кеше дә таролог була ала, дигән фикер яши. Әлбәттә, таро белән шөгыльләнеп була, әмма башкалар белән туган элемтәне кабул итә алмаучылар да бар. Энергия күләме кешенең психикасына да тәэсир итә ала. Һәркемнең үзенчәлекле буласы килә. Ә үзеңне таролог, нумеролог, астролог дип атау – башкаларның игътибарын җәлеп итә. Таролог эше уен-көлке түгел, шуны онытмыйк.

Илгизә Галиуллина.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading