16+

Картаймадык, акыллыландык кына!

Октябрь аеның беренче ун көне өлкәннәребезне аеруча кадерли һәм хөрмәтли торган вакыт. Быел да өлкәннәр декадасы кысаларында Казанда төрле чаралар уза. Әби-бабайларыбызны бушлай мунча кертеп, кино күрсәтеп кабат яшәртмәкчеләр!

Картаймадык, акыллыландык кына!

Октябрь аеның беренче ун көне өлкәннәребезне аеруча кадерли һәм хөрмәтли торган вакыт. Быел да өлкәннәр декадасы кысаларында Казанда төрле чаралар уза. Әби-бабайларыбызны бушлай мунча кертеп, кино күрсәтеп кабат яшәртмәкчеләр!

Саф һава - тәнгә дәва дигәндәй, бүген иртәнге 7.30 сәгатьтә өлкәннәрнең буыннарын яздырырга дип әби-бабайларны “Дәрвишләр” скверында узачак дәвалау физкультурасына чакыралар. Йокыдан соңрак торырга яратучыларны   10.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында Скандинавия йөрүенә көтеп калалар. Әлеге чараларда катнашу бушлай.

15.00 сәгатьтә “Дом” эко-үзәгендә “Арт Академия” иҗат студиясе рәсем ясау буенча мастер-класс оештыра. Чарага +7(965)587-79-97 телефоны буенча теркәлергә мөмкин. 16.00 сәгатьтә Казан стилист-имиджмейкеры Кристина Беляева заманча таләпләргә туры килү өчен әйберләрне бер-берсенә ничек туры китерү турында сөйләячәк. 17.00 сәгатьтә неврология һәм гомуми практика кафедрасы табиб-ординаторы Ләйсән Хөснетдинова “Баш мие: аек акылны ничек сакларга” темасына лекция белән чыгыш ясый.

Моннан кала, 2-8 октябрьдә “Мир” кинотеатрында өлкәннәр өчен бушлай кино күрсәтеләчәк. Өлкәннәргә “Невероятные приключения итальянцев в России”, “Зимний вечер в Гаграх”, “Тутык кыңгырау” (“Эхо школьного звонка”), “Девчата”, “Бибинур” фильнарын күрсәтәчәкләр.
Өлкәннәр өчен мәдәни чаралар моның белән генә тәмамланмый әле. Ун көн дәвамында Татарстанның тугыз музеенда әби-бабайлар өчен бушлай күргәзмәләр була әле. Әйтик, Татарстан Республикасы Милли Музее көндәлек күргәзмәләреннән тыш сурдотәрҗемә белән «Адмирал» фильмын күрсәтәчәк, “Казанда Романовлар” лекциясен сөйләячәкләр.

Шулай ук өлкәннәр декадасы кысаларында 1 октябрь көнне Казан мунчалары әби-бабайларга бушлай хезмәт күрсәткән.

Өлкәннәр көне белән без дә редакциябездә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызны тәбрикләдек.

Фильмнар исемлеге:
2 октябрь 15.15 сәгатьтә – “Невероятные приключения итальянцев в России”;
4 октябрь 14.00 сәгатьтә – “Зимний вечер в Гаграх”;
6 октябрь 14.00 сәгатьтә – “Тутык кыңгырау” (“Эхо школьного звонка”);
7 октябрь 14.00 сәгатьтә – “Девчата”;
8 октябрь 13.30 сәгатьтә – “Бибинур”.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading