16+

Картлык «чирен» читкә куйыйк әле

Казанда медицинаның яңа бер эшчәнлек юнәлеше буларак, гериатрия хезмәтен тагын да үстерү ниятләнелә

Картлык «чирен» читкә куйыйк әле

Казанда медицинаның яңа бер эшчәнлек юнәлеше буларак, гериатрия хезмәтен тагын да үстерү ниятләнелә

Бу эшчәнлек «Демография» һәм «Өлкән буын» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Максат – кешенең актив тормышын 67 елга, ә сәламәт гомер озынлыгын 78 елга җиткерү.

Казанда гериатрия өлкәсендә алгарыш узган ел ясалды. Дәваханәләрдә 12 гериатрия кабинеты ачылды, стационарларда 55 койка-­урын булдырылды. Кабинетларда 6,6 мең казанлыга медицина ярдәме күрсәтелде, – дип җиткерде башкаланың сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.
Быел янә 4 кабинет ачыла, ә шәһәрнең 11нче сырхауханәсендә 11 койка-урын оештырыла. Казанның медицина ВУЗларында табиб-гериатрлар да әзерләнә башлаган. Авыру кешегә гериатрия кабинетына юлламаны участок терапевты бирә. Стационар бүлекләрдә өлкән яшьтәгеләр «картлык астения­се» авыруыннан тернәкләнү уза.  

Грек телендә «гериатрия» – өлкән яшьтәгеләргә хас авыруларны дәвалауны аңлата. Ә «астения» – организмның психик һәм физик таушалганлыгын белдерә. Өлкәннәрне генә түгел, начар туклану һәм артык көч сарыф итеп эшләү чагыштырмача яшьрәк кешеләрне дә астениягә җиткерергә мөмкин.

Гериатр-табиблар күп очракта өлкән яшьтәгеләрне астения, ягъни төшенкелек, көйсезлек халәтеннән чыгара ала. Авыру үз-үзен карарлык психик тотрыклы хәлгә кайта.

Мэр Илсур Метшин да, үзенең фикерләре белән уртаклашканда, гериатрия кабинетларын Казанның һәр районында булдырырга чакыр­ды.
Казанда үлүчеләр саны кими. Халык саны күченеп килүчеләр хисабына гына түгел, ә туучылар хисабына да арта. «Тормыш сөючеләр» клублары популяр. Узган ел әлеге клубларга 100 мең мәртәбә килү теркәлгән. Татарстан Президенты ярдәмендә, Ленин исемендәге мәдәният сарае, «Московский» һәм Сәйдәш мәдәният үзәкләре капиталь төзекләндерелде, чиратта Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае белән «Чулпан» мәдәният үзәге тора. Казанлыларның актив тормыш озынлыгы бик мөһим, – диде мэр Илсур Метшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading