Дөресен генә әйткәндә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күрсәтелгән “Карурман” спектакленә мин бик шикләнеп кенә, җиңелчә генә тамаша карарга әзерләнеп барган идем.
Скопировать ссылку
Дөресен генә әйткәндә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күрсәтелгән “Карурман” спектакленә мин бик шикләнеп кенә, җиңелчә генә тамаша карарга әзерләнеп барган идем.
Беренчедән, жанры фэнтези. Безнең милли театрларга бик үк хас нәрсә түгел. Икенчедән, пьесаны хатын-кыз, ягъни Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова язган. Режиссеры да Резеда. Бездә татар драматурглары арасында хатын-кызлар әле яңа гына сәхнәгә чыга башлады бит. Шуңа да җитди әсәр карарга әзер түгел идем.
“Әлеге спектакль тарихи әсәргә нигезләнгән, дип әйтә алам. Биредә борынгы тарих салынган. Бөек Биләр вакыты, ырулар, бөек каһиннәр – болар барысы да безнең спектакльдә чагыла.
Шулай ук монда хәзерге замана да, моңарчы булган вакыйгалар да, безгә кадәр яшәгән халыкларның көнкүреше дә чагыла. Миңа калса, "Карурман"ны караган кеше үзенә ниндидер яңалык ачар. Гомумән алганда, спектакль тарихка битараф булмаган кешегә дә, гади тамашачыга да кызык булыр, дип уйлыйм", - дип бәяләгән иде Ялан би ролен башкарган Салават Хәбибуллин “Сәхнә” журналына биргән интервьюда.
"Карурман”ның нәрсә хакында икәнен шуннан да аңларга була. Бер начар ягым бар, мин тамашада канатлы сүзләрне язып барырга яратам.
Мисал өчен: “Сәер ул тарих”, “Кемнең каны чиста хәзер?”, “Кешеләр дөньяны артык катлауландыра”. Менә монысы безнең заман, хәзерге вәзгыятькә бик тә туры килә: “Иң мөһиме үз мәнфәгатьләреңне яклап, өстен чыгу”.
Нәрсә ошамадымы? Сәхнәдә кеше үтерүләре. Берне генә дә түгел хәтта, өчне. Өч мәетнең сәхнә уртасында ятуы, өстәвенә болар барысы да төрле эпизодларда булып, тамашачы күңелен кат-кат тетрәндерүе күңелгә ятмады.
Комментарийлар
0
0
Мина калса кеше утеру куренешлэре ботенлэй кирэкми андый спектакльне тыярга кирэк,безнен тарихта матур куренешлэр дэ бетмэгэндер фажигэ курэсе килгэн кеше вызов 112 программасын карасын!,спектакль чыгарыр алдыннан дин эхеллэре белэн кинэшсен режиссер ,ярыймы юкмы безнен халыкка кыргыйлыкны курсэтергэ ? фентези дигэн сузне анламадым(фантазия )тугелме?.
0
0