16+

Каштан белән «шашкан»: әлеге серле чикләвек ни өчен кулланыла?

Безнең якларда да үсүче каштанны балалар уйнарга ярата торган матур чикләвек кенә дип карарга күнегелгән. Ә аны көндәлек тормышта башка максатларда да кулланып була икән.

Каштан белән «шашкан»: әлеге серле чикләвек ни өчен кулланыла?

Безнең якларда да үсүче каштанны балалар уйнарга ярата торган матур чикләвек кенә дип карарга күнегелгән. Ә аны көндәлек тормышта башка максатларда да кулланып була икән.

Хезмәттәшебез Рәзинә Мәрданова хна белән чәч буяганда каштан төнәтмәсен куллана, төсе дә матуррак керә һәм файдалы да икән. Чикләвек турында ул: "Миңа каштан чикләвеге бик ошый, кая барсам да шуны җыеп кайтам, каштан белән "шашкан" инде мин ", - ди Рәзинә апа, шаяртып. Искеләрен чыгарып ташлап, яңалары өлгергәч, кабат җыя, юа, тузаннарын сөртеп тора, шуның белән үзенә рәхәтлек ала, төрле композицияләр ясап куя ул.  

Үзенә күрә бер матурлык бирүче чикләвек, күпмедер дәрәҗәдә антистресс ролен дә үти булса кирәк. Учыгызга берничә чикләвекне алып уйнатып карагыз әле, чыннан да ниндидер бер сере бар бит бу каштанның!

Ә икенче бер хезмәттәшебез Дилбәр Гарифуллина исә Бакудан каштан кулланып ит әзерләү ысулын өйрәнеп кайткан. (Бездә үсә торганын ат каштаны дип йөртәләр, аны ашарга ярамый!)

Каштан белән ит (әзәрбайҗан рецепты)

Итне гадәттәгечә турыйсың, тоз-борыч сибеп, суган да турап, бергә кушып болгатасың да кырык минутка суыткычка куясың. Итне суганнан аерып, сусыз-майсыз табага салабыз. Капкачын ябып, сүрән утта пешерәбез. Ул шунда үз шулпасында пешә, соңрак бераз гына сыер мае салабыз. Шулпасы бетә башлагач, итне сай кәстрүлгә бушатабыз. Табага сыер мае салып, суганны кыздырабыз да ит өстенә салабыз. Ит өстенә су салып, пешерергә куябыз. Су ит өстеннән ике-өч бармак өстәрәк булсын. Әгәр дә ит тиз пешеп чыгасы булса, каштан орлыгын шунда ук салып пешерәсең. Ит катырак булса, каштанны берәр сәгатьтән генә салыгыз. Ул ярты сәгатьтә пешә. Каштан орлыгын кемдер изелгән килеш, кемдер катырак булганын ярата. Анысын һәр хуҗабикә үзенчә пешерә.

Ә сез каштан кулланасызмы? Аннан тагын ниләр эшләргә була? Белсәгез, комментарийларга язып калдырыгыз.

Рәзинә Мәрданова фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Каштаннын поделкалар ясаганда ярдэме зур . Бизэу очен бик эйбэт,каштаннан керпе дэ ясап була)

    Мөһим

    loading
    2
    X