Шәһри Казан

Катя-Кэт-Кәтибә

(Украин кызы язмышы)

Язмыш адәм баласын туып-үскән җиреннән каерып алып кайларга гына илтеп ташламый. Украин кызы Екатерина Сергеевна Диденко да моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән Татар иле, Шөгер төбәгенең Яңа Иштирәк авылы икенче Ватанына әверелер дип, уена да китермәгәндер.

Екатерина Украинаның Полтава өлкәсе Зур Сорочинцы авылында туып-үсә. Биредә заманында русның бөек язучысы Гоголь яшәгән һәм иҗат иткән. Монда классик язучының тормышын, иҗатын яктырткан музей да бар.

Илгә генә түгел, кешелек дөньясына тиңдәшсез кара кайгы салачак 1941 елның җәе. Катя бу вакытта Николаевск өлкәсенең Николаевск мәктәбендә балаларга белем бирә. Кыз өенә, әти-әнисе янына, җәйге каникулда кайта. Әйе, бар да тыныч, бар да әйбәт төсле тоела. Әмма әлеге тынычлык яшенле яңгыр алдыннан күзәтелә торган шомлы, хәерсез тынлык булган икән. Кинәттән һәр кешегә, һәр йортка, илгә кире кайтармаслык югалтулар, михнәт, канлы күз яшьләре китергән 1941 елның 22 июнь таңында Зур Сорочинцыда да митинг оештырыла. Җирле халык дошманга нәфрәт, яшәгән җиренә ватанпәрвәрлек хисләре әйтеп калырга ашыга. Яшь егетләр, өрлектәй ирләр, җыеннан соң җигүле атларга төялеп, яу кырына юл ала. И.В.Сталин әмере нигезендә, Советлар Союзының һәр гражданы төрле сәбәпләр аркасында кая да булса киткән икән, кичекмәстән, боерык чыккан көннән, сугышка кадәр башкарган хезмәт урынына кайтырга тиеш. Екатерина да, әмергә буйсынып, Николаевск өлкәсенә ашыга. Тимер юлдагы транспорт чаралары фронтка юнәлүче хәрбиләр, хәрби техника белән дыңгычлап тутырылган. Катя 1941 елның 15 августында үзенең төп эш урынында. Ләкин аңа яраткан шәкертләре белән бары ун гына көн аралашырга туры килә, гомуми эвакуация башлана. Кибетләр ябык, Гитлер гаскәрләре якынайганнан-якыная.

Аш-су хәстәрләү өчен тоз кирәккәнлектән, 15 чакрымдагы бистәгә бара. Шау-шуга борылып караса, артыннан мотоциклларда урнашкан, автомат-пулеметлар белән коралланган немецлар ротасы куып җитә. Ялан кыр уртасында ерткычлыклары, вәхшилекләре дөньяга таралган басып алучылар белән күзгә-күз очрашкан украин кызының шул мизгелдәге халәтен тоемлый аласызмы?

Алда җиңел машинада баручы офицер шоферына туктарга ым ясый һәм, русча вата-җимерә, якындагы хуторның кайдалыгын сорый... Берничә көннән Николаевскка да машиналарга төялеп үзләрен дөнья, җир шары белән идарә итәргә яралган милләт дип санаучы Гитлер көчекләре килә. Безнекеләр күптән чигенгәнгә күрә, бәрелеш-кан кою күзәтелми.

Катяга һәм тагын ике хатын-кызга аптеканы җыештырырга, юарга кушалар. Чистартып, пакьләнеп калган бинага атларын урнаштыралар. Немецлар партизаннарга бәйлеләрне эзли башлыйлар. Кызлар яшәгән фатир хуҗасы, кызыл партизан булу сәбәпле, урмандагы көрәштәшләре янына китүне кулайрак күрә. Екатерина таң алдыннан яки төн уртасында фатир хуҗасына тукланырга ризыклар ташый. Әлбәттә, әлеге гамәле өчен үлем янаганлыгын төшенә ул... Гитлерчылар партизаннар яклыларга элемтәгә кергәннәрне хөкемсез-нисез асалар.

...Урак өсте. Немецлар халыкны урып-җыюга куалар. Көшелләрдәге гәрәбәдәй икмәкне Германиягә озаталар. Фашистлар Полтава өлкәсен дә басып ала. Кендек каны тамган җиреңдә, үз ягыңда яшәү максатыннан баскыннар комендатурасыннан ничек кирәк алай рөхсәт язуы алып, иптәш кызы белән сәфәргә кузгалалар. Юл тутырып фашист конвойлары, ияк кагуга ботарларга әзер бозау кадәрле овчаркалар ярдәмендә, әсирлеккә төшкән безнең солдатларны сак астында алып баралар.

Покрау бәйрәме чоры. Шәрә диярлек, ач-ялангач, хәлсез, иреген җуйган совет солдатлары. Тирә-якта җыелып бетмәгән яшелчәләр күренгәли. Ач мәхбүсләр ачлык өянәгенә чыдый алмыйча йөгереп сафтан чыгалар да кабак, чөгендерләргә үреләләр. Баштанаяк коралланган сакчылар аларның башларына автомат түтәсе белән сугалар, этләрен өстерәләр, тора алмаганнарын аталар. Тузанлы канлы юлда үлекләр түшәлеп кала. Шулай итеп, җиде тәүлек эчендә туксан чакрым араны җәяүләп, көч-хәл белән, туган өенең капкасын ачып керә кызыбыз. Күп тә үтми Зур Сорочинцыда да баскыннар хакимлек итә. Үзләре белән фрицлар кулына төшкән совет хәрбиләрен дә алып киләләр. Тышта ноябрь башы, яңгыр аралаш кар ява. Безнең әсирләр юка киемнән, өшиләр, туңалар, ачык ындыр табагында төн чыгалар. Яралыларның ыңгырашуы, ярдәм итәргә мөмкинлек юклык җанга кызгану, палачларга карата нәфрәт хисләрен дөрләтә. Керфек какмый төн уздырган шул мизгелләрдә әсирләрнең соңгы җылы киемнәрен салдырып алган тук чырайлы, уң кулының имән бармагын автомат күрегенә басарга әзер торган фашист һаман хәтергә килә...

Хутордагы 720 сыерны да Германиягә озаталар. Чират кешеләргә җитә. Комендант барлык аягында йөри алганнарны немецлар урнашкан мәктәп каршындагы мәйданчыкка җыярга боера. Халыкка, Алман җирендә сезне оҗмах, муллык, ирек көтә, дип, алтын таулар вәгъдә итәләр, Гёте, Гейне иленә барырга кыстыйлар, үгетлиләр. Бары тик ун гына кеше теләктәшлек белдерә. Билгеле ки, әлеге күренеш илбасарларга ошамый. Берничә көннән соң яше җитмәгәннәрне, балигъ булмаганнарны, ябык вагоннарга төяп, Германиягә җибәрәләр.

Реклама

Ачы язмыш, Екатеринаның рөхсәтен сорамый-нитми, Герман иленә алып китә. Кызлар төялгән аерым вагонда барганда җырлаган җырны онытасы юк.

Едем в поезде товарном,
А со мной мои друзья.
Прощай, мать моя родная,
Прощай, Родина моя.

Германиядә аларны махсус тарату-билгеләү үзәгендә төрлесен төрле хуҗага өләшергә телиләр. Әйтерсең лә Римдагы коллар базары... Таза гына бәдәнле урта яшьләрдәге немец бае берничә яшьрәк, хәллерәк егет-кызларның кул-аяк мускулларын тотып капшап карый, тешләрен күрсәтүне сорый, күңеленә хуш килгәннәрне шәхси фермасына эшкә ала. Байны барысы да граф дип йөртәләр. Нигездә, җәен кырда, бакчада, кышын сыерлар фермасында тир түгәләр. Эшнең барышын, план үтәүне, хезмәткә карашны графның надзирательләре-инспектор, хан, вудаж (безнеңчә бригадир дигәнне аңлата) күзәтеп тора. Кулларында сыгылмалы таяклар. Аның белән суксалар, сыгылып-бөгелеп төшеп өнсез каласың. Бердәнбер таңда кол-хезмәтчеләрне сафка тезгән чакта көтелмәгән-уйламаган хәл күзәтелә. Граф Катеринага төбәлеп карап тора да, күкрәк кесәсеннән сурәт алып аны Катяга суза. Иң гаҗәбе шунда: граф биргән фотодагы немец кызын Екатеринаның игезәге диярсең – гәүдәсе дә, йөзе дә, чәч-күзләре дә ике тамчы судай охшаган... Граф карточкада сурәтләнгән сөекле кызының исеме Кэт икәнлеген, аның хәзерге вакытта хәрби заводта эшләгәнлеген хәбәр итә. Тәрҗемәче аша шулай ук моннан соң украин кызы Катяны Кэт дип йөртәчәген әйтә һәм бер надзирательгә дә аны урынсыз рәнҗетмәскә кирәклеген искәртә.

Өстендә искереп тишелә башлаган күлмәк, аягында агач табанлы башмаклар. Атнага бер буханка ипи, бер айга бирелгән 200 граммлы маргарин, чери башлаган бәрәңге, эчәргә – аертылган сөт. Алман иленең төрле шәһәрләрендәге завод-фабрикаларында бил бөгүче поляк, француз, болгарлар исә мондый ашамлыктан да мәхрүм, алар дистәләп, йөзләп ачлыктан кырыла. Туган яктан сыңар хәбәр алуны уйга ялгыш кына да кертергә ярамый.
Тора-бара күк йөзендә түбәннән очкан кызыл йолдызлы совет самолетлары күренә башлый. Фронттагы хәлләрдән хәбәрдар граф, гаиләсен алып, юкка чыга. Көтмәгәндә баракка вудаж-бригадир килеп керә. Ул кул астындагыларга яңа савылган ике чиләк сөт, коштабактагы белән пешкән ит, биш буханка ипи алып килергә әмер бирә. Немецларның юмартлыгына ияләнмәгән кол-хезмәтчеләр беренче тапкыр туйганчы тамак туйдыралар. Шул вакыйгадан соң надзирательләр башка күренмиләр. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә кызлар саф һавага чыгалар. Ә каршыга исә велосипедларга атланган ике солдат килгәнлеге күренә, танклар, хәрбиләр колоннасы уза. Велосипедтагы солдатлар, елмаеп: «Кызлар, Җиңү! «Фашистлар Германиясе тар-мар ителде!» – дип кычкыралар. Кызлар, билгеле, ут капкандай, шатлыклы хәбәр китерүчеләр кочагына атыла.

Менә, ниһаять, мең бәла белән, Екатерина Зур Сорочинцыда. Аллага шөкер, әти-әни исән-имин, авылның исә исеме генә имин калган диярлек. Тормыш авыр, азык-төлек юк дәрәҗәсендә. Кызны Көнбатыш Украинаның Тарнопольск өлкәсенә мәктәпкә эшкә билгелиләр. Анда хезмәт итү дә, яшәү дә куркыныч. Мөстәкыйль Украина дигән сүзләр астында бандерачылар, бульбашлар, башка бандалар совет кануннарына, тәртипләренә буйсынмыйлар. Катерина биредә өч ел рус теле укыта. Өй стеналарына, коймаларга коммунистлар партиясенә, комсомолга, Сталинга каршы эчтәлекле листовкалар, өндәмәләр ябыштырылган. Мондагы коммунистлар авыл советы оештыралар. Авыл советы башлыгы итеп сайланган хатынны бандерачылар шул көнне үк җәберләп үтерәләр. Комсомолка икәнлеген исәпкә алып, бандитлар кичкырын милиция киеменнән Катя торган фатирга бәреп керәләр һәм кырыс рәвештә кисәтеп, болай диләр: «Укытуыңны ташламасаң, чиркәүгә йөрмәсәң, комсомолдан ваз кичмәсәң, мөстәкыйль Украина азатлыгы өчен көрәшмәсәң, сине дә Полина язмышы көтә!». Ә Полина исә утыз яшьләрдәге хатын-кыз, коммунистлар яклы. Бандитлар аны өеннән кырга алып чыгалар. Урман янәшәсендә генә кайчандыр бай яшәгән иске йорт, ишегалдында подвал, кое. Башкалар гыйбрәт алсын, нәрсә көткәнен белсеннәр дип, Полинаның башын кисеп, коега ыргыталар...

Катя, ярдәм сорап, ун чакрым ераклыктагы НКВД гарнизонына бара. Гарнизон командиры бандитларны эзәрлекләргә, кулга алырга дип җибәргәннәр арасында Екатеринаның булачак ире, фронтта берничә тапкыр яраланып, НКВД органнарына күчерелгән старшина, татар егете, Татарстан бөркете Хәсәнов Лотферахман Гали улы да була. Утны-суны кичкән ике гашыйк кавышалар, 1949 елның апрелендә язылышалар. Шул ук елның апрель азагында старшина Лотферахман Хәсәнов, хезмәтен тәмамлап, туган авылы Яңа Иштирәккә кайтып төшә. Уку елы тәмамланганнан соң, Катя да Татарстанга юнәлә. Келәүле станциясендә кочак тулы болын чәчәкләре белән ире Лотферахман каршы ала.

 Билгеле, чит-ят туфракка, чит мохиткә күнегүнең нәрсә икәнлеген башыннан кичергән генә белә торгандыр. Иң беренче, аралашу өчен үтә мөһим «Исәнмесез», «Әти», «Әни», «Ипи» сүзләрен ятлый яшь килен. Каенана белән дә уртак телне тиз таба. Нинди генә авыр холыклы адәмнең дә ачкыч табардай уңай сыйфатлары бар. Менә шул сыйфатларга басым ясый Екатерина Сергеевна. 1949 елның октябреннән Яңа Иштирәк мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Украинадан Яңа Иштирәккә кайтканда, туып-үскән җир төсе, истәлеге булыр дип, ике алмагач үсентесен дә алырга онытмый...

Яңа Иштирәктә мулла чакыртып никах укыталар, үзара килешеп, мулла фатихасы белән, украин кызы Катерина сабыр, чибәр, мөлаем Кәтибәгә әйләнә дә куя.
Сугыштан соң Лотферахман авыл советы рәисе, умартачы вазифаларын намус белән башкара. Авыл халкы аның оста мичче икәнлеген дә онытмый. Кәтибә, ире белән, дүрт ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Атлас, Ильяс, Илгиз, Суфия, Илдус белем алып, тату гаилә корып яшиләр, әниләрен берсеннән-берсе акыллы, матур, итагатьле оныклар белән куандыралар. Кызганыч, Хәсәнов Лотферахман Гали улы – Дан, Кызыл йолдыз, «Батырлык өчен» һәм башка орден-медальләр кавалеры һәм бик әйбәт, киң күңелле хатыны Кәтибәне, биш баласын калдырып, яу кырында яраланган мина ярчыгы аркасында 1972 елда бакый дөньяга күчте...
 Кәтибә апа – минем яраткан укытучым! Пушкин теленең гүзәллеген, Лермонтов шигъриятенең бөеклеген, Есенин лирикасының кабатланмаслыгын мөгаллимәбез ирештерде безгә! Ә Катя апа алып кайткан алмагач үсентеләре, Яңа Иштирәк туфрагын үз итеп, мул җимешле алмагачлар булып җитештеләр. Без, 50нче еллар малайлары, әнә шул юмарт Лотферахман абый кадерләп үстергән алмаларны ашап үстек. Бүгенге мул, иркен заманда алмаларның ниндиләре генә юк! Әмма алар Катя апа алып кайткан, капмас борын авыздан сулар китерә торган алмалардай йомшак, телне йотарлык тәмле түгел!

Кызганычка, Катя-Кэт-Кәтибә арабызда юк инде. Укытучым украин кызы Кәтибә апа минем күңелдә якты бер хатирә булып сакланачак. Әлеге язмам шулай ук ил азатлыгы өчен көрәшкән, яудан исән-имин кайтып, инде арабыздан киткән әтиләрнең, бабайларның да рухына дога булып барып ирешсен иде!

Таһир Шәмсуаров.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: