16+

Кая югалдың, Аршак?

Заманында татар җырларыннан гына торган программа белән чыгыш ясаган әрмән егете Аршак Алтунян үзенең моңы белән тамашачыларны шаккатырган иде.

Кая югалдың, Аршак?

Заманында татар җырларыннан гына торган программа белән чыгыш ясаган әрмән егете Аршак Алтунян үзенең моңы белән тамашачыларны шаккатырган иде.

Аның исеме дә әрмәнчә «чыгып килүче кояш» дигәнне аңлата. Кызганыч, ни өчендер Аршакның җырлары яңгырамый башлады. Без аның белән очрашып, сәбәбен белештек.

− Аршак, соңгы вакытта тамашачы сине юксына башлады. Кая югалдың син?
− Казаннан беркая да китмәдем. Концертлар оештыру белән шөгыльләндем. Әрмән җырчыларын чакырып, Россия буенча турлар оештырдык. Сәхнәдән китеп торуымның сәбәбе шул: моннан биш ел элек туйда җырлаганнан соң, тавышым бетте. Минем бит фонограммага җырлаганым булмады. Шуннан соң миңа педагоглар җырламый торырга кушты. Әзерләгән яңа программамны районнардагы тамашачыга күрсәтергә өлгермәдем, шул килеш калды. Хәзер тавышым акрынлап кире кайта башлады. Сәхнәдән китеп торган арада, татар һәм әрмән телләрендә җырлар яздырдым. Тиздән сәхнәгә кире кайтырга җыенам, Алла боерса.

− Һәр халыкның үз җырчысы үзенә якын. Әрмән дусларыңның сиңа: «Нигә татарча җырлап йөрисең?» – дигәннәре юкмы?
− Юк, киресенчә, әрмән туйларында татарча җырлавымны сорыйлар һәм үзләре бии дә башлыйлар. Тел белү − байлык бит ул. Татар дусларым да әрмәнчә аңлый. Теләк булса, телләрне өйрәнәсең. Минем максат: милләттәшләремне татар мәдәнияте белән таныштыру, ике халык арасында дуслык булдыру.

− Сиңа тәүге тапкыр татар телен өйрәнергә ярдәм иткән төбәк − Биектау районының Дөбъяз авылы. Андагы музыка мәктәбендә беренчеләрдән булып белем алган кеше син. Иң күңелле мизгелләр мәктәп елларында кала. Ул чаклардагы хатирәләрең дә бардыр. Анда кайтырга вакыт табасыңмы?
− Әгәр мин туган яктан Татарстанга күченеп кайтуга, Казанда яшәсәм, татарча өйрәнмәгән булыр идем. Мине Дөбъяз тәрбия­ләде. Әле дә хәтеремдә, 1нче сыйныфка укырга кергәндә, бер сүз дә татарча аңламыйм. Кыш аенда, салкын көннәрнең берсе иде. Мәктәптә бияләйләремне югалттым. Укытучыбыз Гөлнур Галимулловна янына килдем дә аңлата алмыйм. Үзем елыйм, үзем кулларымны күрсәтәм. Рәхмәт аңа, ул мине аңлады. Гөлнур апа беркемнән дә аермады. Мәктәптә дә бөтен укытучылар яратты үземне, алар сәләтемне күрделәр. Авылда ачылган музыка мәктәбенең беренче укучысы булдым. Музыка яратучылар гаиләсендә үскәнгә, бәләкәй чактан ук җырладым. Кечкенәдән конкурсларда катнашып килдем. Хәтта Мәскәүгә кадәр бардым, Дөбъязны таныттым. Авылга әле дә чакырып торалар. Вакытым булганда, кайтыр­га тырышам. Сыйныфташларым белән аралашып яшим.

− Казан театр училищесында укыган чакта да тәҗрибәле педа­гоглардан белем алдың. Алар белән аралашып яшисеңме?
 − Мине танылган җырчылар Клара Хәйретдинова белән Шамил Әхмәтҗанов кебек остазларым укытты. Алар белән элемтәләрне өзмәдем. Кирәк чакта киңәш тә сорыйм. Аларның киңәшләре минем өчен бик кирәк. Шунысын да әйтим, IV курста «Татар моңы» конкурсында лауреат булдым.

− Бүген татар эстрадасында уңай якка үзгәрешләр сизеләме? Әгәр кулыңнан килсә, нәрсәне үзгәртер идең?
− Соңгы вакытта эстрадада күп нәрсә үзгәрде. Хәзерге вакытта күбесе матур клиплар төшерә. Җырчылар күп булгач, көндәшләр дә арта. Әлбәттә, сәхнәдә җырларга лаек булмаганнар да йөри. Алар рус эстрадасында да, башка халыкларныкында да бар. Күбрәк моңлы, матур тавышлылар йөрсен иде сәхнәдә, чөнки татар халкында талантлар күп. Миңа халык җырларын үзгәртеп башкару ошамый. Аларда үткән тарих, тирән мәгъ­нә бар. Классиканы үзгәртергә ярамый. Мөмкинлек бирсәләр, фонограммага җырлауны бөтенләй тыяр идем. Әрмәннәрдә ул яктан кануннар кырыс. Җырчылары фонограммага җырлаганнарын афишага язып куялар. Фонограммага җырлаучыларга мактаулы исемнәр бирмиләр.

− Татар җырчыларыннан үзеңә өлге булырдай җырчылар дип кемнәрне саныйсың?
− Илһам абый Шакировның җыр­лавын кечкенәдән яратып тыңладым. Кызганычка, Хәйдәр Бигичевны күрә алмадым. Аны үзем дә, әни дә, ике туган абыем да бик ярата иде. Музыканың теле юк бит. Бүген Филүс Каһировны хөрмәт итәм. Кая гына бармасын, һәркайда Татарстанның йөзен күрсәтә.

− Бүген матур җырларга кытлык. Үзең кайсы композитор җыр­ларына өстенлек бирәсең?
− Миңа Реваль Хисмәтуллин дигән талантлы егетнең иҗаты ошый. Ул миңа язганда, тавыш мөмкинлекләремне белеп яза. Һәр җырчы үз стилен табып җырларга тиеш. Шул вакытта гына үз тамашачыңны табасың.

− Иҗаттан бераз читкәрәк китеп, гаилә хәлең турында да сөйләшик әле.
− Үземнең яраткан кешемне табып, моннан ике ел элек никахлаштык. Ул − татар кызы, Гөлназ исемле. Ул оста биюче иде. Без өйләнешкәннән соң, сәхнәне ташлады. Улыбыз Артурга җиде ай. Ул 26 апрельдә, Тукай туган көнне дөнья­га килде.

− Әти-әниләрегез каршы килмәдеме?
− Алар минем бәхетле булуымны теләде. Бер ел эчендә Гөлназ әрмән телен өйрәнде. Әрмән ашларын яратып пешерә. Туганнар аны бик ярата. Үз милләтеңдәге яратмаган кешегә өйләнеп, бер елдан соң аерылышканчы, үзең яраткан кешегә өйләнү хәерле минем өчен. Гаиләдә бер-береңнең туганнарын хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Без бәйрәмнәрдә һәрвакыт бергә җыелабыз. Бу минем өчен зур шатлык.
 
− Гөлназның әбисе Гөлсирә ханым халык ансамблендә җырлау­чы бик оста җырчы да бит әле.
− Үзе дә элек минем җырлавымны яратып тыңлаган. Мин аңа, Гөлназ кебек, «дәү әни» дип эндәшәм. Аның белән бәйрәмнәрдә табында җырлап утырабыз. Тавышы бик моңлы.

− Синең сәхнәдә җырлавыңны тамашачы кайчан күрер икән?
− Аннан-моннан эшләгәнне яратмыйм. Тамашачыга ошарлык, зәвыклы булсын, дип тырышам. Безне остазларыбыз шулай өйрәтте. Җырларымны яздырып бетергәч, кабат тамашачыга тәкъдим итәргә җыенам. Татар халык җырлары, онытылган классик җырлар әзерлим. Минем җырлавымны яратучылар онытмагандыр әле.

Люция Хәбибуллина

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading