16+

Кайчан җылыта?

Әлегә аномаль салкыннар дәвам итә. 23 февральдә атнаның иң салкын көне булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Кайчан җылыта?

Әлегә аномаль салкыннар дәвам итә. 23 февральдә атнаның иң салкын көне булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Киләсе атна азагында Россиянең Европа өлешендә һава температурасы 0 градуска кадәр җылытачак, дип яза "РИА Новости" РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән.

"Һава температурасы күтәреләчәк. Атна азагында 0 дән - 5 кә кадәр булачак. Бу Россиянең Үзәк өлешенә кагыла", - дип аңлатма биргән Вильфанд.

Алдагы биш көндә исә Россиянең Көнбатыш чикләреннән алып, Тын океан яр буйларына кадәр аномаль суыклар көтелә. Иң салкын көн 23 февральдә булачак. Һава температурасы - 33 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading