16+

«Кайда – без, шунда – Җиңү»

Май – Руф ага Зиннуровның хатирәләре яңара торган ай. Җиңү бәйрәме алдыннан телефоны ут булып кыза аның. Кайларга гына чакырмыйлар Бөек Ватан сугышы ветеранын, очрашуларның чиратын алдан ук төзеп куялар. Яше дә бар бит инде. Тиздән 90 тула, Алла боерса, ләкин берсенә дә: «Юк!» – дими ул. Бу очрашуларның үзеннән дә бигрәк яшь буын өчен кирәклеген яхшы аңлый.

«Кайда – без, шунда – Җиңү»

Май – Руф ага Зиннуровның хатирәләре яңара торган ай. Җиңү бәйрәме алдыннан телефоны ут булып кыза аның. Кайларга гына чакырмыйлар Бөек Ватан сугышы ветеранын, очрашуларның чиратын алдан ук төзеп куялар. Яше дә бар бит инде. Тиздән 90 тула, Алла боерса, ләкин берсенә дә: «Юк!» – дими ул. Бу очрашуларның үзеннән дә бигрәк яшь буын өчен кирәклеген яхшы аңлый.

Әле дә менә Казан Халыкара сервис колледжында очрашып кайтып, карчыгы белән тәмләп чәй эчеп, ял итәргә генә яткан иде, телефоны тагын шалтырады. Бу юлы «Шәһри Казан» редакциясеннән мин шалтыраттым. Дары исе иснәгән, сугыш утыннан илгә исән-сау кайткан берәр абзыйны эзләп (кызганыч, бик аз калып баралар) көнем үткәч, өметем тәмам өзелгәч, таптым мин аны Руф Хәлил улы Зиннуровны. Улым укый торган Халыкара сервис колледжы укытучыларына рәхмәт – телефонын бирделәр. Номерын җыеп, трубканың теге ягында көр тавыш ишеткәч сөенеп куйдым. Җитмәсә ул кеше хәленә керә белә торган һәм җиңел сөякле булып чыкты. Күп тә үтмәде, таксига утырып килеп тә җитте. Редакция коридорыннан егетләрчә төз атлап, кара кителендә орден-медальләрен чыңлатып килеп керде ул бүлмәмә.

«Искә дә аласым килми»

Тик сүзгә оста булса да, шигырьләр язса да, Руф ага сугыш турында сөйләргә бик яратмый икән.

– Нәрсәсен сөйлисең инде аның?! Ул бик куркыныч нәрсә. Анда үлем бик күп. Анда йә сине үтерәләр, йә син үтерәсең... Мине үтермәгәннәр. Мин исән, Ходай саклады. «Мин үтердем», – дип мактанып утыра алмыйм бит инде 90ны тутырганда. Шуңа, зинһар дөрес аңлагыз, искә дә аласым килми.

Балтыйк буенда диңгез пехотасында юнга булып хезмәт иткән үсмер егетнең яшьлеген урлаган бу сугыш турында сөйлисе килмәү бер дә гаҗәп түгел инде анысы.

Ә бит ул – бөек Ватан сугышы ветераны, гвардия капитан лейтенанты. Кителендәге Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнарын һәм күп кенә медальләрен дә «күкрәгең киң, буш тормасын», дип кенә бирмәгәннәр аңа. Алар барысы да – түгелгән кан һәм тир өчен. Озак көтелгән Җиңү көнен Руф Зиннуров Кенигсберг шәһәрендә каршылый. Ветеранга сугыш елларын искә алу чынлап та бүген бик авыр. Бу хакта уйласа да, кан басымы күтәрелә, йөрәге кага башлый аның. Артык күп корбаннар бәрабәренә, якын дуслар, туганнар, дистә миллионнар гомере белән түләнде шул бу җиңү. Күз алдыңда кичә бер котелоктан ашаган дусларыңнан бүген туфрак өеме генә калу белән ничек килешәсең ди?! Шуңа да тормышының бу канлы фаҗигале битләрен тизрәк ябып куярга ашыга ветеран. Балачагын, әтиле-әниле балчагын күбрәк сагына ул. Тик анысы да кайгы белән тулган.

 

Балачакка – кара нокта

Руф аганың балачагы колхозлашу елларына туры килгән. Әтисе Хәлил ага милиция начальнигы була. Ләкин халык дошманнары – кулаклар– яңа тормыш өчен җан атып йөргән милиционерны үтереп, суга ташлыйлар. Әтисенең гәүдәсен Әй суыннан тартып чыгарган көн ун яшьлек Руфның бәхетле балачагына кара нокта куя. Әнисе Шәмсия апаның бер мизгел эчендә кап-кара чәчләре ап-ак була. Бу мизгелдә әтисез генә түгел, әнисез дә кала өч бала: Руф һәм аның энесе белән сеңлесе. Әниләре бу кайгыдан мантый алмый. Балаларын карарлык көче калмый. Кечкенәләрне туганнары тәрбиягә ала. Олы малай Руфны балалар йортына җибәрәләр. Ятимлекнең бөтен ачысын татып үскән малай үлгән әтисе рухы, авыру әнисе алдында һәм үз-үзенә тормышта югалып калмаска ант бирә. Һәм гомере буе шул антына тугры булып кала.

Бөек Ватан сугышыннан соң Балтыйк диңгезе һавасын шактый иснәгән егет Ленинград хәрби диңгез училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, Җир шарының шактый диңгезләрен аркылыга-буйга иңли.

 

Җырлап уза гомер

Хәрби киемне ул язмышы кушканга, чоры шундый булганга гына кия. Ә болай Салават Юлаев якташы булган, Урал тауларына сыенып утырган Лаклы авылында туган егетнең күңелендә моң ташып тора. Ул аларны җыр итеп тә суза, шигырь итеп тә тезә. Ләкин аның үзешчән генә булып каласы килми. Ул бу вакытта татар мәдәнияте һәм сәнгатенең үзәге Казанга килгән була. Педагогия институтының музыка факультетына укырга керә. Сара Садыйкованың шәкерте булу бәхете дә тия аңа. Урал таулары шикелле горур егетнең тавышы да мәгърур була, шуңа операда да җырларга туры килә. Җырлап йөри торгач, җанында йөрткән шигырьләре үпкәләгән сыман тоела Руфка. Һәм ул, аларның күңелен күрер өчен, Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Бүген Руф ага – төрле нәшриятларда чыккан алты китап авторы. 20ләп шигыренә җыр язылган аның.


Мин яратам
Мин тормышка гашыйк булып яшим.
Яшь гомерем күптән үтсә дә.
Бу дөньяга җәфаланып дәшмим,
Газиз башым ниләр күрсә дә.

Мин гашыйкмын яшел болыннарга,
Мин гашыйкмын зәңгәр күлләргә.
Мин сокланам аккан болытларга,
Мин гашыйкмын айлы күкләргә.

Йолдызлардан мин нур алам,
Чәчәкләрдән алам гүзәллек.
Мин очамын офыкларга таба,
Язган шигыремә бизәлеп.

Руф Зиннуров.


Ләкин ветеранның тынгысыз күңеле җырлап шигырь язып кына түгел, кешелеккә тагын да ниндидер бер файда итәсе килү уе белән яна. Сугыш вакытында бик күп җимереклекләр күргәнгәме, төзүче булу теләге уяна егеттә. Казан архитектура төзелеш институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, 47 ел буе Казанның бер төзелеш проектында эшли. Генераль директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Казан урамнарында аларның проекты буенча төзелгән йортлар күп. Хәтта башкалабызның атаклы Зур концертлар залы да алар кулы аша узган. Бүген ул – Казан шәһәренең мактаулы гражданы.

Руф ага гаилә бәхетен дә Казанда таба. 40 яшендә Ләлә исемле табибә кыз белән никахлаша (быел алтын туйлары). Мәхәббәт җимешләре булып кызлары Земфира тугач, ата кешенең бәхете тәмам түгәрәкләнә. Ул кызын да үзе шикелле тормышның матурлыгын күреп яшәргә өйрәтә. Ә кызы бу матурлыкны күреп кенә калмый, аны бүтәннәргә дә җиткерер өчен, киндергә төшерә башлый. Рәссам кызы – Руф аганың иң зур горурлыгы. Бердәнбер оныгын да ярата Руф бабай. Шуңа да ул укый торган Халыкара сервис колледжы – аның шефка алган уку йортларының беренчесе. Тик соңгысы түгел. «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» дип, нәкъ менә аның кебекләргә әйтәләрдер ул. Тимерче, киномеханик, электрик, җырчы, шагыйрь, спортчы. Ял иткәндә кулына гармунын алып, йә моңлы татар көйләрен, йә озын башкорт җырларын сузып җибәрә.
– Җыр миңа ятим малайга яшәргә ярдәм итте. Элек бии дә идем, хәзер авырталар, – дип, аякларын шаяртып ачуланып та алды. – Уңышларымның сере – җырда, халкым моңнарында.
Һәм болар да буш сүзләр түгел. Хәрби дәрәҗәсе гвардия капитан лейтенант булган ветеранның тыныч тормышта да даны зур. Ул – Россиянең атказанган төзүчесе, Дәүләт премиясе лауреаты. Беренче компьютерларда табибларның белемен тикшерү программасын эшләгән өчен биргәннәр ул зур бүләкне.

 

Кайда – ул, шунда – җиңү

Руф абый миндәй журналист халкы өчен (укучылар өчен дә дип уйлыйм) зур табыш булды. Сөйләшергә дә ачык. Хәтеренә дә күз тимәсен. Җанында – дөнья гаме. Бүген дә яшьләрчә төз гәүдәле, көр күңелле. Халыклар дуслыгы йортында да үз кеше икән ул. Ике кардәш халык: татар белән башкортны тагын да ныграк дуслаштырыр өчен тырышып йөри. Тынычлыкның нигезендә дуслык ятканын ут-суларны кичеп исән калган ветераннан да ныграк кем аңласын.

Кеше яшьләрне яратмый, аларны аңламый башлагач, картая, диләр. Руф аганы бу билгеләмә буенча карт кеше дип булмый. Ул яшьләрне ярата. Аларның һәрберсен үзенең оныгы, туруны дип саный. Яшьләрдән ак көнләшү белән бераз көнләшә дә. «Аларның барысы да алда, безнең генә юллар кыскара. Өлкәннәрне хөрмәт итеп яшәсәләр, үзләрен дә зурларлар, һәрнәрсә үзеңнән башлана», – ди ветеран, очрашуларда үгет-нәсыйхәт биреп. Ә бу акылны аңа әнисе әйткән булган. Ә ул гомер буе әнисенең сүзләреннән чыкмаган. Шигырьләрендә аңа чиксез мәхәббәт саклаган.

Шундый уңышлы гомер кичергән ветеранның үкенече юктыр дип уйлаган идем. Бар икән. «Әгәр дә балачакта әти-әнием исән булып, сугыш афәтен күрергә язмаган булса, мин күпкә бәхетлерәк булыр идем, – диде ул. – Бүтән сугышларны күрергә язмасын беркемгә дә. Дөньядагы иң куркыныч нәрсә ул – сугыш», – диде ветеран, саубуллашканда.

Үзе дә бармагы кыймылдаганга гына, башка сугышчылар белән бергә туганнар каберлегенә җирләнмичә, очраклы рәвештә генә исән калган ветеранның иң зур теләге дә шул бүген.

Руф аганың орден-медальләре бик күп. Алар янына әле быел гына яңасы да өстәлгән. Диңгез пехотасында хезмәт иткән өчен биргәннәр аны – «Кайда – без, шунда – җиңү» дип язылган бу медальгә. Ә бит бу сүзләр тиздән олы юбилеен билгеләп үтәчәк озын гомер юлы узган сугыш һәм хезмәт ветераны Руф Хәлил улы Зиннуровның тормыш шигаре дә.

Дамир Бәдриев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading