16+

Кайсы очракта социаль пакеттан баш тартырга ярамый?

Билгеле бер авырулардан интегүчеләргә дәүләт социаль гарантияләр, ягъни бушлай дарулар тәкъдим итә. Әмма кайберәүләр акча алу яклы. Шуны истән чыгармаска кирәк: ул акча һәрвакытта да кирәкле даруны сатып алырга җитмәве ихтимал.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сүзләренчә, республика халкының гомер озынлыгы арта бара. Әмма моңа карап кына авырулар чигенми.

- 60 яшьтән узганнарда кимендә ике-өчен хроник авыру исәпләнә. Яшь барган саен дарулар алу актуальләшә генә бара, - ди Фәридә Яркәева.

Мисалга, яман шеш авыруы. Аны заманча медицина ярдәмендә дәваларга мөмкин. Кайвакытта рак диагнозы куелган кешеләр еллар дәвамында бер төрле дарулар ярдәмендә дәвалана һәм кинәт кенә ул авыру тагын да киң колач җәергә мөмкин. Кешеләр кыйммәтле дарулар сатып алу өчен кредитлар ала, бурычка бата.

Шикәр авыруы да шундый ук куркыныч чирләр рәтендә. Соңгы биш елда гына да әлеге авырудан интегүчеләр 20 процентка арткан.

Бәла агач башыннан йөрми, ди халык. Кемнең кайчан нәрсәдән авырып китәчәген яисә авыруның көчәюен алдан әйтеп булмый. Шуңа да социаль пакеттан баш тартып, бушлай дарулар алудан мәхрүм калмау хәерле. Моның өчен Пенсия фондына 1 октябрьгә кадәр гариза язу да җитә.

Социаль пакетка рецепт буенча бирелә торган дарулардан тыш, шифаханәләргә юлламалар, дәвалану урынына тимер юл транспортында яисә шәһәрара транспортында бушлай барып-кайту керә.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading