16+

«Кайсы очрашуның соңгысы икәнлеген беребез дә белмибез шул»

– Дустымны югалттым. Бер уйламаганда китте дә барды... Кайсы очрашуның соңгысы икәнлеген беребез дә белмибез шул... Илдар Шамгунов минем иң якын дустым иде. Аның турында сөйлисем килә, ә күңелемдәге кичерешләр бураны сүзләргә генә сыймый. Сина аны бер генә тапкыр гына булса да күрергә кирәк иде, – дип сүзен башлады яңа танышым, озак еллар суд сис­темасында эшләгән Зөфәр Гайфуллин.

«Кайсы очрашуның соңгысы икәнлеген беребез дә белмибез шул»

– Дустымны югалттым. Бер уйламаганда китте дә барды... Кайсы очрашуның соңгысы икәнлеген беребез дә белмибез шул... Илдар Шамгунов минем иң якын дустым иде. Аның турында сөйлисем килә, ә күңелемдәге кичерешләр бураны сүзләргә генә сыймый. Сина аны бер генә тапкыр гына булса да күрергә кирәк иде, – дип сүзен башлады яңа танышым, озак еллар суд сис­темасында эшләгән Зөфәр Гайфуллин.

Илдар Шамгунов 30 ел Татарстанның югары суды сис­те­масында эшләгән, 1997 елдан алып 2013 елга хәтле Авиатөзелеш районы судының җитәкчесе булган хөрмәтле кеше. Аның турында төрле елларда матбугат битләрендә чыккан язмалар белән танышып утырам.

 «Миңа кемдер, мине сатып алырга акча җыя икән, дигән хәбәр килеп иреште. 27 ел буена мине беркем дә сатып ала алмады, 28нче елда гына бу хәл булмас. Әгәр дә бу сүз чынбарлыкка туры килә икән, акчагызны җилгә очыру гына була. Монда беркем акча тапшырмады һәм тапшыр­маячак», – ди Илдар Шамгунов утырышларның берсендә.

«Моңарчы бу хәтле ачык белдерү ишеткән юк иде әле, диделәр прокуратура хезмәткәрләре» дип яза «Вечерняя Казань» газетасы.

– Гаделлек өчен акыл, тәрбия­лелек белән көрәште ул, – ди Зө­фәр Гайфуллин дусты турында. – Без аның белән танышканда, ул әле яшь егет иде. Бер кабинетта утырып эшләргә туры килде безгә. Яшь кеше, яңа кеше, әлбәттә инде, сынап карыйм. Гади кеше буларак та, һөнәри яктан да бәя бирәсе килә. Аны якыннанрак белгән саен, кабат-кабат хәйран калам. Фикерләү, тормышка караш, карарлар кабул итү – тәҗрибәле өлкән кешеләрнеке кебек. Бик күп материал, мәгъ­лүмат арасыннан ул төп асылны аерып ала һәм беркайчан да ялгышмый иде. Ул вакытта Югары суд системасында 25ләп кенә кеше, аралашып торабыз. Илдарның һәркем белән тигез мөнәсәбәттә булуына соклана идем. Мин аның бервакытта да кешегә тавыш күтәреп эндәшкәнен хәтерләмим. Кайда гына, нинди генә эш урыны биләмәсен, кешеләргә карата хөрмәт, гаделлек, һөнәри осталык һәм искитмәле көчле оештыру сәләте һәрвакыт аның белән булды. Отставкага киткәч тә, суд системасыннан аерылмады. Өлкәннәрне җыеп, очрашулар үткәрде. Без аны көтеп тора идек...

Үлем белән яшәү арасының бер мизгел икәнен беләбез, аңлыйбыз, шулай да аны беркем көтми. Якыннарны югалткач, тормыш кыйммәтләре үзгәрә дә куя. Кемнәр килә дә, кемнәр китә дигән уйлар дә бәргәли. Гел асыл егетләр китә кебек. Быел көзгә әле аңа 62 яшь кенә туласы булган... Хатыны Фәридә ханым, дусты Зөфәр Гайфуллиннан бик күп яхшы сүзләр ишеттем. Илдар әфәнде белән исән вакытта күрешеп сөйләшеп булмавына да үкендем. Зөфәр Гайфуллин дөрес әйтә, очрашырга насыйп булган булса, ул минем күңелдә дә кояш кабызган булыр иде. Бер очрашу – бер гомер дип юкка гына әйтмиләр. Авыр туфрагың җиңел булсын, Илдар әфәнде...

Фотода Илдар әфәнде хатыны Фәридә ханым белән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы кеше иде ул. Авыр туфрагы жингел булсын иде Ильдар Габдрахмановичнын

    Мөһим

    loading