Шәһри Казан

«Каюм Насыйрига әйтергә теләгән сүзләрне Эльмира Шәрифуллина әйтеп бирде»

14 февраль – Каюм Насыйриның тууына 195 ел

Яшел Үзән районында бардыр бер авыл, Олы Ачасыр, диләр. Күпләргә ул Каюм Насыйри исемендәге музей-утары белән дә таныш. Ел саен биредә 800гә якын турист кунак була. Бу юлы да утар кунаклар җыйды. Музейда шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Туристлар Олы Ачасырны күрергә килә

Мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган җире – күрше Шырдан авылы, анда Каюм бабай үзе казып калдырган кое да саклана. Авыл халкы аны гел карап тора, әле былтыр гына кое­ны төзекләндергәннәр. Әлеге музей булган йорт – Каюм Насыйриның туган нигезе. 1947 елда Ачасырда яшәгән Габделгани абзый аны Шырданнан, Каюм Насыйриның абыйсыннан сатып алып күчереп сала. Йорт белән бергә өйдәге җиһазлар, шул исәптән Каюм бабайның истәлекләре дә яңа хуҗаларга күчә. Бу экспонатлар – Каюм Насыйриның үз кулы белән ясаган көзгесе, савыт-саба шкафы, диван-кәнәфие, сәкесе – бүген дә саклана. Баксаң, Каюм Насыйри акыл хезмәтеннән туктаган арада агачтан төрле әйберләр ясау белән дә мавыккан.
Олы Ачасыр мәктәбендә 42 ел немец телен укыткан, бүген лаеклы ялдагы укытучы Алсу апа Шәйхуллина да яхшы хәтерли бу ызбаны. «Гади йорт иде ул башта. Аннары музей-утар итеп үзгәртелгәч, без укучылар белән ешрак килеп йөри башладык. Бирегә хәзер төрле илләрдән турист­лар килә. Немецлар Ачасыр халкының Гёте, Шиллер кебек танылган шәхесләре аша таныш булуын белгәч, безгә тагын да хөрмәт белән карый. Хәтта Татарстанга да беренче чиратта Казанны, аннары Олы Ачасырны күрергә киләбез дип әйтәләр икән», – ди Алсу апа.

Йорт 1997 елда музей итеп үзгәртелгән. Бу эштә шушы авылда туып-үскән Татарстанның Милли музеен­да фәнни хезмәткәр Рәмзия Абзалина зур көч куйган. Музейда 19 йөз ахыры-20 йөз башына караган гади авыл кешесенең тормышын чагылдырган меңнән артык экспонат урын алган. Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы мөдире Рәзинә Гатиятуллина әйтүенчә, бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илдән дә туристлар килә. Былтыр Кытай, Германиядән кунак булганнар. Туристлар мичтә пешкән бәрәңгедән, коймак­лардан авыз итә, кәбес­тә төеп карый. Каюм Насыйри рецепты буенча әзерләнгән чәй эчә. «Ел саен үләннәр җыеп, аларны караңгы урында киптерәбез. Каюм Насыйри: «Иң файдалысы – үз тирәңдә үскән үләннәр», – дип язып калдырган. Ул өйрәткән ысулларга нигезләнеп зәңгәр, сары мәтрүшкә, бөтнек, юкә чәчәген пешереп чәйләр әзерлибез. Ул безнең бренд кебек. Бу чәйне федераль Сабан туенда да тәкъдим иткән идек», – ди Рәзинә ханым. Музейда Каюм бабайның гарәп графикасы белән язылган үзе төзегән русча-татарча сүзлеге дә бар. Уникаль экспонатларның берсе – укымышлы бер авылдашлары бүләк итеп калдырган муенга аса торган кечкенә генә Коръәнчек. «Музейда гел төрле чаралар уздырабыз. Киләчәктә дә тарихны сакларбыз, экспонатларны яңартып торабыз», – ди музей хезмәткәрләре.

«Байлык – җиде кат йозак астында»

Каюм Насыйриның Казанда да музее бар. Галим ул йортта 15 елдан артык яшәгән. Нигезен яңартып, музей булдырганнар. Казандагы музейның җитәкчесе Раушания Шәфигуллина Каюм Насыйри турында бик горурланып сөйли. «Музейга килгән кешеләр дә: «Ничек шул дәрәҗәдә киң кырлы шәхес булырга мөмкин?»– дип гаҗәпләнеп китәләр Каюм Насыйрига.

Мәгъ­рифәтче математика, география, биология бе­лән дә кызыксынган. Тел-әдә­бият мәсьәләсенә дә битараф булмаган. Бик күп телләр белгән. Моннан тыш үзлектән рус телен дә өйрәнгән. Мәгъ­рифәтче Утыз Имәнинең: «Мөселман кешесенә 40 фарыз тиеш булса, безнең заманда 41нче фарыз – рус телен өйрәнү дә тиеш иде, чөнки дөньяви фәннәр иленә юл ачучы – рус теле булган», – дигән сүзләре бар.

Реклама

Каюм Насыйри исә Казан император университетына ирекле тыңлау­чы булып барган, археология, этнография һәм тарих җәмгыя­тенең бик актив бер вәкиленә әйләнгән. Гомеренең азагына кадәр шунда эшләгән. Рус телендә язган фәнни хезмәтләре Санкт-Петербургта басылып чыккан. Газета-журналлар басыла башлаганчы, 24 ел буе зур фидакарьлек куеп, фәнни-популяр өстәл календарьлары чыгарган.

Анда Казан губерниясенең беренче картасын, төрле илләрдәге сәгатьләр аермасының сәбәпләрен, тагын бик күп фәнни ачышларны укырга була. Ә иң зур ачышы – Каюм Насыйри дөнья­ви фәннәрне кайтаруга зур өлеш керткән. Һәм ул сезнең якташыгыз, аның белән чын мәгънәсендә горурланабыз», – ди Рау­шания ханым. Ул яшьләрне гарәп язуын өйрәнергә өндәде: «Мирасыбыз фондларда саклана. Анда күпме байлыгыбыз. Тик ул байлык – җиде кат йозак астында. Яшьләргә гарәп графикасын үзләштерергә, тарихны өйрәнергә кирәк», – диде ул.

Раушания апа Яшел Үзән ягы шагыйре – Фаил Шәфигуллин белән шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның кызы. Әдәбиятка булган мәхәббәт тә гаиләдән салынгандыр аңа. Эльмира ханым Ачасыр халкына үзен якын итүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. «Сез мине килен буларак якын күрәсез, Фаилне дә хөрмәтләп торасыз. Район үзәгендә аның исемендә китапханә, музей да бар», – диде ул чыгышында.

«Без теләгәнне поэмасында әйтеп бирде»

Ачасырга җыелуның төп сәбәбе – Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» китабын тәкъдим итү иде. Эльмира ханым әлеге әсәрне очрак­лы гына язмаган. «Мәгариф» журналында эшләгән чагында Шырданнан редакциягә хат килә. Анда «Безнең авылда Каюм Насыйриның үз куллары белән казыган коесы бар һәм аннан халык бүген дә файдалана», – дип язылган була. 100 елдан артык тарихы булган бу кое турында белгәч, Эльмира ханым әлеге поэмасын иҗат итә:

«Насыйрилар нәсел агачының
Бер тылсымы булып,
Ядкаре, нуры булып
изге гамәлләрнең,
Бер әдәбе булып,
Әхлагы –
Исән калган кое.
Һәм бүген дә тибеп тора
көчле чишмәсе».

Сүз уңаеннан, быел милли музей Эльмира Шәрифуллинаны Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим итәргә җыена. Шагыйрәнең иҗатында Тукай белән бәйле шигырьләре җитәрлек. Тукайның әнисе Бибимәмдүдә турында да беренчеләрдән булып әсәр иҗат итүчеләрнең берсе ул. Тукай нәсел җебенең укучылары белән аралашып, Мәмдүдәнең каберен дә зиярәт кылган. Әхлаклылыкка, әдәплелеккә өндәгән әсәрләре җитәрлек. Тән чисталыгын гына түгел, рухи чисталыкны сакларга ярдәм иткән гади комган, әниләре ташлап калдырган бала рәнҗеше, әни сүзен җилгә очырган буын турындагы шигырьләрен әйтәсеңме. «Элек авылларда аксакаллар, ак аяулыклы әбиләр бар иде. Урамнан берәү тәмәке тартып барса, алар туктата да шелтә белдерә, тиешле сүзен әйтә. Күп очракта әти-әни әйткәнгә караганда, чит кешенең сүзе ныграк тәэсир итә бит. Үзебезнең балаларыбызны шәфкатьле, мәгърифәтле итеп, ана телебезне өйрәтеп үстерсәк иде», – дип, теләкләрен җиткерде Эльмира ханым. Аның әсәрләрен талантлы нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, мәктәп укучылары укыдылар. Ачасыр халкы шагыйрәгә кызыксындырган сорауларын бирде. Бер күрешү – бер гомер, дип юкка әйтмиләрдер, күрәсең. Истәлекләргә уралган, рәхәт, ихлас очрашу булды бу. «Без якташыбыз Каюм Насыйрига әйтергә теләгән сүзләрне шагыйрә Эльмира Шәрифуллина поэмасында әйтеп бирде», – диде ачасырлылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: