16+

Каз өмәләрен сагынып: берсе казның эчен чистарта, икенчесе эчәктән май аера...

Татар халкының чал тарихы буыннан-буынга, гасырдан-гасырга тапшырылып, тупланып, баетылып килгән мирасы, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Авыр эшләрне җиңеләйтү йөзеннән халык өмәләр үткәргән. Безнең Чистай районы Татар Сарсазы авылында шушындый өмәләр бүгенгә кадәр сакланып килә. Шуларның берсе – Каз өмәсе.

Татар халкының чал тарихы буыннан-буынга, гасырдан-гасырга тапшырылып, тупланып, баетылып килгән мирасы, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Авыр эшләрне җиңеләйтү йөзеннән халык өмәләр үткәргән. Безнең Чистай районы Татар Сарсазы авылында шушындый өмәләр бүгенгә кадәр сакланып килә. Шуларның берсе – Каз өмәсе.

Кар явып, беренче салкыннар төшкәч, авылларда башлана өмә. Кыш кергәндә өлгереп җиткән казларны өмә җыеп эшкәртү ул Каз өмәсе. Аның үзенең йоласы, тәртибе бар. Эш ул бергәләп эшләгәндә генә үрчемле була димәктән, Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә элек-электән матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булып торган. Ә эшенә килгәндә – күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган.

Элек каз өмәсен бигрәк тә кызлар аеруча көтеп ала торган булган. Кызларның уңганнары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткән. Өмәдән читтә калмас өчен, алар бәпкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз катып куйган. Өмәгә чакырмасаң, үпкәләгәннәр дә әле. Чөнки каз өмәсендә катнашу кызлар өчен дан һәм дәрәҗә саналган, уңган кызларны гына чакырганнар анда. Иң өлгер һәм үткер, эшнең рәтен белә торган бер кыз өмә башлыгы булган. Ул алдан ук килеп, эшкә кирәкле савыт-сабаларны, каз йонын тутыру өчен мендәр тышларын, җәймәләрне барлап куя торган булган.

Иртәгә өмә дигән көнне хуҗалар казларны бәкедә, йә елгада коендырып кайтса, йоннары да чистарак була, эшкәртергә дә уңай. Аннан өмәчеләр чакырыла инде. Иртән барысы да өмә булган йортка җыела. Чалучыны сөйләндереп торырга кирәк, монысы ите йомшак булсын өчен. Ул тешен кысып чала икән, казның ите каты була дигән гыйбәрә бар кайбер якларда.

Каз эшкәртү процессы бик катлаулы. Бар түшкәләрне дә мич ягып җылытылган өйгә, йә мунчага алып керәләр. Менә шунда башлана инде эш без – хатын-кызларга! Берсе казның эчен чистарта, икенчесе эчәктән май аера. (Маен аеру өчен башта казларның түшкәсен ярып салкынга чыгарып куялар. Туң майны аралавы уңайрак була), өченчесе түшкә юа, дүртенчесе баш чистарта. Казның башын да, аягын да – бер җирен дә ташламыйлар, бөтенесен эшкәртәләр. Ә мае!..

Казларны йолкып, эчен-башын чистартып бетергәч, күмәкләп җырлый-җырлый, уен-көлке сөйләшеп, каз түшкәләрен парлап-парлап көянтә башына элеп, су буена алып төшәләр. Шул суда казларны юганнан соң кайту юлында киләсе елда да казлар күп булсын, дип, каз каурыйларын юлга сибә-сибә кайту да Каз өмәсенең бер йоласы. 

Каз өмәсендә юраулар кайчагында юш та килгән. Каз йолкыганда әгәр дә берәрсенең казы йонга төшсә, шул кыз бу елда кияүгә китә дип ышанганнар.
Гадәттә, гармуннар тартып, кызлар белән бергә егетләр дә чишмәгә төшкән. Авылларда, шул исәптән безнең авылда да, хәзер дә, казлары күп булган гаиләләрдә каз өмәләре бик күңелле үтә. Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп тора. Кичен зур бәлеш пешерелә. Ул вакытта инде өмәчеләр үзләренең ирләре белән ашка килә. 

...Каз – ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны, әлбәттә бик теләп асраган. Ә халкыбыз тарихында каз, аеруча ана каз, бик мөһим роль уйнаган. Татар өен каз йоны, мамыгы тутырылган ястык-түшәкләрдән, өстенә ак челтәр ябылып күпертеп куелган йомшак мендәрләрдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Аннары каз итеннән бик оста итеп аш-су әзерләгәннәр: каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз дисеңме. Каз маен хәтта дәвалау өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр, салкын тигәндә дә каз мае эретеп эчкәннәр.

Инде борынгы йолаларга килсәк тә, каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Пар мендәрләр, юрганнар белән кызны кияү йортына озатканнар. Татар туйлары кода-кодагыйларның пар казлары белән дан тота. Туй мәҗлесенең иң олы, затлы күчтәнәче пар каз санала. Ә пар казны бүлү исә бик мөхтәрәм һәм оста кешегә генә кушыла. Монда да татар халкының уңганлыгы-булганлыгы сынала.

Бу язмамны язганда балачагым, әбиемнең алдан ук читәннән үргән ояларны хәстәрләп куюы, ана казны кадерләп кенә йомыркалар өстенә утыртуы күз алдымнан үтте. Каз йомыркалар өстендә утырган чакта, карават янына да аяк очларына гына басып бара идек. Ул бер изге урынга әйләнә иде. Өйдә шауларга, кычкырып сөйләшергә дә ярамый – ана казның куркуы, йомыркаларына зыян килүе бар, дип әйтә иде әби. Без алты бала бит әле!

Инде дә килеп каз бәбкәләре борын тишә башлавын ничек сабырсызланып көтә идек без. Йомырканы тишеп чыккан хәлсез томшыкка әби әкрен генә, тел очыннан гына төшереп су тидереп ала, гел карап, барлап тора иде. Чыккан берен мич башына алдан әзерләнгән җылы урынга, бүрек эченә куя... 

Беренче тапкыр бәпкәләрен күргән ата казның кыланмышлары үзе бер спектакль. Шатлыгыннан тыпыр-тыпыр бии ул, ә әбнең такмак әйтеп торганы хәтердә. 

Каз өмәләре – көзге муллык билгесе. Халкыбызның борынгыдан килгән йоласы хәзер татарлар гына яшәгән авылларда түгел, башка милләт халыклары да дус, тату, бердәм гомер сөргән авылларның да яраткан бәйрәменә әверелде. Халкыбызның рухы, матурлыгы иң элек әнә шундый халык бәйрәмнәрендә чагыла да инде ул.

Миңзифа Әхмәтшина

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading