16+

Казан 182 көнне саный башлады

Татарстан башкаласының юл оешмалары диспетчерлык хезмәтләре 15 октябрьдән кышкы чордагы тәүлеклек эш режимына күчте. Бу 182 көнне тәшкил итә.

Казан 182 көнне саный башлады

Татарстан башкаласының юл оешмалары диспетчерлык хезмәтләре 15 октябрьдән кышкы чордагы тәүлеклек эш режимына күчте. Бу 182 көнне тәшкил итә.

Эх, нигә бездә кышкы чор 82 көн генә түгел икән, диярсең. «Эшлекле дүшәмбе»  киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин, һәр елның кышы шәһәр хуҗалыгы алдына сынаулар куйса да, имтиханны җиңеп чыгарбыз, дип ышандырды.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин Казанда юл хуҗалыгы техника паркын яңартуга зур ярдәм күрсәтә, – дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә мэр Илсур Метшин.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, юл оешмаларындагы техниканың 90 проценты кышкы чордагы эшкә әзерләнгән инде, машиналарга агрегатлар беркетү һәм көйләү дәвам итә.

– Казанда 21 миллион квадрат метр мәйдан кардан җыештырыла, бу эшне 600 эшче башкарачак, 550 берәмлек техника файдаланылачак. Һава торышы кискен начарланып киткән көннәргә «Буран»  планы гамәлдә, мондый очракларда башка предприятиеләр ярдәмендә 1000 техника җәлеп ителә, – диде Игорь Куляжев.

Бозлавыкка каршы 75 мең тонна тоз-ком катнашмасы һәм 6,5 мең тонна реагент хәстәрләнгән. Ел ахырына кадәр тагын 13 мең тонна реагент кайтартыла.

Узган кышта башкала территориясеннән 850 мең тонна кар чыгарылган. Кар 6 эретү камерасына китерелә. Явым-төшем күп булган көннәрдә кар 8 урынга вакытлыча өеп торыла. Әлеге кар соңыннан барыбер дә эретү камераларына ташыла.

Тротуарларны җыештыру чете­рек­ле мәсьәлә булып тора. Эшче куллар җитмәү сәбәпле, кар җәяүлеләр юлларына бозланып ката.
– Киләсе кыш өчен тагын 25 кече трактор һәм тротуарларны җыештыруга махсуслаштырылган 10 машина сатып алынды. Бу техника 320 кешелек эшче куллар кытлыгын киметәчәк. Җәяүлеләр юлларын барысы 90 берәмлек техника җыештырачак, – диде Игорь Куляжев.

Хәзер Транспорт министрлыгы, ЮХИДИ, шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты һәм районнар хакимиятләре вәкилләре катнашындагы комиссия подрядчы оешмалардагы техника паркының кышкы чордагы эшчәнлеккә әзерлеген тикшерә.

 

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading