Шәһри Казан

Казан аэропорты бер ел эчендә 3,4 млн пассажирга хезмәт күрсәткән

2019 елда Казан халыкара аэропорты 3 млн 470 мең 742 пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2018 елга караганда 10,5 процентка күбрәк, дип яза kzn.ru.

Эчке һава линияләрендә пассажирлар агымы 8 процентка артып, 2 млн 172 меңне тәшкил иткән. Халыкара маршрутларда узган ел 1 млн 298 мең 115 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Казан аэропортының маршрут челтәре барлыгы 85 юнәлештән тора, шуларның 45-е – халыкара.

Реклама

Россия эчендәге юнәлешләр арасында гадәттәгечә Сочи, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург популяр булды. Мәскәү, Краснодар, Уфа, Ростов-на-Дону, Новосибирск һәм башка юнәлешләрдәге рейсларга ихтыяҗ зур.

Халыкара рейслар арасында иң күп пассажирларга (588 мең 742) Анталья – Казан – Анталья маршрутында хезмәт күрсәтелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 29,5 процентка күбрәк. Прага, Стамбул, Бургас кебек юнәлешләрдә пассажирлар агымы артты, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: