16+

Казан автопаркына 40 яңа түбән идәнле автобус кайтты

Иртәгә Казанда 1 һәм 22 номерлы маршрутлар буенча 40 яңа түбән идәнле газ-моторлы автобуслар йөри башлаячак. Илсур Метшин ассызыклаганча, шәһәр субсидия алган һәм милли проект программасы буенча автобуслар бәясенең 60%-ын каплаган.

Казан автопаркына 40 яңа түбән идәнле автобус кайтты

Иртәгә Казанда 1 һәм 22 номерлы маршрутлар буенча 40 яңа түбән идәнле газ-моторлы автобуслар йөри башлаячак. Илсур Метшин ассызыклаганча, шәһәр субсидия алган һәм милли проект программасы буенча автобуслар бәясенең 60%-ын каплаган.

Казанга метанда эшләүче «НефАЗ» маркалы 40 яңа түбән идәнле автобус партиясе килде. Инде иртәгә үк алар шәһәр юлларына «ПАТП-2» хезмәт күрсәтә торган   ике озын популяр маршрут – 1-нче номерлы «Елга порты – Дәрвишләр» һәм 22-нче номерлы «Можайский урамы – Ферма-2» буенча чыгачак. «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында сатып алынган яңа техниканы бүген Казан Мэры Илсур Метшин карады.

Шәһәр халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне камилләштерү, шул исәптән газ-мотор ягулыгында автобусларны алыштыру һәм сатып алу буенча системалы эшне дәвам итә. Бу экологик яктан чиста автобуслар. Бу безнең «КамАЗ», ТР хөкүмәте һәм РФ белән уртак эшебез. Хәзер безнең автобусларның өчтән бере метанда эшли. Ил хөкүмәте ярдәмендә без субсидия алдык һәм милли проект буенча автобуслар бәясенең 60%-ын яптык. Автобуслар сатып алуга тотылган гомуми сумма 800 млн сумнан артык тәшкил итте, – диде шәһәр башлыгы.

Транспорт, икътисадый үсеш һәм сәүдә мәсьәләләрен алып баручы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренә караганда, Казанда метанда эшләүче автобуслар 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек чорында пәйда булган. «Бу автобуслар үзләрен яхшы яктан гына күрсәтте. «КамАЗ» ның төп партнеры һәм әлеге автобусларны җитештерүче белән бергә без даими диалогта торабыз һәм ниндидер вак җитешсезлекләрне камилләштерәбез. Гомумән алганда, автобуслар ягулыкны 2 тапкырдан артык экономияләргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте ул.

И. Метшинга түбән идәнле «НефАЗ» автобусларының 80 пассажирны сыйдыруы, хәрәкәтнең максималь тизлеге сәгатенә 80 км тәшкил итүе турында сөйләделәр. Транспорт инвалид коляскаларына керү һәм чыгу өчен аппарельләр, шулай ук кузовны мәҗбүри авыштыру системасы белән җиһазландырылган. Техника навигация системасы, электрон мәгълүмати табло, видеокүзәтү системасы, видеорегистраторлар, автоинформаторлар һәм җылыту приборлары белән тәэмин ителгән. Газ баллоннары тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турындагы техник регламент таләпләренә җавап бирә, ә автобусны эксплуатацияләү вакыты 10 елдан да ким түгел.

Яңа «НефАЗ» партиясен исәпкә алып, шәһәрдә 217 автобус газ-мотор ягулыгында йөриячәк. Алар дизель аналоглары белән чагыштырганда яхшыртылган. Әйтик, җыю вакытында заманча бизәү материаллары кулланылган, утыргычлар камилләштерелгән, машина йөртүче өчен өстәмә көзгеләр һәм яңа үрнәктәге прибор панеле барлыкка килгән, ә «Евро 5» класслы двигатель экологик яктан гына түгел, ә тавышсыз да булып санала.

И.Шакиров сүзләренә караганда, көн саен казанлыларны 738 автобус ташый. Алар 71 маршрут буенча кулланыла, шуларның 40%-ы «ПАТП-2»  муниципаль унитар предприятиесенә туры килә. Ел башыннан предприятие 36 млн пассажир күчергән. «Без 1-нче һәм 22-нче номерлы маршрутларны сайладык, чөнки алар «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» федераль программасы шартларына туры килә. Моннан тыш, алар халыкта кирәк һәм аларны алыштырудан эффект күп кенә пассажирлар өчен сизелерлек булачак», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

 Газ-моторлы автобусларда эшләү уңайлылыгын билгели торган машина йөртүчеләр паркны яңартуга уңай бәя бирде. «Автобус бик яхшы. Үзеңне самолеттагы кебек хис итәсең. Уңайлы утыргычлар, приборлар панеле – эш урыны күпкә уңайлырак. Элек булган автобуслар белән чагыштырганда, бу бик шәп транспорт, – дип фикерләре белән уртаклашты 1-нче номерлы автобусны йөртүчесе Нәҗип Тимермөхәммәтов.

И.Шакиров аңлатканча, тиздән заправкалар белән дә мәсьәлә хәл ителәчәк. Хәзергә алар дүртәү генә. «Якын арада без Васильченко урамындагы «Газпром»нан тагын бер метан станциясен эксплуатациягә тапшыруны көтәбез. Ул «ПАТП-2»  муниципаль унитар предприятиесе базасы белән якында гына урнашачак. Минемчә, аны керткәннән соң, ике ай дәвамында, барлык мәсьәләләр дә хәл ителәчәк», – дип шәрехләде ул.

Техниканы карау барышында И.Метшин 22-нче номерлы маршрут бригадиры Алексей Новиков белән сөйләште. Шәһәр башлыгы предприятие хезмәткәрләре өчен хезмәт шартлары белән кызыксынды. «Без уңайлы эш өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тырышабыз. Безнең машина йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 50 меңнән 65 мең сумга кадәр. Кадрлар агымы күзәтелми. Һәркемнең эшен җентекләп күзәтеп торабыз, шул исәптән кондукторларны да», – дип сөйләде ир-ат.

«Транспорт предприятиеләре җитәкчеләре һәм машина йөртүчеләр белән аралашып, без яңа бурыч куйдык. Кабатлана торган эссе җәй шартларында уңайлы түбән идәнле автобусларның безгә аз булуын аңладык. Киләсе адымыбыз – машина йөртүчеләрдә дә, салонда да кондиционерлар булдыру. Гомумән алганда, без яңа күчмә составны сатып алу буенча лидер булуыбызны дәвам итәбез. Бездә миллионлы шәһәрләр арасында иң яшь җәмәгать транспорты. Мөгаен, бары тик Мәскәү генә зур нәтиҗәләр белән мактана ала, ләкин анда мөмкинлекләр дә башка. Шуңа да карамастан, без иң яхшы тәҗрибәләргә омтылачакбыз», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.

Автобусларның киләсе яңартылуы 2022 елга планлаштырылган. Ташучылар 200 берәмлек җәмәгать транспортын алыштырачак. Барлык иске техниканы аукцион торгларда сату планлаштырыла.
http://kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading