16+

Казан белән Уфа арасына «Дуслык күпере» салдылар

Узган шимбәдә «Пирамида» концертлар залында «Дуслык күпере» II Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале узды.

Казан белән Уфа арасына «Дуслык күпере» салдылар

Узган шимбәдә «Пирамида» концертлар залында «Дуслык күпере» II Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале узды.

Татарстанның һәм Башкортстанның иң асыл артистларын барлаган зәвыклы җыр бәйрәме булды ул.

Һаумы, Казан!

Концерт Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрибҗанова белән Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Илһам Вәлиев башкаруындагы «Дуслык күпере» гимны белән тантаналы рәвештә ачылды. Бу кичәнең татарлар һәм башкортлар арасында дуслык хисен тагын да ныгыту өчен оештырылуына бер ишарә иде. Фестивальнең төп шигаре дә «Казан – Уфа арасы» дип атала иде. Фестиваль Рәшит Ваһапов фонды һәм «Глобэкс промоушен» тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ярдәме белән үткәрелде.


Алып баручылар – Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова белән Башкортстанның халык арти­с­ты Фирдат Галиев – тамашачыларны ике телдә сәламләде. Фирдат Галиев тырыша-тырыша татарча сөйләшсә, Гөлназ Сәфәрова чыгышын «Һаумы, Казан!» дип башлады. Кичә ике телдә баруга карамастан, Казан халкы башкортча яңгыраган мәзәкләрне дә бик җылы кабул итте.

Рөстәм Миңнеханов исеменнән тамашачыларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде.
– Күптән түгел Башкортстан 100 еллыгын билгеләп үтте. Киләсе елга Татарстан бер гасырлык юбилеен үткәрәчәк. Бу көннәрдә Башкортстанда Татарстан көннәре дә булачак әле. «Дуслык күпере» татар-башкорт арасында багланышларны тагын да ныгытыр, – диде Римма Ратникова.

Башкортстанда Татарстан көннәре соңгы тапкыр 31 ел элек үткәрелүен исәпкә алсак, бу ике республика өчен дә зур вакыйга булачак.


Радий Хәбиров исеменнән Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Асадуллин чыгыш ясады.
– Казанда бәйрәм булган вакытта, Уфа сөенеп тора. Шулай булырга тиеш тә – без бит аккошның ике канаты кебек. Безгә татар телендә мөрәҗәгать иткәндә, без – татар, башкортча сөйләшсәләр, без – башкорт. Дуслык юлыннан безне берәү дә тартып ала алмас, – диде Раил Асадуллин.

Зөһрә Сәхабиева белән Элвин Грейның уртак хыялы
Узган ел фестивальдә җырчыларның дүрт буыны катнашса, быел биш буын җырлады. Иң өлкәннәре – Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева, РСФСРның һәм Башкорт­станның халык артисты Фидан Гафаров. Зөһрә Сәхабиева әйтүенчә, алар ире Хәйдәр Бигичев белән кайчандыр менә шундый «Дуслык күпере» чарасы турында хыялланган булган.

Икенче буын – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык арти­с­ты Нәфкать Нигъмәтуллин, өченче буын – Татарстанның һәм Башкорт­станның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова. Дүртенче буын – Ваһапов фестивале йолдызлары – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габ­базовлар бар иде. Концерт алдыннан узган матбугат конференциясе вакытында бишенче буын артистлары исемнәрен яшереп тоттылар. Бу үзенчә бер интрига иде. «Бер тапкыр да күрмәгән, ишетмәгән, ләкин татар-башкорт эстрадасында бик өметле яшьләрне дә күрәчәксез», – дигән иде ул вакытта «Дуслык күпере» проектының идея авторы һәм сопродюсеры Рифат Фәттахов.
Шулай итеп, тамашачы иҗат юлын Башкортстанда башлаган яшь җырчы Илнур Рамазанов белән танышты. Алмаз һәм Айдар Юнысов­ларны Казан халкы ишетеп белә иде инде. Аларның «Кил инде» җыры һәрдаим телевизор экраннарында балкый. Ни кызык, яшьләр заманча, биетә торган җырлар башкарсалар да, сәхнәдә модалы, ләкин килешле кием белән чыкканнар иде. Чыгышларында да үзләрен югары дәрәҗәдә тотты егетләр.

Ләкин ни дисәк тә, алар Башкорт­станның атказанган артисты Элвин Грей – Радик Юльякшинга җитми әле. Алып баручыларның «Сәхнәгә Радик чыга!» диюләре булды – зәвык белән киенгән 45-50 яшьлек җитди ханымнар да, кулларын күтәреп, урыннарыннан сикереп тордылар. Аяклары белән тыпырдап, бии үк башладылар.

– Татарстан белән Башкортстан катнашында уртак бер зур концерт оештырасы иде дип күптәннән хыял­ланып йөрдем. Аллага шөкер, ул тормышка ашты. Безнең җырыбыз, моңыбыз мәңге яшәсен! – дип, Радик җырын көйсез дә башкарды әле.

Чыгышын тәмамлагач, егетне чә­чәк бәйләмнәренә күмделәр. Ханымнарның үбүеннән җырчының ике як бит очлары алма кебек кызарып беткән иде. Менә сиңа тамашачы мәхәббәте!
Баллы камыр әйбере пешергәндә, ризык тәме тагын да ныграк сизелсен өчен, бер чеметем тоз салалар бит әле. Башка бер генә башкаручыга да охшамаган, үз йөзе, үз юнәлеше булган «Аргымак» этно-рок төркеме әнә шул тоз вазифасын үтәде «Дуслык күпере»ндә. Алар, башкорт фольклорына бераз гына рок алымнарын өстәп, курай, думбра, кыл кубыз уен кораллары ярдәмендә һәм тамак төбе белән җырлап, заманча яңгырашлы музыка тудыра. Узган ел аларны «Дуслык күпере»нең Мәскәүдәге чыгышында күреп булган иде. Күптән түгел «Аргымак» Согуд Гарәбстанында узган «Весенний кочевник» халыкара фестивалендә Гран-при алып кайткан иде әле.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм «Мирас» Башкортстан җыр һәм бию фольклор ансамбле чыгышы ике милләтнең мәдәни аермалыкларын һәм уртаклыкларын чагылдыручы ачык бер мисал иде. Ансамбльләр ике дустанә халыкның иң күркәм сыйфатларын ачып бирә алды.

Бер сүз белән әйткәндә, ­«Дуслык күпере»ндә һәркем үз зәвыгына, яшенә, кызыксынуларына туры килердәй чыгыш таба алды. Бу исә фес­тиваль милләтара чикләрне генә түгел, яшь чикләрен дә бетерә дигән сүз.

Чит ил татарлары да кунакка көтә

«Дуслык күпере»н чит илләрдә дә зарыгып көтәләр икән инде. Татарлар күпләп яшәгән чит илләргә фестиваль киләсе елдан чыгарга ниятли. Эстониядәге «Агыйдел» татар-башкорт берләшмәсе рәисе Флүзә Хәйруллина фестивальне үзләренә кунакка чакыр­ды. Биредә бер меңнән артык татар һәм башкорт яши. Җәй көннәрендә алар, үз көче белән, Сабан туйлары да оештыралар икән әле.
– Без, үз телебезне, милләтебезне сагынып, татар һәм башкорт җыр­лары тыңлыйбыз. Милли мәдәниятебез шулкадәр матур, күңелләргә үтеп керә торган икән, хәтта эстон халкы да аларны башкара башлады. Опера җырчылары татар-башкорт җыр­ларын отып алды. Бездә Рәшит Ваһапов фестивале үткәрелгәне бар иде инде, хәзер «Дуслык күпере»н көтеп алабыз, – ди Флүзә Хәйруллина.
Ул үзе Эстониягә моннан 30 ел элек күченеп киткән булган. Чит телне шул кадәр камил дәрәҗәдә үзләштергән ки, анда эстон теле укытучысы булып эшли икән.

«Дуслык күпере»ндә чит илдән килгән кунаклар булачак дип вәгъдә иткән иде оештыручылар. Эстония опера җырчысы Аллар Хаак «Эскадрон» башкорт халык җырын татарча башкарды.

Фестиваль дәвам итә

Рифат Фәттахов сүзләренчә, концертта барлыгы 237 артист катнашкан, шуларның 103е Башкортстаннан килгән.

– Фестиваль татарлар һәм башкортлар күпләп яши торган Россиянең 16 төбәге буенча гастроль турлары оештыра. Шул ук состав белән алар Саратов, Магнитогорск, Пермь, Нижневартовск, Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Сургут шәһәрләрендә концерт куячак. Фестиваль 26 апрельдә Уфа шәһәрендә тәмамлана. Сораучылар күп булгач, Уфадан кайтышлый Чаллыга да кереп чыгачакбыз, – диде Рифат Фәттахов.
Хәерле, изге юллар сиңа, «Дуслык күпере»!

Александра ЖИВУШКИНА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading