16+

«Казан егетләре»нең экс-солисты 19 елга каты режимлы колониягә озатылды

Казанның Вахитов районы суды берничә ел буе барган эшкә нокта куйды. Россиядә тыелган экстремистик төркем оештыру һәм аның тәгълиматларын таратуда 8 кеше гаепле дип табылып, каты режимлы колониягә озатылды. Алар арасында “Казан егетләре”нең экс-солисты Азат Адиев та бар.

«Казан егетләре»нең экс-солисты 19 елга каты режимлы колониягә озатылды

Казанның Вахитов районы суды берничә ел буе барган эшкә нокта куйды. Россиядә тыелган экстремистик төркем оештыру һәм аның тәгълиматларын таратуда 8 кеше гаепле дип табылып, каты режимлы колониягә озатылды. Алар арасында “Казан егетләре”нең экс-солисты Азат Адиев та бар.

Суд карарында,  Азат “Хизб ут-Тахрир” төркеменең (Россиядә суд тарафыннан тыелган террор төркеме) югары баскычында торган дип гаепләнә.

Хизб ут-Тахрир әл-Ислами – “Ислам азатлык партиясе” (Россиядә суд тарафыннан тыелган террор төркеме) – 1953 елда Палестинада оештырылган сәяси партия. Оешманың максаты – гадел дини ислам җәмгыятен төзү һәм анда ислам җәмгыятен булдыру. 2003 елда Россиядә террор оешмасы дип табыла һәм тыела.

Азат Адиевның кулга алынуына  күпләр гаҗәпләнде. “Ничек инде Азат? Бигрәк юаш бит ул” диделәр. Бер танышым исә: “Мин аны “Казан егетләре”ндә җырлаганда да кызгана идем, артык җырлатмыйлар да моңа, артта гына тора, гармунда гына уйный”, дип уйлый идем, ди.

Азат Адиев тумышы белән Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан. Хәзер аңа 39 яшь. Өйләнгән, дүрт баласы бар. Югары белемле җырчы, үзвакытында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Аның җырчы карьерасын хәтерлисездер. Азат 1997 елдан 2010 елга кадәр, төркем оешкан көннән бирле, “Казан егетләре”ндә җырлады. Бу вакытта дүрт егеттән торган төркемгә “Татарстанның атказанган артистлары” исеме бирелде.

2010 елда Адиев, “Казан егетләре”нең тагын бер җырчысы Вәли Фазлыйәхмәтов белән “башка чыгып”, мөселман музыкаларын алга сөреп, “Раян” төркеме астында чыгыш ясый башлады. Шулай итеп, егетләр дини аудиториядә таныла башлады. “Атказанган” исемнәре үзләре белән калды.

“Кулга алынганчы кайтып йөрде”

– Биш балалы гаиләдә үсте, төпчек бала. Әнисе Фәридә апа укытучы, әтисе Галимҗан абый хуҗалык эшләре мөдире булып эшләде. Яхшы укыды. Сәнгатьтә кайнады, сәхнәләрдән төшмәде. Университетта да яхшы укыды дип беләм. Укыганда ук эшли башлады. Кулга алынганчы, 2014 елга кадәр, авылга гел кайтып йөрде, – дип сөйләде Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәмис Нуретдинов.

“Аның юк-бар эшкә вакыты булмады”

Азат Адиевның якыннары, билгеле инде, аны бары тик яхшы яктан гына телгә ала.

“Татар-информ” хәбәрчесе Азатның әнисе Фәридә апа белән дә элемтәгә керде.

– Улым Аллаһ кушканны үтәп яшәде, – диде ул. – Армиядән кайтуга намазга басты, ел саен уразасын тотты, Корбанын чалды. Аның юк-бар эшләргә вакыты да булмады,  дүрт бала үстерделәр. Нахакка бәйләнделәр аңа. Армиядән кайтуга ук эзәрлекли башладылар. 6 январьда Азатка 40 тула. Юк-бар эш белән йөрерлек яшьтә түгел бит.

Фәридә апа сүзләренчә, уртанчы балалары да бүгенге көндә намазда. Калганнары да денсез түгел, Аллаһыга ышанып, сәдакаларын биреп яшиләр.

Азат кулга алынган елны, гаиләгә тагын бер борчу килә. Гаилә башлыгы – Галимҗан абыйда яман шеш табып, операция ясыйлар. Фәридә апа аны калдырып йөри алмый, шуңа күрә судка да килә алмаган. Апелляциягә бирәчәкләрме-юкмы, ул турыда да әлегә әйтә алмый.

– Җәен адвокатлар аша очрашу алуга ирештек. Ике сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык улым белән. “Ышанмагыз, әни”, - дип тынычландырды. Ышанмыйм да.  Кайтыр, Аллаһ боерса, кайтыр, – диде Фәридә апа Адиева.


“Азат үзгәрмәгән дә,  ябыкмаган да, нык тора”

Азат Азнакай кызы Рәмзия белән ерак 1998 елда, университетта таныша. Рәмзия беренче курс студенты, Азат өченче курста укый торган була. Укуны тәмамлагач, гаилә коралар. Бер-бер артлы дүрт балага гомер бүләк итә алар: өч кыз да  бер малай. Кызлары – 8нче, 6нчы, 3нче сыйныфта укый. Төпчекләренә апрельдә биш яшь тула.


Азатның әбисе - Рәмзиянең әнисе Мөршидә ханым да “Татар-информ”га үз фикерен белдерде.

– Кайтырлар, боерган булса, бер гаепсез алар, – диде ул. – Азат кебек яхшы кеше җир йөзендә дә юк. Күрәчәк булгандыр инде, кемгә начарлыгы тиде икән? Үзебезгә бик әйбәт, бөтен кеше ярата бит Азатны.

Кызым да сөбханалла, нык тора,  бирешми. Алла ярдәм бирсен. Балалар гына бик көтә. Әтисе өйдән чыгып киткәндә,  төпчекләренә яшь ярым иде. Шулай булса да, барысын да белә. Бервакыт миңа әйтә: ”Әби, син әтинең кайда икәнен беләсеңме?” ди. “Юк, балам, белмим” дим. “СИЗО”да утыра бит ул”, – ди. Барысы да Аллаһы кулында. Кызлары да кайтачагына ышана. Без дә ышанабыз.

Мөршидә апа октябрь аенда булган судларда да катнашкан. Хөкем карары чыккан көнне исә залда булмаган.

“Азат та нык тора,  бер дә үзгәрмәгән, ябыкмаган да. Аллаһы ярдәм бирсен үзенә”, – диде.

“Безнең юллар күптән аерылды”

Азат Адиевның артист карьерасы 90 еллар ахырында,  “Казан егетләре” төркемендә башлануын әйткән идек. “Татар-информ” хәбәрчесе экс-төркемдәше Артур Минһаҗев белән дә элемтәгә керде.

- Төркемнән аерылышып чыгып киткәннән бирле,  күрешеп түгел, телефоннан да сөйләшкәнебез булмады. Һәркемнең үз юлы бит. Ул Вәли белән китте, мин Марат белән калдым. 7-8 еллап сөйләшкән булмады.

Бергә эшләгән вакытларда Азатны бары уңай яктан гына күрдек. Культуралы, музыкага бик сәләтле,  яхшы баянчы иде. Башкалардан да аның турында ямьсез сүзләр ишеткәнем булмады. Искитмәле. Ничек шулай килеп чыккандыр? Ышанырлык түгел, – диде Артур.

“Безгә кагылышы юк”

Азат Адиев исеме телгә кергәч, аның “Казан егетләре” төркеменнән булуы әйтелә. Төркемнең составы баштанаяк үзгәрсә дә, “Казан егетләре” төркеме бүген дә актив эшчәнлеген дәвам итә. Шуңа күрә әлеге хәбәр аларның репутациясенә сукмыймы дип кызыксындык. Хәзерге төркем егетләре исә бу мәгълүматның аларга катышы юклыгын белдерде...

“Казан егетләре” төркемендә Азат Адиев заманында яздырылган клиплар юк. Төркемне таныткан “Миләүшә” җырын да табып булмады. “Казан егетләре”нең рәсми төркемендә Азат Адиевның фотолары да юк. “Миләүшә” җырын да без ютубта, төркемгә бөтенләй катнашы булмаган кешенең каналында гына таптык. “Казан егетләре”нең оештыручыларының берсе булган Азатның клиплары да, фотолары да “Казан егетләре”ндә юк...

Кулга алыну

Суд карарыннан күренгәнчә, Азат Адиев нәкъ менә 2009-10 елларда “Хизб ут-Тахрир” төркеменә кергән. Әлеге төркем “Хизб ут-Тахрир” идеологиясен тарату өчен күпсанлы очрашулар, агитация җыелышлары уздырган. Аларның 2013-14 елларда гына да иллеләп шундый җыелыш уздыруы билгеле. Урыннары төрле: фатирлар, кафе һәм хәтта машина салоны да. Оешма вәкилләренә Казан мәчетләренә йөрүчеләрне “үз якларына аудару”, шулай ук интернетта пропаганда эшләре алып бару бурычы йөкләнә. Алай гына да түгел,  алар методик әсбаплар алу өчен ай саен 500-1000 сум взнос түләп барган, диләр.

Азат Адиев беренче тапкыр 2012 елның июлендә тоткарланган иде. 19 июльдә Татарстан мөфтие Илдус Фәйзовның машинасы шартлатылды, шул ук көнне Диния нәзарәтенең белем бирү бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуп атып үтерелгәч, вакытлыча тоткарланган кешеләр арасында Азат Адиев та бар иде. Ул вакытта аның өендә тентү уздырулары билгеле.

Азат Адиев һәм аның фикердәшләре 2014 елның 14 октябрендә кулга алынды. Тентү вакытында аларның өйләрендә тыелган әдәбият, дисклар һәм тыелган оешманың символикасы - кара әләмнәр табылган дип хәбәр итте тикшерү комитеты. Нәкъ менә әлеге флагларны казанлылар яхшы хәтерли. Ерак 2008 елда ук 28 машина, тәрәзәләреннән әлеге әләмнәрне чыгарып, Горький шоссесы урамы буйлап, тыз-быз йөрде. Ул вакытта акцияне оештыручы өч вәкилне 3-6 елга колониягә озаттылар, ә машиналар штрафстоянкага ябылды.

Азат Адиев дигән  йолдыз кинәт якты итеп атылды да... сүнде. Аны реаль срокка хөкем иттеләр. Азат Адиевка кулга алынган вакытта 36 яшь иде. Авыр җинаять саналу сәбәпле, алдан чыгу өчен ходатайствоны ярты срокны утыргач - 8,5 ярымнан соң гына бирергә була. Бу вакытта аңа 45 яшь була дигән сүз...  

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading