16+

Казан халкы күпләп бөртекле культуралар ала башлаган: шәһәр уртасында мал асрарга җыеналармы әллә?

“Жилплощадка”да сыер көтүе чыга иде, диләр...

Казан халкы күпләп бөртекле культуралар ала башлаган: шәһәр уртасында мал асрарга җыеналармы әллә?

“Жилплощадка”да сыер көтүе чыга иде, диләр...

Казанлыларның яртысыннан күбесе авылдан чыккан яки авыл белән элемтәле халык. Алар өчен ярминкәләр яңа өлгергән-җитештерелгән сыйфатлы продукция сатып алу гына түгел, ә якташларын күреп-сөйләшү мөмкинлеге дә.

- Бөртекле культураларны капчык-капчык ташып бетерделәр, - ди узган шимбәдә Ленинград урамындагы 27нче йорт янындагы ярминкәгә килгән Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Сабиров.

Авиатөзелеш районына хас үзенчәлекле күренеш бу. Әлеге районда дистәләгән бистә һәм бакчачылык ширкәте урнашкан. Алардагы халык һич авырыксынмыйча “авылча” гомер кичерә: каз-үрдәк, тавык-чебеш асрый. Олы маллардан ат белән сыер тотучылар да бар.

“Жилплощадка”да сыер көтүе чыга иде, хәтта.
Питрәчтә район кулланучылар җәмгыятен (райпо) кабаттан торгызганнар. Татарстан Президенты карары нигезендә ике автолавка тапшырылган үзләренә. Хәзер әнә авылларга йөреп сәүдә итәләр, Казанга да җирле продукция төяп, ярминкәгә киләләр.
Вахитов районының Кәрим Тинчурин исемендәге паркы янәшәсендә Теләче уңганнары сәүдә оештырды.

- Үзебезнең җирлектән 47 тонна ашлык, 18 тонна бәрәңге, 1,6 тонна сыер ите, 200 килограм кош ите һәм башка продукцияне 42 машинага төяп алып килдек. Ярминкәләр шәһәргә дә, авылга да отышлы, - ди Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов.
 
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәләр барышын күзәтчелектә тота. Узган шимбәдә министрның беренче урынбасары Николай Титов һәм урынбасарлар Олег Земсков, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов - барчасы ярминкәләргә чыктылар. Полиция хезмәткәрләре ярминкәләрдә тәртип саклый. Тыныч-матур бара сату-алу. Авыл хезмәтчәннәре һәм агропредприятиеләр олау-олау продукция төяп килсәләр, кирегә, шәһәр халкының рәхмәт сүзләрен тутырып кайтып китәләр. Узган шимбәдә Казанда ярминкәләрдә 529 машинада 42,6 миллион сумлык продукция тәкъдим ителгән.

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәр шимбәдә 06.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатьләргә кадәр оештырыла. Көзге ярминкәләр Чаллыда, шулай ук башка шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә дә үткәрелә. Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьгә кадәр бара. Вакыт күп әле, дип, сузып йөрмәгез.

 

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading