16+

Бүген Казанда һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

Ярминкәләрдә экологик чиста продукция тәкъдим ителә. Бәяләр, сәүдә челтәрләре белән чагыштырганда, шактый арзан.

Бүген Казанда һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

Ярминкәләрдә экологик чиста продукция тәкъдим ителә. Бәяләр, сәүдә челтәрләре белән чагыштырганда, шактый арзан.

– Казанлылар ярминкәне түземсезләнеп көтә инде. Авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы нәтиҗәсендә азык-төлек запасын тулыландыру өчен бик яхшы мөмкинлек бу, – диде мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. – Барлык күршеләргә, предприятиеләргә, коллективларга, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына алдан ук зур рәхмәт!

Казандагы ярминкәләрдә Яңа Чишмә, Спас, Әлки, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Алексеевск, Теләче, Кайбыч, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Питрәч, Тәтеш, Лаеш һәм Әтнә муниципаль районнары фермерлары, Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, агрохолдинглар катнаша.

– Татарстанда җитештерелгән экологик чиста продукция тәкъдим ителә. Бәяләр, сәүдә челтәрләре белән чагыштырганда, шактый арзан. Ярминкәләр барышында санитар һәм ветеринария күзәтчелеге, шулай ук җәмәгать тәртибе катгый күзәтчелеккә алына. Шәһәр халкы ярминкәләргә актив рәвештә мөрәҗәгать итәр дип ышанып калабыз, – диде шәһәр башкарма комитетының кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.

Бакчачылар һәм дачниклар үзләре үстергән җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне Казанда махсус сәүдә мәйданчыкларында сата ала. Болар: Беломор урамы, 69; Ильич урамы, 1; Батыршин урамы, 20; Лаврентьев урамы, 10; Фучик урамы, 72; Зәкиев урамы, 12. Тагын Фучик урамы белән Ломжа урамы кисешкән урындагы мәйданчыкта.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе атнаның һәр шимбәсендә иртәнге 6.00 сәгатьтән көндезге 12.00-14.00 сәгатьләргә кадәр эшли.

Казан мэры Илсур Метшин ярминкәләрнең салкыннар башланганчы барачагын әйтте. Шәһәрдәшләрнең кайсылары яңа суелган ит, сөт һәм яшелчә алырга ашкынып торадыр, мөгаен. Миңа бакчада бер квадрат метр җиргә чәчәр өчен борчак кирәк. Фермер абзыйлар, борчак алып килергә онытмагызчы.

Казанда ярминкә адреслары

Авиатөзелеш районында – Ленинград урамы, 27 («Бәхетле» сәүдә үзәге янында);
Вахитов районында – Татарстан урамы, 53 (Тинчурин исемендәге сквер тирәсендә).

Чехов базарында үзгәртеп төзү эшләре башлану сәбәпле, анда быел ярминкә оештырылмый;

Киров районында – Краснококшайск урамы, 150 («Ягодная слобода» сәүдә үзәге каршында);

Яңа Савин районында – Ямашев проспекты, 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге каршында);

Идел буе районында – Җиңү проспекты, 50а («Чулпан» мәдәният үзәге янәшәсендә);

Совет районында – «Казан» агросәнәгать паркында, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге Липатов урамының 7нче йорт янында.

Чаллыда ярминкә адреслары

Комсомол районында – «Строитель» стадионы янында;

Автозавод районында – ипподром каршында;

Үзәк районда – «Южный» агросәнәгать паркында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading