16+

Казан халкына һәм кунакларына 15 мең георгий тасмасы өләшәчәкләр

26 апрельдә Казанда георгий тасмаларын тарату буенча акция башлана. Җиңү бәйрәме символын Бауман урамындагы сәгать янында һәм Горький исемендәге паркта алырга мөмкин булачак. «Георгий тасмасы» акциясе 2005 елдан бирле уздырыла. Аның төп максаты – үсеп килүче буынга совет халкының фашизм өстеннән ничек итеп җиңү яулавын онытырга мөмкинлек бирмәү.

Быел волонтерлар Казанда 15 мең тасма таратачак, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.

Шул ук вакытта «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүдә ирекле ярдәмчеләргә кандидатлар белән күзгә-күз әңгәмәләр башлануын игълан итте. Аларга ветераннарны озата барырга, патриотик акцияләр оештыруда катнашырга, тим-лидерлар һәм медиа-волонтерлар ролендә чыгыш ясарга туры киләчәк. Булачак ярдәмчеләр белән очрашулар 16-26 апрельдә 14.00-18.00 сәгатьләрдә Г.Тукай урамы, 58 адресы буенча лештыру эшләре буенча республика штабында, 310-нчы офисында узачак. Сайлап алуда катнашу өчен социаль челтәрләрдә оештыручылар белән элемтәгә керергә кирәк.

Чыганак: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading