16+

Казан Кремле: "30 августтан соң коронавирус күтәрелеше булмады"

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында үткәрелгән матбугат конференциясендә журналистларның сорауларына җавап бирде. Республика һәм Шәһәр көне бәйрәмендә халык күп булды. Бәхеткә, коронавирус күтәрелеше юк, диде ул.

Казан Кремле: "30 августтан соң коронавирус күтәрелеше булмады"

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында үткәрелгән матбугат конференциясендә журналистларның сорауларына җавап бирде. Республика һәм Шәһәр көне бәйрәмендә халык күп булды. Бәхеткә, коронавирус күтәрелеше юк, диде ул.

Тукланабыз
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы “Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаментына барып, әлеге предприятиенең эшчәнлеге белән танышкан.
– Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, быелдан башлап 1-4 сыйныфлар укучылары бушлай тукландырыла. Ил буенча бу тәртип 2023 елга кадәр кертелә. Рөстәм Миңнеханов: “Республика мәктәпләрендә быел ук бушлай тукландыруга тулысынча күчәбез. Балаларга әзерләнә торган ризыклар сыйфатлы булсын”, – диде. Казандагы департаментта ризык әзерләгәндә кулланыла торган су фильтр аша үткәрелә, – диде Лилия Галимова.
Казанда гына да башлангыч сыйныфлардан 72 мең укучы бушлай тукландырыла. Республикадагы 1404 мәктәпнең 15 процентына аш-су әзерләп китерелә. Калган мәктәпләрдә ризыкларны үзләренең ашханәләре әзерли. Балаларга ит, кош ите, балык кертелгән төрле ризыклар, җиләк-җимеш бирелә.

Укыйбыз
– Республика мәктәпләрендәге сәламәтлек торышы һәм санитар хәл катгый контрольдә тотыла. Сәламәтлек саклау учреждениеләре, Роспотребнадзор коронавирус пандемиясе вакытында тәҗрибә тупларга өлгерде. Шөкер, мәктәпләрдә авыручылар күзәтелми, әгәр авыру булса, ул кичекмәстән өй шартларына күчерелә. Быелгы уку елы имин рәвештә мәктәпләрдә узар дип өметләнәбез, – диде Лилия Галимова.

Нефтьчеләрне котлыйбыз!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу шимбәдә Әлмәт районына җыена.
Сәфәрнең төп сәбәбе – 6 сентябрьдә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәтчәннәре көне. Лилия Галимованың алхәбәренә караганда, Президент нефтьчеләрне бәйрәмнәре белән котлый, мәктәпләрдә була, ишегалларын төзекләндерү барышын карый.
Татарстан Президенты башлангычында республикада “Безнең ишегалды” бишьеллык программасы гамәлгә ашырыла. Әлмәт районында 52 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. 

Авырмыйбыз
– Президент Рөстәм Миңнеханов: “Коронавирус беркая да китмәде”, – дип, санитар чараларга игътибарны киметмәскә чакырып тора. Республика һәм Шәһәр көне бәйрәмендә халык күп булды. Бәхеткә, коронавирус күтәрелеше юк. Шулай да, җәмәгать урыннарында битлектән һәм перчаткадан йөрү, санитар-гигиена таләпләрен үтәү хәерле, – диде Лилия Галимова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading