16+

Казан "Новая волна" фестивален үзендә кабул итәчәк

Казан 2020 елда “Яңа дулкын” (“Новая волна”) фестивален үзендә кабул итәчәк. Чара ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, август аенда үткәрелер дип планлаштырыла.

Казан "Новая волна" фестивален үзендә кабул итәчәк

Казан 2020 елда “Яңа дулкын” (“Новая волна”) фестивален үзендә кабул итәчәк. Чара ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, август аенда үткәрелер дип планлаштырыла.

Бу хакта бүген “Игелекле дулкын” фестивале концерты алдыннан уздырылган матбугат очрашуында шәһәр мэры Илсур Метшин һәм композитор, Россиянең халык артситы Игорь Крутой хәбәр итте.

“Без ирешкән уңышларда гына туктап калмыйбыз. Гел башкалабыз кешеләренә, кунакларына яңа проектлар бүләк итәргә тырышабыз. Икорь Крутой белән дуслыгыбыздан файдаланып, ТАССРның 100 еллыгына яңа проект әзерлибез”, - диде Илсур Метшин әмма серне чишеп бетермәде.

Бары Игорь Крутой гына фестивальне Казанда үткәрү буенча сөйләшүләр алып барылуын, киләсе елның августында “Яңа дулкын” үткәреләчәген хәбәр итте.

“Яңа дулкын” яшь башкаручылар фестивале 2002 елдан алып 2014 елга кадәр Латвия курорты Юрмалада үткәрелә. 2015 елдан ул Сочига күчә.

Төрле елларда фестивальдә Сергей Лазарев, Джамала, Дима Билан, “Smash!!” (”Смеш”), Анастасия Стоцкая, Полина Ростова, Ирина Дубцова, София Нижарадзе, Полина Гагарина, Нюша, Тина Кароль, Алексей Хлестов, Арсений Бородин һ.б. танылган яшь артистлар чыгыш ясый.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading