16+

Казан парковкаларын нинди үзгәреш көтә?

Казанда яңа парковкалар өчен урын әзерлиләр. Хәзер шәһәрдә яңа парковкалар саны 1185кә артачак. Алар 1 ноябрьдән эшли башлаячак. Хәзергә аларда юл билгеләре һәм паркоматлар урнаштырыла, юл тамагалары салына.

Казан парковкаларын нинди үзгәреш көтә?

Казанда яңа парковкалар өчен урын әзерлиләр. Хәзер шәһәрдә яңа парковкалар саны 1185кә артачак. Алар 1 ноябрьдән эшли башлаячак. Хәзергә аларда юл билгеләре һәм паркоматлар урнаштырыла, юл тамагалары салына.

Тәртипне автомобиль үзе күзәтә

Машиналарын калдырган өчен акча түлисе килмәгәннәрне дә, хәзер контрольгә алачаклар. Яңа парковкаларда түләү барышын тикшереп торуны фото-видео теркәү өчен махсус программалы автомобильләр торачак. Парковкада машинаны бер сәгатькә калдыру бәясе – 50 сум. Түләмәгән очракта 2500 сум күләмендә штраф салалар.

30 сумнан – 70 кә кадәр

1 ноябрьдән муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләре дә үзгәртеләчәк. Төрле мәйданчыкларда түләү дә төрле була. Мәсәлән, Театр, Ирек Мәйданы, Профессор Нужин урамнарындагы парковкалар өчен түләү – сәгатенә 100 сум; Профсоюз, Жуковский, Гоголь, Япеев, Щапов, Лейтенант Шмидт, Кави Нәҗми, Муса Җәлил урамнарында – 70 сум; Борхан Шаһиди һәм Курашов урамнарында – 30 сум.

Түләү ысуллары

Муниципаль парковканы түбәндәге ысуллар белән түләп була: 3116 кыска номерына смс-хәбәр җибәрү, паркомат аркылы, дип хәбәр итә Транспорт комитеты. Хәзерге вакытта шулай ук ВКонтакте социаль челтәрендә “Казан паркингы” боты, “Яндекс деньги” һәм “Сбербанк онлайн” аша да түләп була.

Инвалидларга аерым таләп

Үзгәрешләр инвалидлар өчен урыннарга да кагыла. Парковкалардагы ун процент урын I һәм II төркем инвалидлар өчен бүленгән. 1 ноябрьдән “инвалид” билгесе астында III төркем инвалидлар да машиналарын калдыра алачак. Моннан тыш, автомобиль билгеләрен бирү тәртибе дә үзгәрә, хәзер аларда инвалид турында мәгълүмат язылачак (Исем-фамилиясе, туу вакыты, инвалидлык белешмәсенең сериясе һәм номеры, инвалидлык төркеме һәм гамәлдән чыгу вакыты). Аларны гариза буенча медик-социаль тикшерү бюросында алырга мөмкин. Шулай да, әлеге автомобильләр түләүле урыннарда калдырылган булса, алар өчен түләргә кирәк булачак. Башка автомобильләргә инвалидлар өчен урыннарга машиналарын кую тыела. Моның өчен 5000 сум күләмендә штраф каралган.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading