16+

Казан укытучылары ата-аналар хисабына чит илдә ял итеп кайткан

Бер мәлне Интернет актарып утырам, яңалыкларны карыйм. Шунда бер язма күзгә ташлана: “Казан укытучылары ата-аналар хисабына чит илдә ял итеп кайткан!..”

Казан укытучылары ата-аналар хисабына чит илдә ял итеп кайткан

Бер мәлне Интернет актарып утырам, яңалыкларны карыйм. Шунда бер язма күзгә ташлана: “Казан укытучылары ата-аналар хисабына чит илдә ял итеп кайткан!..”


Хәзерге дөньяда мәгълүмәт күп һәм алардан сакланырга мәҗбүр буласың - кайсыларына борылып та карамыйсың, кайберләренең баш исемен генә укып узасың... Тик язучылар да сантый түгел, алар укучыны ничек алдарга белә. Шуңа кайбер язмалар ирексездән үзенә тартып ала. Һәм син аларны үзеңчә кабул итәсең...
Бер мәлне Интернет актарып утырам, яңалыкларны карыйм. Шунда бер язма күзгә ташлана: “Казан укытучылары ата-аналар хисабына чит илдә ял итеп кайткан!..”

Бу миңа кагылмый. Узып китәм. Шулай да нәрсәседер эләктерә. Күз башка язмаларны караса да, күңел теге хәбәрнең сәерлеген чамалый. Укытучылар... ата-аналар акчасына... чит илдә...
Чит илләрдә ял итү хәзер беркем өчен дә яңалык түгел инде. Гади студент кызлар да әллә нинди илләрнең әллә нинди диңгезләре буенда әллә нинди кыяфәтләргә кереп төшкән фотоларын соцчелтәргә элә. Тик моның белән беркемне дә аптырата алмыйсың. Теләсә-кайсы авылның гади кешесе шулай эшләргә мөмкин. Кайсы кредитка, кайсы ата-аналар акчасына...

Ә укытучылар... Ата-аналардан акча җыймаска дигән сүз дә бар иде түгелме соң... Шулай да... Хәер, сүз бер нәрсә, эш - икенче. Безнең заманда укытучы һөнәре изге кебек санала иде. Ул намуслы булырга тиеш иде. Ата-аналардан акча сорамый иде. Ул белем һәм тәрбия бирә, укучыларының уңышына сөенә белә иде. Иде.. Хәзер үзгәрде микәнни? Хәер, бөтен ил караклык белән кәсеп иткән чорда бер укытучы гына намуслы булып кала алмыйдыр...
Димәк, Казан укытучылары... ата-аналардан акча җыйганнар да... Ә нәрсә, боларның үз акчасы... Пачутлы һөнәр бит инде, югыйсә. Ата-аналардан акча җыймасалар, аларның чит илгә чыгарлык мөмкинлекләре дә юк микәнни? Нәрсәдер дөрес түгел монда...

Мин интернет сәхифәләрендәге яңалыклар белән танышам. Ә теге хәбәр тынгы бирми. Фон режимында эшли бугай инде ул, төп гамәлгә комачау итми генә башта уйлар шуыша.
Казан укытучылары... Казан... Казанда ничә укытучы бар әле? Хәтсез генә җыела торгандыр ул... Тукта! Бөтен укытучы да барды микәнни? Чит илгә? Ял итәргә? Юктыр ла инде, татар теле укытучыларын алмаганнардыр. Аларга бит класс бүлмәләрен дә бирми торганнар иде. Акчасы да пүчтәк кенә. Прокурорлар йөреп чыкканнан соң дәресләре тагы да кыскарды бугай. Димәк, акчасы да... Араларында берәр генә булса да намуслы кеше табылмады микән? «Казан укытучылары» диелгән бит... Димәк, барсы да...

Һәм минем күз алдына шундый күренеш килеп баса. Казанның бөтен укытучысы җыелып... Ә алар фәлән мең кеше!.. Ата-аналардан акча җыеп алганнар да... Ата-аналар биргән... Беркем дә карышмаган. Кызык... Димәк, боларның чит илдә ял итүләре ата-аналар теләге буенча булып чыга. Мөмкин. Бик мөмкин. Хәтта фәннәр дә ата-ана теләге буенча укытылган чорда нигә әле укытучыларның ялын да шулай оештырмаска?!. Вәт, бәхетле укытучы халкы!

Мин тагын күз алдына китеререгә тырышам. Казан шәһәренең бөтен укытучысы ата-аналардан акча җыйган да чит илгә... Бик күп акча килеп чыга бит бу. Шулкадәр укытучы барсы берьюлы... Ничә самолет барды икән? Әллә автобусмы? Ха!.. Басып алучылар дип кабул итмәделәр микән? Барган илләре дә бик зур түгел бугай. Яр буенда кызынырга чират булгандыр инде... Юк, укытучыларны ялангач дип күз алдына китерергә ярамый... Укытучы ач та, ялангач та булырга тиеш түгел. Укытучыдан кызганган акча төрмәләр тотуга китә, дигән бер акыл иясе. Дөрес әйтмәгән ул. Укытучыдан кызганган акча наданнар дәүләте хакимнәренең тәрбиясез аппетитын канәгатьләндерүгә китә. Монсы да дөрес түгел. Бер акыл иясе дәшмәгән...

Туктале, чынлап та нәрсә булды икән? Кызыксыну җиңде. Үземә бер кагылышы булмаса да мин теге язманы укып чыктым. Шушы темага язылган башка хәбәрләрне дә өйрәндем...

Гади генә икән барсы да. Казанның бөтен укытучысы да түгел икән. Бер генә мәктәпнеке. Ә нигә шулай дип язмаска? Дөресен әйтеп. Нигә Казанның бөтен укытучыларына яла ягарга? Ләкин ул мәктәпнең дә бөтен укытучысы түгел икән. Фәләнева, Төгәнева... Тик алар да укытучы түгел икән. Практика үтеп йөрүче югары курс студентлары. Ата-аналардан җыйган акчага да бармаганнар. Үзләренең әти-әниләре... шәхси әти-әниләре акча биргән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading