16+

Казан ЗАГСында трансгендерлар язылышкан

Казан ЗАГСында Эрика һәм Виктор исемле трансгендерлар язылышкан, дип яза KazanFirst.

Казан ЗАГСында Эрика һәм Виктор исемле трансгендерлар язылышкан, дип яза KazanFirst.

Эрика белән Виктор үзләренең җенесләрен алыштырган. Язылышу тантанасы 12 декабрьдә булган. Татарстанда мондый парларның беренче язылышуымы-юкмы икәнлеге билгесез.
Эрика белән Виктор дүрт ай элек танышкан. Ул вакытта инде алар үзгәрү процессында булган. Яшь  парларның әйтүенчә, рәсми теркәлү белән проблема чыкмаган.
"Анда белмәделәр дә, мин хатын-кыз кыяфәтендә, документларымда да хатын-кызмын. Ирем дә шулай ук. Ир-ат документы бар", дигән Эрика.
Туйда ул туй күлмәген кигән. Туйга фәкать иң якын туганнары гына килгән. Язылышкач, ресторанга барганнар.
 Эрика ире белән әлегә Казанда яшәячәкләрен,  киләчәктә чит илгә китәчәкләрен әйткән. Аларның бала тәрбиялисе килә, монда калган очракта опека органнары белән проблемалары булырга мөмкин.
 Эрика чәчтараш сәнгате белән шөгыльләнә икән. Виктор график дизайнер ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading