16+

 Казанда 19 июньдә-Сабантуй

 Татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта 9 сәгать 30 минутта, ә Аккош күле буенда 10.00 сәгатьтә башлана.

 Казанда 19 июньдә-Сабантуй

 Татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта 9 сәгать 30 минутта, ә Аккош күле буенда 10.00 сәгатьтә башлана.

Казан мэриясе журналистларны Тынычлык бистәсендәге Сабан туена әзерлек эшләре белән таныштырды. Төп капкада һәм килү юлларында кунакларны “Башак-татар кызы” эмблемасы каршылый. Бу яңа рәсем- Казан рәссамнарының уртак җимеше.

— Тынычлык бистәсендәге Сабан туена йөри торган автобуслар тәрәзәләренә “штрих-код” куела. Шуны телефонга төшереп алып, Сабан туе мәйданының бөтен схемасын ягъни кайда нәрсә урнашканын белеп була. Төп капкадан кергәч, республиканың 11 муниципаль районының “ишегаллары” тезелешеп китә,-дип сөйләде Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров.-Биредә барлыгы 50 корылма була, 500 кеше төзү-төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.

 “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Марат Закиров:”Районнарның корылмалары Сабан туеннан соң сүтелми, бу урын туристлык маршрутына да кертеләчәк, чөнки, авыл өйләре һәм корылмалары бик матур”,-диде.
— Муниципаль районнар Аккош күле буендагы Сабан туенда-6, ә Дәрвишләр бистәсендәге Сабан туенда 2 “ишегалды” оештыра. Чиратлап барлык районнар катнаша, республика районнары Россия төбәкләрендә үткәрелә торган федераль дәрәҗәдәге Сабан туйларына да бара бит әле,-дип өстәде башкаланың мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Журналистларга Балык Бистәсе, Биектау, Лаеш һәм тәүге мәртәбә катнашучы Менделеев районнары “ишегаллары күрсәтелде. Әлеге районнарның вәкилләре әйткәнчә, “ишегалларында” төбәк үзенчәлекләре белән танышырга, җирле сый-нигъмәтләрдән авыз итәргә, үзешчән артистларның концертын карарга, кул эшләре осталарыннан дәрес алырга мөмкин. Гомумән, һәр район үзенең бай программасын әзерләгән.

— Сый-нигъмәт мулдан булачак. Тынычлык бистәсендәге Сабан туена гына да 1 тонна чәк-чәк һәм 60 килограмм чәй китерелә,-диде Азат Абзалов.

Төп мәйданда республиканың музыка-бию мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар репитиция үткәрә иде. Балалар чыгышына 700 гә якын малай белән кыз җәлеп ителгән. 

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading