16+

Казанда 5,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады

Кайбер мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме иртәгә уза. Татарстанда барлыгы 16 меңнән артык укучы XI сыйныфны тәмамлый.

Казанда 5,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады

Кайбер мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме иртәгә уза. Татарстанда барлыгы 16 меңнән артык укучы XI сыйныфны тәмамлый.

Башкалада Соңгы кыңгырау кичәсен укучылар Кремль яр буенда бәйрәм итте. Аларны котларга укытучылары, әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары, югары уку йортларыннан ректорлар да килгәннәр иде.

Соңгы кыңгырау бәйрәменә килгән Казан мэры Илсур Метшин чыгарылыш укучыларына үзенең теләкләрен җиткерде. Аларга алдагы олы тормыш юлларында уңышлар теләде.

– Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне, әти-әниләрне, укытучыларны әлеге бәйрәм белән котлау – минем өчен зур мәртәбә, зур шатлык. Артта күңелле, бәхетле мәктәп еллары калды, алда сезне зур тормыш юлы көтә. Сезгә безне еллар буе шатландырып килгән хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәбез, – диде шәһәр мэры.
Мәктәпне тәмамлаучыларны котларга Татарстанның Премьер-министры Ләйлә Фазлыева да килгән иде.

– Сез – безнең, укытучыларыгыз өчен иң кадерле кешеләр. Без сезгә күп нәрсә бирәбез, сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз. Юлыгызда яхшы кешеләр генә очрасын, тормышыгыз күңелле вакыйгаларга бай булсын иде. Мин сезгә иң якты хатирәләр, иң яхшы юллар телим. Сезнең тормышыгыз якты һәм матур, аның ничек булуы үзегездән тора, – диде ул.

Чара кысаларында Россия күләмендә, халыкара бәйгеләрдә, олимпиадаларда лаеклы урыннар алган укучыларны бүләкләделәр. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов әйтүенчә, Казан менә инде дүртенче ел рәттән Россия күләмендә узган олимпиадаларда алдынгылыкны бирми. Рейтингта Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында тора. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә «Изге гамәлләр көндәлеге» дип исемләнгән шәһәр проектында актив катнашып килгән укучыларны истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр.

Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре – мәктәп вальсы булгандыр. Оста биюче парлар белән бергә 300 укучы вальс башкарды.
Укучыларны Cоңгы кыңгырау бәйрәме белән котларга «Music Box-2017», Муз-ТВ һәм «Алтын граммофон» премияләре иясе, җырчы Ханна килгән иде. Аны укучылар тавыш бирү юлы белән үзләре сайлап алганнар.

Күзләрдә – яшь, моңсу елмаю, алда – зур җаваплылык, бердәм дәүләт имтиханнары, чыгарылыш кичәләре, уку йортына документ тапшырулар. Инде икенче атнага ук укучылар сынау тотачак. 28 майда – география һәм информатикадан беренче бердәм дәүләт имтиханнары була.

Илдар Мөхәмәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading