— Башкалада 337 шәхси өйгә су басу куркынычы яный (аларда 976 кеше яши). Гривская урамындагы һәм “Волжская гавань” торак комплексының Запрогонная белән 2 нче Иске Аракчино урамындагы йортлар су басу ихтималы зонасына урнашкан. Бу урамнар тәүлек буена күзәтчелеккә алынды,-диде Фердинант Тимерханов.
Казандагы су басу куркынычы булган территорияләр картасы һәм киңәшләр шәһәр Башкарма комитеты сайтында “Управление гражданской защиты” бүлегендә бирелгән. Су баса калса, шәһәрнең барлык территорияләреннән 9395 кешене вакытлыча күчерү өчен 20 пункт билгеләнгән.
Татарстанда 12 мартка кар катламы 54 сантиметрны тәшкил иткән, бу соңгы еллардагы күрсәткечтән 20 сантиметрга биегрәк. Казанда кар катламы 67 сантиметрга җиткән иде. Карда су запасы уртача күрсәткечтән 1,5 мәртәбәгә күбрәк. Җирдә туң катламы 46 сантиметр.
Комментарийлар