16+

Казанда агачлар да утыртыла, юллар да яңартыла

Башкалада бу язда һәм җәй башында 8 мең 300 агач утыртылды, 2 мең 600 агач икенче урынга күчерелде, авария хәлендәге 1 мең агач кисеп алынды.

Казанда агачлар да утыртыла, юллар да яңартыла

Башкалада бу язда һәм җәй башында 8 мең 300 агач утыртылды, 2 мең 600 агач икенче урынга күчерелде, авария хәлендәге 1 мең агач кисеп алынды.

 “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә моны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте. Агачларның күпчелеге транспорт хәрәкәте көчле булган урамнарга һәм туристлар маршрутларына утыртылган.

— Шәһәр үзәгендә йортларның тыгыз урнашуы, тротуарларның тар булуы, инженерлык челтәрләре яшелләндерүгә комачаулый. Большая Красная урамында Казан техник университеты янындагы тротуарда рөхсәтсез автопарковканы бетергәч, җәяүлеләр зонасы булдырырга һәм агачлар утыртырга мөмкинлек туды, - дип мисал китерде Игорь Куляжев.

 “Замбези елгасы” зооботаника бакчасы җәнлекләргә һәм кошларга гына түгел, яшеллеккә дә байый. Зоопарк тирәли 319 агач утыртылган. Әмәт магистрале тау бите 2 мең зур агачка, 1 мең 800 декоратив куакка баеган. Аларга автомат су сиптергеч көйләнелгән. Төннәрен тау битендәге яшеллекне декоратив утлар яктырта.
— Шәһәрне яшелләндерү экологик хәлне тагын да яхшырта, туристларны җәлеп итә. Казанда 2010-2020 еллар дәверендә 500 мең агач, 248 мең куак, 128 күпеллык үсенте  утыртылды, - диде Игорь Куляжев.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин искәрткәнчә, быел яшелләндерү буенча колачлы эш башкарылган.
— Җитмеш урамда агачлар яңартылды, күп еллар алга яшел мохитка нигез салынды. Инде буйга шактый үсеш алган яшь агачлар утыртылды, хәзер аларның сәламәт үсешен тәэмин итү әһәмиятле, - диде Денис Калинкин. - Төзекләндерү шәһәрнең барлык районнарында үткәрелә. Яшелләндерү белән беррәттән юллар да яңартыла. Ләкин, барлык урамнарга да барып җитмәдек әле, эш киләсе елларда да дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading