Казанның “Крылья Советов” паркындә кичә Бөек Ватан сугышы, республика турындагы җырлар тынмады. Сәбәбе – биредә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” VI Республика фестивале лауреатларының гала-концерты узды.
Скопировать ссылку

Беренче тапкыр фестиваль яңа форматта узды. Аны “ВКонтакте" социаль челтәрендәге Татарстан Республикасының рәсми битендә онлайн карарга мөмкин иде.
Төшерү төркеме республика районнарына барып үзешчәннәр белән очрашкан, аларның чыгышларын яздырган: 46 сәгатькә якын концерт килеп чыккан. Аннары жюри әгъзалары катнашучылар арасында иң осталарын сайлап алган. Фестиваль үткәрелә генә башлаган елларда анда 3 меңләп кеше сәләтен күрсәтсә, бүген “Балкыш” 20 меңнән артык кешене берләштерә.
Комментарийлар