16+

Казанда бәйрәм чаралары башланды (ПРОГРАММА)

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә һәм 6 ноябрьдә бәйрәм ителәчәк Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышлап, Казанда бәйрәм чаралары узачак, дип яза Казан мэриясе сайты.

Казанда бәйрәм чаралары башланды (ПРОГРАММА)

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә һәм 6 ноябрьдә бәйрәм ителәчәк Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышлап, Казанда бәйрәм чаралары узачак, дип яза Казан мэриясе сайты.

Бүген, 3 ноябрьдә, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Волжанка» рус халык хоры «Җырлар да, уйлар да бер» дигән әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясаячак. «Нагорный» торак массивы мәдәният йортында да концерт оештырыла.

4 ноябрьдә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында – «Россиянең данлыклы уллары» исемле әдәби-музыкаль кичә, «Вознесенское» мәдәният йортында тематик тренинг узачак.

1 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр яшүсмерләр клубларында тематик һәм иллюстратив кичәләр, тарихи викториналар үтә. Моннан кала, «Цудзуки» көрәш сәнгате беренчелеге, «Бергә без команда» спорт эстафеталары уза.

3 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр махсус кино караулар, дискуссион мәйданчыклар эшләячәк.

Бәйрәмгә шәһәрнең югары һәм урта махсус уку йортлары кушылачак. Мәсәлән, Казан ветеринария академиясендә милләтләр фестивале, Россия халыкара туризм академиясендә патриотик тематикалы фильмнар карау оештырыла. Казан элемтә техникумында белем алучылар патриотик тематикага багышланган плакатлар бәйгесендә катнаша ала.

Спорт чараларына килгәндә, 3-4 ноябрьдә Үзәк стадион манежында – Казан атлетика лигасы беренчелеге, шәһәрнең боз сарайларында алкалы хоккей буенча Татарстан беренчелеге уза.

Казан китапханәләре һәм музейларында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль программалар һәм мәдәни-агарту чаралары әзерләнгән.
Бүген Татарстан Милли музеенда – «Сәнгать төне» бөтенроссия мәдәни-мәгариф акциясе, ә 4 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Безнең йортыбыз – Татарстан» республика этномәдәни фестивале гала-концерты узачак.

Тарихи паркка килегез!

Исегезгә төшерәбез: 27 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге территориясендә «Россия – минем тарихым» мультимедияле тарихи парк ачылды. Моңа охшаш музей комплекслары Россиянең кайбер төбәкләрендә эшләп килә. Тарихи күргәзмә, беренче чиратта, үсеп килүче буынга исәпләнгән. «Ышанам: әлеге уникаль проект Татарстан һәм Россия тарихы белән кызыксынучыларны үзенә тартып торучы нокта, масштаблы шәһәр, республика мәгариф һәм патриотик чаралар үткәрү, яшьләрнең ял итү һәм аралашу урыны булачак», – дигән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның ачылышында.

Тарихи паркта Россиянең күп гасырлык тарихы тәкъдим ителгән. Музей экспозициясе дүрт тематик өлешкә бүленгән: «Рюриковичлар», «Романовлар», «Бөек тетрәүләрдән Бөек Җиңүгә», «Россия – минем тарихым. 1945-2016 еллар». Күргәзмәнең гомуми мәйданы – 5,5 мең кв.м. Тарихи паркта аерым урын Татарстан экспозициясенә бирелгән. Биредә борынгы вакытлардан алып бүгенге көнгә кадәр татар милли дәүләтчелеге, республика, мәдәният, агарту тарихы тәкъдим ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading