16+

Казанда чаңгы ярышларында 20 меңнән артык кеше катнашты: иң өлкән чаңгычыга 93 яшь иде

9 февраль көнне бөтен Татарстан халкы чаңгыга басты. “Россия чаңгы юллары” ярышы халыкны массакүләм спортка җәлеп итү чарасы ул.

Казанда чаңгы ярышларында 20 меңнән артык кеше катнашты: иң өлкән чаңгычыга 93 яшь иде

9 февраль көнне бөтен Татарстан халкы чаңгыга басты. “Россия чаңгы юллары” ярышы халыкны массакүләм спортка җәлеп итү чарасы ул.

Биредә син Олимпия уеннары чемпионы булмасаң да, беренчелеккә ирешә аласың. 93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Яльдиряковны гына алыйк. Аның чаңгыда җилдерүенә яшьләр кызыгырлык. Петр Яльдиряковны сәхнәгә дә чакырдылар әле. Аңа спортка керткән өлеше өчен истәлекле бүләк тапшырдылар.

- Элек мин спортчы идем, марафон дистанцияләренә йөгердем. Морж идем, кышын су кердем. 20 градус салкында эчке киемнән генә йөгердем. Яшьләр мөмкин булганча спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш, - диде егет кебек 93 яшьлек бабай.

Быелгы ярышта ул республика җитәкчеләре белән ике чакрым ара узды.
Чаңгыга басар алдыннан шәһәр халкы башта концерт программасын карады, республика җитәкчеләренең сәламләвен тыңлады.  

- Бүген бөтен Татарстан чаңгыга басты, рәхмәт сезгә! Әлбәттә, бераз кояш җитми, әмма ул сезнең йөрәкләрдә, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан спорт министры Владимир Леонов катнашучыларга. Спорт сөюче министр үзе дә җитәкчеләр ярышында катнашты.

Татарстан башкаласында чаңгы ярышлары Горки-Әмәт урманы паркында башланды, аннары спортчылар Казансу тугае буенча Гаврилов урамы буйлап узышты. Ә төп старт “Юдино” бистәсендә «Локомотив» стадионында узды.

Казан шәһәре башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова киләсе елга катнашучылар санын тагын да арттырырга өметләнә. Якын киләчәктә Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионы төзекләндереләчәк.

- Бу традицион чара, беренче вакытта авыр иде. Әмма Казан спортка тартылды. Хәзер беркемне дә чакырырга кирәкми, халык үзе килә һәм теләп катнаша. Мәйданчыклар белән кыенлыклар туа, чөнки барлык катнашырга теләүчеләрне сыйдыра алмый. Киләсе сезонга “Локомотив”ны төзекләндергәч, без биредә ике тапкыр күбрәк катнашучыны кабул итәчәкбез, - диде Светлана Вострикова.
Ул “Чаңгы юллары” ярышларын өч объектка бүлү сәбәбен дә әйтте.

- Мин казанлыларның ни дәрәҗәдә чаңгыда йөрергә яратуын күрәсем килде. Әмма халыкка уңайлы булсын өчен мәйданчыклар янәшә. Бары шуның өчен генә ярышлар өч объектка бүленде. Киләчәктә шәһәрнең һәр районында зур спорт мәйданчыгы булсын иде, - диде Светлана Вострикова.
“Юл йөрү иминлеге” дәүләт бюджет оешмасы директоры, 63 яшьлек Рифкат Минниханов та башкалар белән чаңгыга басты һәм бронза медаленә ия булды.
-Иң мөһиме син түгел, синең эшеңне дәвам итүче беренче килсен, - дип шаяртты ул бу хакта.       
Чыннан да Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов ярышта “көмеш” медаль яулаган иде.
Ватерполчы, су полосы буенча ике тапкыр Олимпия уеннары җиңүчесе, Россия дәүләт думасы депутаты Ирек Зиннуров өчен дә чаңгы ярышлары ят түгел икән.   

- Уйлап карасаң кар шул ук су инде ул, халәте генә башка. Әле наратлыкта, саф һавада шуабыз. Мин су чаңгыларында да “шуам” әле. Ләкин анда сине катер алып бара, ә кышкы чаңгыларда син үзең тырышып шуарга тиешсең, - дип елмая ул. Элекеге спортчы “Оргсинтез” заводы исеменнән ярышты.

Чаңгы ярышы белән ныклап шөгыльләнүчеләр 10 чакрым аралыкны узды. Казан ярышларында барлыгы 20 меңнән артык кеше катнашты.  

Фото: Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading