16+

Казанда фандоматлар барлыкка киләчәк

Казанда, Россиядә беренчеләрдән булып, калдыклар белән эш итүнең тулы циклын булдыру планлаштырыла. Казанның Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе белән беррәттән әлеге проектны гамәлгә ашыруда пилот шәһәр булуы турында Петербург халыкара икътисади форумында билгеле булды, анда тиешле меморандум имзаланды, дип яза kzn.ru.

Казанда фандоматлар барлыкка киләчәк

Казанда, Россиядә беренчеләрдән булып, калдыклар белән эш итүнең тулы циклын булдыру планлаштырыла. Казанның Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе белән беррәттән әлеге проектны гамәлгә ашыруда пилот шәһәр булуы турында Петербург халыкара икътисади форумында билгеле булды, анда тиешле меморандум имзаланды, дип яза kzn.ru.

Ратушада узган киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин, «Россия экология операторы» компаниясе генераль директоры Денис Буцаев һәм «РТ-Инвест» җәмгыяте җитәкчесе Андрей Шипелов өч яклы меморандумга кул куйдылар.

Калдыкларны җыю һәм утильләштерүнең заманча инновацион системасын булдыру шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә фандоматлар – эчемлекләрдән бушаган савытларны кабул итү өчен аппаратлар урнаштыруны, Казанда тагын бер чүп-чар аралау станциясен төзү һәм пыяла, пластик, металлны эшкәртүне системага салуны күз уңында тота.

Меморандумны имзалау алдыннан кунаклар Казанда чүпне аерым төрләргә бүлеп җыюның ни рәвешле гамәлгә керүен өйрәнделәр. Алар шәһәр мэры белән бергә Казанның кайбер ишегалларында булдылар. Исегезгә төшерәбез, бер ел элек Татарстан башкаласында коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю буенча пилот проект старт алды: беренче этапта Авиатөзелеш районының 109 контейнер мәйданчыгы эшкәртелә һәм эшкәртелми торган калдыклар өчен 428 контейнер белән җиһазландырылды. Нәтиҗәдә, чүплеккә каты коммуналь калдыклар чыгару күләмен 30-35 процентка киметүгә ирешелде.

Декабристлар урамындагы 100 нче йорт адресы буенча калдыклар дүрт фракциягә аралана: пыяла, картон, пластик, шул исәптән ПЭТ шешәләр һәм араланмый торган чүп-чар. Әлеге мәйданчык койма белән әйләндереп алынган территориядә урнашкан һәм аның диварларының берсендә төрле төрдәге чүп-чар өчен «мишень» дип аталган кечкенә генә тәрәзәләр ясалган. «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгының идарәче компаниясе» директоры Олег Калимов сүзләренә караганда, халык калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюга актив кушылган. ПЭТ җыюдан килгән акчага идарәче компания үз районының 8 ишегалдында таганнар урнаштырган.

Бүгенге көндә Казан ишегалларының 54 проценты аерым төрләргә бүлеп җыю өчен мәйданчыклар һәм контейнерлар белән тәэмин ителгән. Шәһәрдә контейнерлар урнаштыру эшен җәй дәвамында төгәлләү планлаштырыла.
Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю яшь казанлыларны экологик тәрбияләү программасының бер өлеше булып тора. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бердәм эко-дәресләр үткәрелә. Шәһәрнең барлык мәктәпләре калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен чүплек савытлары һәм урам евроконтейнерлары белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, макулатура җыю оештырылган – бу уку елында гына да 2 мең тоннага якын җыелган.
«Төргәкнең икенче тормышы» дигән тагын бер мәктәп проекты – балалар эшләнмәләре хәйрия ярминкәләрендә сатыла. Җыелган акчага «Мин урманны сайлыйм» проекты өчен үсентеләр сатып алына.

Файдаланылган батарейкаларны җыю һәм утильләштерү буенча бер компания белән хезмәттәшлек төзелгән. 121 нче лицей укучысы Әмир Вәлиев  180 кг кулланылган батарейка җыйган һәм компаниядән бүләк буларак смартфон алган.

Денис Буцаев сүзләренчә, Татарстан башкаласында берничә инвестицион проект карала. Шуларның берсе – шәһәренең сәүдә үзәкләрендә фандоматлар урнаштыру булачак. Шул ук вакытта залог принцибы кулланыла – савыттагы товарның бәясенә депозит кертелгән, ул сатып алучыга фандоматка буш савытны тапшырганда кире кайтарыла. Бу аппаратлар дөньяның төрле илләрендә уңышлы кулланыла.

Тагын бер яңалык буларак тирәнгә урнаштырылган контейнерлар булырга итеш. Ачык һавада мәйданчыклар атмосфера явым-төшемнәре, югары температура йогынтысына дучар ителә, шуның нәтиҗәсендә калдыклар яраксыз хәлгә килә. Яңа контейнерлар җир астында, бетонланган чокырда булачак. Контейнер үзе тукылмаган материаллардан эшләнгән капчыктан яисә металл яки пластик конструкцияләрдән гыйбарәт булырга мөмкин. Җир өстендә пластик карта белән ачыла торган өслеге генә булачак. Шул рәвешле, система калдыкларның күләмен һәм авырлыгын һәм кем чүп-чар ташлаганын теркәп барачак. Калдыклар басылачак һәм контейнерда чүп җыю машинасы килгәнчегә кадәр сакланачак, сүз уңаеннан ул да хәзергеләреннән аерылып торачак. Манипулятор ярдәмендә капчык җир астыннан күтәреләчәк һәм кузовларга бушатылачак яки чүп-чар белән тулган кассетаны буш кассета белән алыштырачаклар. Тирәнгә урнаштырылган контейнерлар бөтен шәһәр буенча куелыр дип көтелә.

Шуның белән беррәттән, Казанда эшләп килгәннәренә өстәп тагын бер чүп аралау станциясе төзеләчәк, ул калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасында каралган. Яңа станциянең урнашу урыны әлегә билгеләнмәгән.
Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласына башка шәһәрләр шактый озак вакыт эчендә үткән мөһим юлны якындагы берничә елда узарга туры киләчәген искәртте. Меморандум бу юнәлештә яңа этәргеч бирәчәк, дип ышана шәһәр башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading