16+

Казанда кар кайчан бетәр?

Имештер тиздән Россия халкы глобаль җылынуны үз җилкәсендә татый башлаячак. Быелгы кышка карасаң, алай дияргә тел әйләнми дә бит...

Казанда кар кайчан бетәр?

Имештер тиздән Россия халкы глобаль җылынуны үз җилкәсендә татый башлаячак. Быелгы кышка карасаң, алай дияргә тел әйләнми дә бит...

Бөтендөнья кыргый табигать фондының “Климат һәм энергетика” программасы җитәкчесе Алексей Кокорин фикеренчә, XXI гасырның икенче яртысында илебездә эссе һәм яңгырлы айлар бермә-бер артачак икән.

“Яңгырлар кинәт кенә ява башлый һәм бөтен җирдә дә тигез итеп яумаячак. Мисал өчен, биш тапкыр явар урынына ике капкыр көчле яңгыр булуы ихтимал. Бу инфраструктура һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә эз калдарачак”, – дип фаразлый Кокорин.

Шул ук вакытта климат буенча белгеч океаннарга якын илләрдә үзгәрешләр тагын да ныграк булачак, дигән фикерен дә җиткерә.
Бу сүзләрне раслагандай, КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев та Казанда кар быел әле апрель уртасында гына эреп бетәчәк, дип фаразлый.

– Хәзер урамда кар күп әле. Казанда елдан-ел кар катламы биеклеге арта, әмма кар яуган көннәр саны кими. Хәзер метеомәйданчыкларда кар катламы биеклеге 59 см, бу нормадан югарырак. Күпьеллык күрсәткечләр буенча, бездә кар катламы тулысынча апрель урталарында эри, – ди Тимур әфәнде.
Казанда апрель аенда уртача температура нормадан бераз югары булыр дип көтелә, фаразлар картасы кызыл төскә буялган. Явым-төшемнәр күләме нормада булачак. Ә менә май аенда явым-төшемнәргә кытлык булачак, ә температура нормадан югары булыр дип көтелә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading