16+

Казанда кызлар – чибәр, ризык – тәмле!

Татарстан башкаласының таулары, диңгезләре һәм ак комлы пляжлары юк. Ләкин мэр Илсур Метшин әйткәнчә, Казанның меңьеллык тарихы һәм ачык йөзле кунакчыл халкы бар.

Казанда кызлар – чибәр, ризык – тәмле!

Татарстан башкаласының таулары, диңгезләре һәм ак комлы пляжлары юк. Ләкин мэр Илсур Метшин әйткәнчә, Казанның меңьеллык тарихы һәм ачык йөзле кунакчыл халкы бар.

Кунакчыллык – шәһәрнең туристлык тармагын үстерүдә стратегик алымнарның берсе. Бу «серне» чишүдән куркыныч юк, чөнки кунакчыллык татарның геннарында – табигатендә. Татарлар дәрәҗәсендәге кунакчыллыкка, кунакны хөрмәтләүгә башка халык­лар ирешә алмый, моның өчен Татарстанда яшәп, татар рухы белән сугарылырга яки татар булып туар­га кирәк.

Заман таләпләрен исәпкә алып, кунакчыллыкны да камилләштереп тору зарур. Казанда инде дүртенче ел рәттән туристлык, ресторан һәм кунакханә хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсы үткәрелде. Быелгы бәйгедә 130 кеше катнашты.

–Казанның туристлык кызыксындыручанлыгы турист­лык тармагы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына һәм тәҗрибәсенә, шулай ук кунакчыллыкка нык бәйле. Тәҗрибәгез елдан-ел арта, бу безгә дәрәҗәле рейтингларда алдынгы урыннарны яуларга булыша, – дип мөрәҗәгать итте мэр Илсур Метшин конкурс җиңүчеләренә.

Шәһәр башлыгы туристлык, рес­торан һәм кунакханә хезмәткәрләрен быелның августында тагын бер зур имтихан көткәнлеген искәртте.

– Эшче һөнәрләренең WorldSkills дөнья чемпионатында Казанның дус­танә шәһәр булуын янә танытыр­га туры киләчәк. Уртак тырышлык белән Казанның иң кунакчыл шәһәр икәнлеген күрсәтербез дә, – диде Илсур Метшин.

Быелгы конкурста Казан кунакханәләреннән һәм рес­тораннарыннан Анн Апресян, Эльвира Вахитова, Даниил Латыйпов, Руслан Камалов, Айгөл Сәлапхова, София Федорова, Луиза Камалова, Екатерина Пастушкова, Айрат Нурхаматов «Иң яхшы һөнәр остасы» дигән исемгә лаек булдылар. Аларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

– Казанның авиация, химия тармаклары дәрәҗәләргә иреште, аларның яше дә шактый инде. Меңьеллык Казан өчен туристлык тармагы әле сабый гына ул. Әмма инде хәзер дә Россиянең башка шәһәрләреннән килеп, безнең кунакханәләр, рестораннар һәм туристлык эшчәнлеген өйрәнәләр, – дип, мэр Илсур Метшин елына 5 миллион турист санына, Санкт-Петербург шәһәре дәрәҗәсенә ирешү максатында тырышыр­га чакырды.

Анна Арахамия фотосы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading