Шәһри Казан

Казанда машинаны кайда калдырырга?

Казанда 1 февральдән тагын 16 урында автомобильләрне куеп тору өчен муниципаль парковкалар булдырыла. Моңа кадәр 58 урында 1811 машинага муниципаль мәйданчыклар бар иде инде. Шәһәр җитәкчелеге әйтүенчә, бу шәһәрнең үзәгендәге урамнарда транспорт үткәрүчәнлеген – җиде процентка, ә төп магистральләрдә хәрәкәт тизлеген сәгатенә биш километрга арттырырга мөмкинлек биргән.

Муниципаль мәйданчыкларда автомобиль куеп торуның бер сәгате – 50-70 сум. Түләмичә файдаланган очракта 2500 сум штраф яный. Беренче һәм икенче группа инвалидларга алардан бушлай файдалану хокукы каралган. Инвалид урынын алган өчен штраф күләме биш мең сумга җитәргә мөмкин.

Муниципаль парковкаларда машинаны калдырып торган өчен түләүне мобиль кушымта (https://parkigkzn.ru/pages/payment-on-street/mobileapp), урамдагы паркомат, веб-портал (https://parkingkzn.ru/ru/pages/payment-on-street/web), SMS аша башкарырга мөмкин.

Бу юл хәрәкәтенә караган соңгы яңалык түгел. Шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков журналистлар белән әңгәмәсе вакытында Казанда җәмәгать транспортында билет бәясе күтәрелү ихтималын әйтте. Пассажир автотранспорт предприятиеләре, тарифларны карауны сорап, шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

 

Яңа муниципаль автомәйданчыклар адреслары

Париж Коммунасы урамында. Так санлы йортлар ягында Мәскәү урамыннан Сул як Болак урамына кадәр.

Спартак урамында. Так санлы як, керү юлы Һади Такташ урамы белән кисешкән тарафтан.

Курашов урамында. Бутлеров урамыннан Горький урамына кадәр җөп санлы як.

Щапов урамында. Маяковский урамыннан Толстой урамына кадәр так санлы як.

Некрасов урамында. Керү юлы Некрасов урамындагы 9нчы йорт һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бинасы яныннан.

Реклама

Пушкин урамында. Керү юлы Пушкин урамындагы 10нчы йорт яныннан.
Лейтенант Шмидт урамында. Чехов базары янында әлеге урамның ике ягы да.

Чехов урамында. Керү юлы Чехов урамындагы 4нче йорт яныннан.
Лейтенант Шмидт урамында. Вишневский урамыннан Чехов урамына кадәр так санлы як.

Чехов урамында. Достоевский урамыннан Груздев урамына кадәр җөп санлы як.

Груздев урамында. Чехов урамыннан Волков урамына кадәр так санлы як.

Айвазовский урамында. Бутлеров урамыннан 9нчы йортка кадәр так санлы як.

Бутлеров урамында. Керү юлы Бутлеров урамындагы 21нче йорт янында.

Бутлеров урамында. Керү юлы Бутлеров урамындагы 44нче йорт янында.

Гоголь урамында. Казансу елгасына таба Большая Красная урамыннан Гоголь урамындагы 25нче йортка кадәр так санлы як.

Сибгат Хәким урамында. Урамның 50а йортыннан 58нче йортына кадәр җөп санлы як.

Сибгат Хәким урамындагы муниципаль автомәйданчыкта машина куеп торуның бер сәгате – 30 сум, ә калганнарында – 70 сум.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    348
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    723
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    360
    2
    2