16+

Казанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен беренче ишегалды барлыкка киләчәк

Казанның Идел буе районында республика программасы буенча Татарстанда беренче тапкыр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча җиһазландырылган ишегалды төзиячәкләр. Ул Дубравная урамындагы 43нче номерлы күпфатирлы торак йорт һәм «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге территориясендә урнашачак.

Казанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен беренче ишегалды барлыкка киләчәк

Казанның Идел буе районында республика программасы буенча Татарстанда беренче тапкыр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча җиһазландырылган ишегалды төзиячәкләр. Ул Дубравная урамындагы 43нче номерлы күпфатирлы торак йорт һәм «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге территориясендә урнашачак.

2022 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылачак төзекләндерү проекты белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты.

«Восхождение» үзәге – уникаль проект, 15 ел инде биредә инвалидларга социаль-медицина, психологик һәм социаль адаптация ярдәме күрсәтелә. Шушында ук рәттән коляскадагы инвалидларга гаиләләре белән бергә вакытлыча яшәү өчен каралган күпфатирлы торак йорт урнашкан.

«Бу без 15 ел элек булдырган үзенчәлекле йорт, һәм үзенчәлекле кешеләр өчен ишегалды, биредә көн дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән 100-дән артык казанлы йөри, – дип билгеләде Мэр. – Монда шактый актив халык яши, шунлыктан аңлашу һәм алар белән проект турында фикер алышу бик мөһим». Шәһәр башлыгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча әлеге ишегалдының 2022 елда өстенлекле төзекләндерү өчен республиканың 200 территориясе арасына керүенә игътибар итте.

Ишегалды территориясенең мәйданы 16,5 мең кв.м. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров сүзләренә караганда, җирле халыкка төзекләндерүнең беренчел схемасын күрсәткәннәр һәм, уртак карарга килеп, төзәтмәләр керткәннәр инде. «Бүгенге көндә үзәктә тернәкләндерүне 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр генә уза. Бу йортта терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар яшәми, әмма без барыбер монда алар өчен дә шартлар тудырачакбыз – ишегалдында балалар мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Без моны бөтен микрорайонда яшәүчеләр файдалана алсын өчен эшлибез», – диде ул.

Ишегалдын төзекләндерү проекты авторы – архитектор Алексей Николаевский ишегалдын берничә мәйданчыкка бүләргә карар кылганнарын билгеләп үтте: монда таганнар белән зона, терәк-хәрәкәт функцияләре үсеше өчен җиһазлар белән урын, коляскадагы кешеләр өчен махсус боҗра белән мини-баскетбол территориясе һәм гадәти баскетбол манарасы барлыкка киләчәк. Шулай ук ишегалдында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән өлкәннәр дә, балалар да шөгыльләнә ала торган тренажерлар урнаштырылачак. «Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган уен, спорт элементлары да бар. Алар барысы да тикшерелгән поставщиклардан, лицензияләр һәм сертификатлар белән», – дип сөйләде ул.

Ишегалдын төзекләндерү икенче елга һава торышы мөмкинлек бирү белән башланачак. Якынча эшләрнең башлану вакыты 2022 елның икенче кварталына планлаштырыла.

Хәзерге вакытта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дүрт катлы йортта 49 гаилә яши, тагын 19 кеше чиратта тора. Бина 2006 елда файдалануга тапшырылган, соңгы ике елда агымдагы ремонт үткәрелгән. «Бу йорт – махсуслаштырылган торак фонды, шуңа күрә торакны капиталь ремонтлау программасында ул юк. Бердәнбер милекче булып муниципалитет санала, һәм капиталь ремонт үткәрү безгә йөкләнгән. Бүгенге көнгә шәһәр бюджетыннан 16,5 млн сум акча бүленгән. Без быел күчеш контрактын төзибез. Бу акчаларга түбәне ремонтлаячакбыз һәм һава торышына карап автомат рәвештә җайга сала торган төен урнаштырачакбыз», – дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Шул ук вакытта 47 млн якын сумга гомуми смета төзелгән. «Өстәмә 31 млн сум фасад, инженерлык коммуникацияләре, гомуми файдалану урыннары буенча комплекслы эшләргә кирәк. Биредә эшләр исемлеге гадәти капремонтка караганда киңрәк», – дип аңлатты ул.

Казан Мэры шулай ук тернәкләндерү үзәгенә капиталь ремонт ясарга тәкъдим итте. «Агымдагы ремонтны ясарга кирәк, ә кирәк булган очракларда – капиталь ремонтны. Уңайлы булсын өчен йортта та, учреждениедә дә, ишегалдында да эшләрне бер үк вакытта башкарырга кирәк», – диде ул.

Шәһәр башлыгы шулай ук шәһәр балансында исәпләнмәгән 669 кв.м мәйданлы буш бер катлы бинаны карады. Бүгенге көндә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы активистлары аны куллану буенча тәкъдимнәр әзерләделәр. Вариантларның берсе – анда коворкинг оештыру. И.Метшин барлык тәкъдимнәрне дә карарга вәгъдә итте.

Исегезгә төшерәбез, быел «Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 430 йортның 227 территориясе ремонтланды.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading