Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, тикшерүгә муниципаль, муниципальара һәм төбәкара маршрутларда даими рәвештә яки заказ нигезендә пассажирлар йөртә торган автобуслар алына.
Күзәтчелек чаралары барышында хезмәт режимының, шулай ук автобус йөртүчеләрнең тахограф буенча ял итеп алулары таләпләренең үтәлешенә аеруча игътибар юнәлтеләчәк.
Пассажирлар йөртү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр, транспорт чарасын тиешле документларсыз, шулай ук техник яктан ватылулары булган транспорт чараларын идарә итүчеләр ачыклана. Пассажирлар йөртүдә кулланыла торган транспорт чарасында техник яктан ватык урыннар, пассажирлар йөртүгә кагылышлы гамәлдәге закон бозулар ачыкланган очракларда, ЮХИДИ хезмәткәрләре андый автобустан файдалануны чикли.
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте мәгълүматларына караганда, башкалада быелның 7 аенда шәһәрэче маршрутларында хәрәкәтләнә торган автобуслар катнашында 55 юл-транспорт авариясе теркәлгән, 74 пассажир төрле авырлыкта имгәнү алган, үлүчеләр юк. “Автобус” операциясе барышында Казанда җәмәгать транспорты маршрутларына чыккан автобусларның да төзеклеге тикшерелә.
Автор фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар