16+

Казанда Рөстәм Зәкуанов белән хушлаштылар

Якшәмбе көнне, озакка сузылган каты авырудан соң, 61 яшендә шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Зәкуанов вафат булды.

Казанда Рөстәм Зәкуанов белән хушлаштылар

Якшәмбе көнне, озакка сузылган каты авырудан соң, 61 яшендә шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Зәкуанов вафат булды.

Танылган шагыйрьне бүген Биектау районының Мүлмә авылында -  Рөстәм Зәкуановның хәләл җефете Фәния Зәкуанова туган авылда җирләделәр. Алар иптәше белән 40 ел бергә гомер иткән булганнар.
Рөстәм Зәкуанов белән хушлашу мәрасименә дуслары, язучылар, әдипләр, танылган шәхесләр килгән иде, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгы. Мәрхүмне җылы сүзләр белән искә алганнар.  

Туган якларында эшләүне, андагы колхозны, төзегән мәктәпләрен күз алдына китерсәгез дә, Казанда “Таттелеком” компаниясендә Лотфулла Нурисламович белән кулга кул тотынышып, тарихи һәйкәлләребезне кайтаруга зур өлешен әйтсәк тә, халкыбызны зурлап китеп барды диярлек. Шигъриятенә килсәк, халкыбыз күңелендә сакланырлык, гасырлардан гасырларга күчәрлек җырлар тудырып китеп барды, - дигән Язучылар берлеге әгъзасы рәисе Данил Салихов.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Рөстәм Зәкуанов үлеме республикабыз мәдәнияте, әдәбияты өчен зур югалту булуын билгеләп үткән. “Рөстәм абый искиткеч күпкырлы шәхес иде. Кешеләрне яңадан-яңа идеяләр белән баетучы, игътибарлы кеше иде. Әсәрләренең нигезендә – кеше. Татар халкы тарихына, туган ягына, халкына мәхәббәтне күрсәтеп яшәде”, - диде.

Рәстәм Зәкуанов 2004 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлангач, парламентта икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Депутат Разил Вәлиев белән тыгыз хезмәттәшлектә булалар.

Дәүләт Советына эшкә килгәч, аптырап та калдык. Аның шикелле һәр законга, һәр кабул ителгән карарга шигырьгә караган кебек изге итеп каравы аптырата да, сөендерә дә иде, - дигән ул.


Разил Вәлиев аның шигырь дөньясына килеп керүе үзенә күрә үзенчәлекле булганын сөйләде.
Шигырьләр яза, ләкин бастырырга ашыкмый иде. Курка-курка, оялып кына Туфан агайга мөрәҗәгать итте. “Бу шигырьләрне китап итеп чыгарсам, кыен булмасмы, халык алдында уңайсыз булмасмы икән” дия иде. Озаклап киңәшкәч кенә, шигърият дөньясына кереп чумарга ният итте", - дигән ул.
 

Татар-информ/Владимир Васильев фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading